Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә - отчет җыелышлары

Эшче кадрларга таләп арта

“Илеш Агро” җәмгыятенең “Манчар” производство участогы хезмәткәрләре узган 2012 елда басучылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерүгә күп көч салды.

Хуҗалыкның 4787 га сөренте җире булып, аннан барлыгы 28800 ц ашлык  җыеп алганнар. Уртача гектар куәте 13,6 ц тәшкил итә.

Билгеле булуынча, хуҗалык соңгы елларда терлекчелектә яулаган позицияләреннән чигенеп, продукция җитештерүне киметүгә юл куйды, сыер малларының баш санын киметте.

Кыскасы, көндәлек производство-финанс мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеген бирүче тармакта эшчәнлек сүлпән оештырылган. Шулай да 2011 ел белән чагыштырганда алга китеш күзәтелә: ит җитештерү – 1666, сөт җитештерү 14782 ц булган.

Әлеге тармакның авыл хуҗалыгында иң авыр һәм керем китерүче икәнлеген яхшы аңлаган производство участогы уңганнары кышлатуга яхшы әзерлек бе-лән килгән, барлыгы 5086ц печән, 2960 ц салам, 11596 ц силос, 35180ц  сенаж хәзерләнгән. Чыгыш ясаучының сүзләренә караганда, фермаларда терлекчелек продукциясен җитештерү төрлечә булып кала. Әйтик, бер үк шартларда тәрбияләнгән, бер үк азык ашатылган маллардан Игмәт фермасында – 341, Абдулланыкында – 484, ә Югары Манчарда  762ц тулай артым алынган. Сөткә килгәндә шул ук хәл кабатлана. Югары Манчарда тулай савым – 5711, Абдулла фермасы буенча 8141 ц тәшкил итә. Моның сәбәпләре, иң беренче чиратта, кешеләрнең эшкә мөнәсәбәтенә бәйле. Мул продукция алу өчен көтү әйләнешенә күбрәк таналар кертергә, ясалма орлыкландыруны үз биеклегендә оештырырга кирәк. Бозау алуга килгәндә, отчет чорында 577 яшь үрчем (2011 елда -483) алынган.

Билгеле, нинди генә проб-лемалар булмасын, аларны хезмәткәрләрнең бердәм көче белән генә җиңеп була. Андыйлар биредә юк түгел. Җыелыш барышында хуҗалык алдынгыларына - комбайнчы да, терлекче дә Рәсил Гыйлемҗановка, тракторчы, терлекче Рәсил Рәкыйповка, водитель, терлекче Айрат Шириевка, комбайнчы, тракторчы Рәмзә Фаезовка, механизаторлар Нәҗип Мостафинга, Галләметдин Габдрәүповка, Рәфил Миңнеәхмәтовка, во-дительләр  Ренат  Нәбиевка, Рәсил  Әхмәтовка һ.б. рәхмәт сүзләре яңгырады. Сыер савучылардан Тәслимә Исмәгыйлева  (тулай савымы – 1440 ц), Фәрәзинә Габдрәүпова (1384), Земфира Әхмәтгалиева (1335), Рәйсә Хәйдәрова (1039), тер-лекчеләрдән Нәсих Әхмәтгалиев, Рүзил Фазылов (уртача тәүлеклек артымнары – 538әр грамм), Рәдис Мөҗипов (504), Рәсүл Солтангәрәев (469), Урал Хәмидуллин (411) адресына мактау  сүзләре җиткерелде. Алар бу көнне производство участогы җитәкчелеге тарафыннан хөрмәтләнде. Ике  хезмәткәр лаеклы ялга озатылып, аларга берәр бозау бирелде. Ә савучы Альмира Әһлетдинова, водитель Илнур Калкаманов, терлекче Илнур Шәйхуллин район авыл хуҗалыгы  идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күренеп тора, башкарылган эшләре байтак, әмма хуҗалыкны алга әйдәүче юнәлешләрдә хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый . Ә эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алганнар, һичшиксез, уңышка ирешәчәк.

   Ильфира Фидаилова.