Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә – отчет җыелышлары

Алдынгы позицияне югалтмыйлар

М.Гәрәев ис. коопера-тивның отчет җыелышы узган 2012 елгы эш йомгакларына, һәр бригаданың басучылык һәм терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләренә тирән анализ ясауга, быелга бизнес-план кабул итүгә, хезмәт алдынгыларын бүләкләүгә багышланды.

Кооператив рәисе Ә.Га-рипов билгеләвенчә, узган елда 2128 гектардагы бөртеклеләрдән тулай җыем 25380 ц тәшкил иткән. Тракторларның, тагылма инвентарьләрнең вакытында ремонтлануы чәчүне кыска срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирсә дә, яңгырлар яумау сәбәпле, игеннәр мул уңыш белән сөендермәгән. Шулай булуга карамастан, хуҗалык малларын кышлату, алардан тиешле күләмдә продукция алу өчен җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләгән кооператив уңганнары - 66410ц силос, 48110 ц сенаж, 5950 ц печән тупланган. Басучылыкта бөртеклеләрдән тыш, техник культуралар – көнбагыш һәм рапс игелгән. Узган ел көнбагыш культурасы 150 га мәйданда чәчелеп, аның һәр гектарыннан 9,4 ц уңыш алынган. Хуҗалык кассасына көнбагыш сатудан 1 млн. 530 мең сум акча кергән. Агымдагы елда әлеге культураны 200 гектарда чәчүне планлаштыралар. Басулар көздән туңга сөрелгән, 1000 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Аның 970 гектарын арыш, калганын көзге бодай били. Быелгы ел уңышын хәстәрләп, минераль ашламаларга заявка бирелгән.

Әлеге вакытта кооператив хезмәткәрләре алда торган җаваплы кампаниягә  - язгы чәчүгә әзерлек алып бара. Бу җәһәттән механизаторлар  чәчү агрегатларын, машина-тракторларны ремонтлап, әзерлек сызыгына кую белән мәшгуль.

Игенчелек тармагында иртә таңнан кара төнгә кадәр тир түгүче комбайн-чылар Әнфәл Гәрәевның, Наил Галимхановның, Фнүн Зариповның, тракторчылар Фәвис Латыйповның, Зәбир Мусинның, Ришат Моратовның, Рәфил Кәлимуллинның, Нәҗип Гәрәевның, водительләр Артур Азизовның, Рәвил Хәмидуллинның, Николай Маркеловның  хезмәте мактауга лаек.

Терлекчелек тармагы хуҗалык өчен уңышлы гына булган. Ит, сөт җитештерүгә, малларның баш санын киметүгә юл куелмаган. Биредә 1462 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 500е- савым сыеры, 86 баш ат асрала. Узган елда хуҗалыкта 20 мең центнер сөт, 1330 ц ит җитештерелгән. Һәр сыердан уртача 3400 килограмм сөт савып алынган. Хөкүмәткә 15 мең центнердан артык сөт сатылган һәм хуҗалык кассасына 16 млн. 561 мең сум акча кергән, рентабельлелек -42 проц. Малларның уртача тәүлеклек артымы  514 грамм тәшкил итә. Кооператив-ның Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде товарлыклы-сөтчелек фермаларында эш югары дәрәҗәдә оештырылып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Әлбәттә, күр-сәткечләрнең уңай якка үзгәрүе, иң беренче чиратта, терлекчеләрнең эшкә җаваплы каравына һәм азыкның баланслануына бәйле. Фермалар кадрлар белән дә тулысынча тәэмин ителгән. Аларның барысы да - малчылык тармагында шактый еллар эшләп, тәҗрибә туплаган кешеләр. Сыер савучылар  Ләйсән Акмөхәммәтова, Зөһрә Солтанова, Гүзәл Мусина, Хәния Әминева, Ридә Сәлимова, Зөләлә Дәүләтшина, Фә-нүсә Дәүләтова, Айгөл Әминева, терлекчеләр  Дамир Акмөхәммәтов, Радик Китапов, Рима Кадыйрова, Рәсүл Төхвәтуллин,  ирле-хатынлы Раушания һәм Флүр Тимерхановлар  һ.б.фидакарь хезмәт сала.

Тармактагы уңышлары нәселле таналар үрчетү белән дә билгеләнә. Иләк-шиде товарлыклы-сөтчелек фермасында 538 баш карачуар  сыер маллары асрала. Көтүне яңартуга да игътибар бирелеп, узган елда ул 45 баш югары продуктлы тана белән тулыландырылган. Фермаларда малларны тулысынча ясалма орлыкландыру оештырыла. Узган елда 40 баш нәселле мал сатканнар.

Төп докладчы чыгышын ревкомиссия рәисе Назыйм Исламов, баш икътисадчы Рабыйк Ракыйпов, баш зоотехник  Радик Фикиев, баш агроном Ришат Баһманов тулыландырды.

Җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин катнашып, кооператив җитәкчелегенең һәм әгъзаларының хез-мәтенә яхшы бәя бирде. Ул тракторчы Илгиз Мирсаяповка -РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасын, баш бухгалтер Нәсихә Гыйльдановага -РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтен, тракторчылар Зәбир Мусинга, Фнүн Зариповка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды. Бу көнне хезмәт алдынгылары һәм лаеклы ялга китүчеләр хөрмәтләнде, бәйрәм пакетлары таратылды, авыл үзешчәннәре матур концерт программасы тәкъдим итте.

Лира Гәрәева.

 

***

 

Киләчәккә бурычлар билгеләнде

“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра” производство участогының отчет җыелышы  2012 ел күрсәткечләренә һәм җитешсезлекләренә анализ ясау һәм аларны бетерү, киләчәкккә бурычлар билгеләү шартларында үтте.

Производство участогы начальнигы Радик Фаукаев, муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, “Илеш Агро” җәмгыятенең башкарма директоры Руслан Әюпов,  Ябалак һәм Яңа Аю авыл советы авыл биләмәләре башлыклары Рөстәм  Гыйлемханов, Фәнил Нәҗметдинов җыелышта катнашып, чыгыш ясады.

Төп докладчы Р.Фаукаев сүзләренә караганда, хуҗалыкның барлыгы 4043 гектар сөренте җире булып, производство участогы хезмәткәрләре язгы басу эшләрен оешкан төстә һәм үзвакытында башкарырга тырышкан. Әмма һава шартларының корылыклы килүе, яңгырлар булмавы игенчелеккә кире йогынты ясаган. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан нибары 14 ц уңыш үстереп алынган, тулай җыем 28 мең 629 ц  тәшкил иткән. Техник культуралардан рапс 1 мең гектар  мәйданны биләгән. Аның да уңышы канәгатьләнерлек түгел.

Агымдагы елга басучылык тармагы алдына зур бурычлар куелып, бөртекле һәм техник культуралардан бодайны - 448, арпаны -520, рапсны - 871, көнбагышны - 307, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне -1100, кукурузны 306 гектарда үстерү күзаллана. Көздән 460 гектарда арыш, 270 га кышкы бодай уңышына нигез салынган.

Терлекчелектә  күрсәт-кечләрне күтәрү өчен  оештыру эшен яхшырту, җитешсезлекләрне барлап, аларны бетерү юлларын эзләү мөһим бурычларның берсе булып тора. Кооператив карамагында 1474  баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, аларның 550се - савым сыеры. Маллар Иске Татыш,  Краснояр товарлыклы-сөтчелек,  Ябалак мал симертү фермаларында асрала. Отчет  чорында хуҗалык буенча барлыгы 11944 ц тулай сөт җитештерелеп , ул һәр сыерга нибары 2744 кг туры килә. Ит җитештерү 1352ц булган. Күрсәт-кечләрдән күренүенчә, продукция җитештерү түбән булып кала, аны арттыру өчен тулы мөмкинлекләр, кулланылмаган резервлар бар. Шул рәвешле, мал азыгы да җитәрлек күләмдә хәзерләнеп, бу җәһәттән 3 базга сенаж салынган.  Әйткәндәй, әлеге төр сусыл азык - 24 610 ц, салам -2400 ц, печән 2100 ц. Шуңа күрә хуҗалык җитәкчесе барлык чараларны кулланып, бу тармакта продукция, аеруча сөт җитештерүне арттыру кирәклегенә басым ясады.

Участок үзенең тырыш, уңган хезмәткәрләренә таяна һәм билгеләнгән бурычларны алар тырышлыгы белән гамәлгә ашыра.  Бу җәһәттән  җыелыш барышында Илдар Гаязов, Марсель Габдрахманов, Алмаз Наҗаров, Илшат Хаҗиев, Ирек Сабиров,  Гөлсия Шаһалиева, Рузалим Ризванов һ.б. хезмәт алдынгылары мактап телгә алынды, аларга акчалата премияләр тапшырылды.

Отчет җыелышында  доклад  буенча фикер алышуларда катнашучы  баш агроном Тимофей Павлов, Иске Татыш фермасы мөдире Айрат Мосаваров чыгышлары  ел эчендә башкарылган эшләргә анализ ясауга, алдагы чорга планнар билгеләүгә багышланды.

Ильфира Нигъмәтуллина.