Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә – отчет җыелышлары

Яшь белгечләргә игътибар зур

“Маяк” кооперативы – районның продукция җитештерүдә һәм реали-зацияләүдә, хезмәт хакы түләүдә, төп фондларны ныгытуда тотрыклы эшләүче алдынгы хуҗалыкларның берсе.

2012 ел нәтиҗәләре буенча үткән отчет җыелышы ел йомгаклары һәм 2013 елга эш планнарының иң төп моментларын билгеләүгә багышланды. Кооператив рәисе Җәмигънур Мөхтәров чыгышыннан күренүенчә, узган елда биредә 35 млн. 441 мең сумлык продукция җитештерелеп, кооператив уңганнары 6 млн.638 мең сумлык саф табыш алган, гомумхуҗа-лык рентабельлелеге 22 процент тәшкил иткән.

Арытаба Җәмигънур Шәйдулла улы игенчелек һәм терлекчелек тармакларына анализ ясады. Атап әйткәндә, барлыгы 981 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, узган елда 11380 центер сөт, 1307 центнер ит җитештерелгән. Уртача һәр сыердан 4064 кг сөт савып алынган, тәүлеклек артым 525 грамм тәшкил иткән.

Докладчы сүзләренә караганда, узган елда хуҗалык “500 сөтчелек фермасы” республика программасына кергән. Шуңа ярашлы, ике сыерлар торагына реконструкция башкарылган, 4 комплект ТСН яңага алыштырылган, юллар төзекләндерелгән, 2 сөт үткәргечкә капиталь ремонт ясалган һ.б. Бу юнәлештә эш бүген дә дәвам итә. Ике бозаулар торагына реконструкция ясау һ.б. күләмле эшләр көтелә. Хәзер савучылар сөтне чиләк белән ташымый, терлекчеләр  мал азыгын сәнәк белән таратмый, ә барысы да автоматлаштырылган.

Кооператив хезмәткәрләре  кышлатуга җитди карап, һәр шартлы баш малга 31 центнер азык берәмлеге әзерләгән. Әйткәндәй, малларның нәселен яңартып  торгач, савым югары. Бу җәһәттән башка төрле икътисади күрсәткечләр дә байтак яхшырган. Шул рәвешле, 2012 елда Свердловск өлкәсеннән 59 баш кара-чуар нәселле буаз таналар сатып алганнар. Әлеге вакытта алар бозаулап бетеп, аерым төркемдә савылалар.

Бозаулар үлеменә дә юл куелмый. Үткән елда барлыгы 390 үрчем алынып, ул - 2011 елга караганда 53 башка артыграк.

Терлекчелектә ирешкән уңыш-ларда савучылар Язилә Мостафина, Фәридә Насыйпова, Гөл-фәридә Габдрахманова, Флүрә Гарданова, Зарема Разетдинова, Рита Яхина, терлекчеләр Раил Разетдинов, Әхнәф Гарифуллин, Гамил Кашапов, Наил Биктимиров, бозау караучылар Мәгъфүрҗан Ханнанов, Финәһия Рафыйкова, Ринат Йосыпов адресына мактау сүзләре яңгырады.

Басучылык тармагына килгәндә, үткән ел корылык булу сәбәпле, хуҗалык барлыгы 21840 центнер ашлык җыеп алган. Гектар куәте 11 центнер тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, җитәрлек күләмдә чәчү орлыгы тупланып, халыкка хезмәткә түләү исәбеннән 2310 центнер ашлык бирелгән. Маллар өчен 500 тонна печән, 2280 т сенаж, 1500 т силос, 9000 ц фураж, 11000 ц салам әзерләнгән. Шулай ук кооперативның барлык сөренте җирләре көздән эшкәртелеп, 800 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчеп калдырылган. Техника паркын яңарту буенча да нәтиҗәле эшләгәннәр – барлыгы 12 млн. 833 мең сум средство тотынылган.

Бүгенге көндә кооперативта язгы чәчүгә әзерлек эшләре оешканлык белән бара, запчастьләр туплана, техникалар - ремонтланып бетү стадиясендә. Бу җәһәттән тырыш хезмәткәрләр мактап телгә алынды. Механизаторлар Әлфит Габдуллин, Дамир Гайсин, Дамир Нәбиуллин, водительләр Денис Галимов, Раил Баянов, Рафаэль Җиһануров һ.б. көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр.

Иң сөенечлесе, биредә яшь кадрларга игътибар зур. Механик һөнәрен үзләштереп, туган авылына эшкә кайткан Виктор Уваровка хуҗалык җитәкчелеге, ярдәм йөзеннән, 100 мең сум күләмендә кире кайтарылмый торган ссуда биргән. Бүген яшь гаиләнең үз почмагы бар. Алай гына да түгел, “Маяк”та хезмәт юлларын башлаган энергетик Динар Нурлыгаянов белән бухгалтер Илнар Әхмәтҗановка да бәхет елмайган – алар кулына утызар мең сум акча алган.

Төп докладка кушылып, баш зоотехник Руслан Басиков, ревкомиссия әгъзасы Ильмира Гайсина, баш бухгалтер Зөлфура Сәфиуллина отчет чорындагы эшкә нәтиҗә ясады һәм киләчәктә һәр тармакта җитештерүне күтәрүгә комачаулык иткән җитешсезлекләрне тәнкыйтьләде, перспектив планнарны барлады.

Отчет җыелышында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин катнашты. Илгизәр Кыягап улы кооперативның уңыш-ларын барлап, аларның район-
да тотрыклы эшләүче хуҗалык-ларның берсе булуын билгеләде. И.Хәмидуллин “Маяк” коопе-ративының баш бухгалтеры Зөл-фура Сәфиуллинага һәм мал караучы Мәгъфүрҗан Ханнановка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.

Җыелышта бер төркем алдынгылар акчалата премияләр белән бүләкләнде. Намуслы хезмәт юлы үтеп, гомерен терлекчелек тармагына багышлаган Халит Габдрахманов хөрмәтләп, лаеклы ялга озатылды.

Лира Гәрәева.

***

 

Эшлекле сөйләшү шартларында

“Сигнал” – “Илеш-Агро” җәмгыяте составындагы алты производство участогы арасында басучылык, ә терлекчелектә, башкаларыннан аермалы буларак, бары тик ит җитештерү, ә районда исә мөгезле эре малларны интенсив симертү белән шөгыльләнүче бердәнбер хуҗалык. Бу эш 2008 елдан, яисә Торачы авылындагы комплекска реконструкция ясаганнан соң, башланды. Һәм ул бүгенге көндә, “Илишевский бекон” җәмгыятенең Чияле-Әтәч авылындагы Илеш бүлекчәсе белән беррәттән, районның ит җитештерү планына зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Шул рә-вешле, күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта баралар. Үткән елда ит җитештерү 2011 елга карата 109 процент тәшкил иткән. Производство участогының 2012 елдагы эшчәнлеген анализлауга багышланган отчет җыелышы әнә шул башкарылган эшләр, киләчәккә планнар хакында уртага салып, эшлекле сөйләшүгә багышланды.

Участок начальнигы Д.Гыйль-метдинов чыгышыннан күренүен-чә, узган елда барлыгы 2462 ц ит җитештерелеп, һәр малдан 683 грамм тәүлеклек артым алынган. Маллар саны – мең башка якын. Алар ике цехка – әзерлек һәм интенсив симертү төркемнәренә бүленеп тәрбияләнә. Беренчесендә 5 терлекче һәм алар һәр малдан 700 грамм тәүлеклек артым алуга ирешкән. Интенсив симертү цехында да 5 оператор эшли һәм тәүлеклек артымнары 600 грамм тәшкил иткән. Әлбәттә, бу участокта аны кимендә 800 грамга җиткергәндә, һичшиксез, ит җитештерү күләмен арттырып, тармакны табышлыга әйләндерергә була. Җыелышта шул хакта сөйләшү алып барылды. Моның өчен, әлбәттә, резервлар җитәрлек – торакларда микроклиматны яхшырту, кул көчен җи-ңеләйтү, терлекчеләрнең хезмәт хакының ресценкаларын үзгәртү. Ә иң кирәкле фактор - кадрлар  бар. Докладчы Дамир Әхтәм улы, ферма мөдире Рәмил Шәмсиев үз хезмәтен бар күңел җылысын биреп башкаручы терлекчеләр - Илдус Гайнанов, Гөлназ Сәхипгәрәева, Наҗия Муллаянова, Ирина Роденкова, Дилбәр Гәрәева һ.б. намуслы хезмәтен мактап телгә алып, рәхмәтләрен җиткерделәр.

 Ашату мәсьәләсенә килгәндә, 2012-2013 елларның кышлатуы өчен азык алдагы елларга караганда ике тапкырга күбрәк тупланган. Иң кирәге, ул симертү малларына тәгаенләнгән технология нигезендә әзерләнә – силос, салам, махсус катнашазык “АКМ-9 “ агрегатында бергә кушып болгатылганнан соң, әлеге катнашма рационга кертелеп, техника белән таратыла.

Азык базасының ныклыгы сигналлыларның– басучылыкта ирешелгән уңышлары.  Дөрес, үткән елдагы корылык тармакка кире йогынтысын ясамый калмаган – ашлыкның тулай җыемы 2011 елның яртысы дәрәҗәсендә, ягъни 30156 ц гына булган. Шуңа карамастан, аның бөртеген дә исраф итмичә җыеп алганнар һәм салам, сенаж (ике баз), печән, катнашазык җитәрлек тупланган. Бу пай җире хуҗаларын (237 кеше) планлаштырылган салам, һәрберсен 1 центнер бушлай ашлык белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Билгеле, участок әгъзаларына саламы да, печәне дә, ашлыгы да җитәрлек бирелгән. Отчетта билгеләнүенчә, бу – язгы чәчүне вакытында, сыйфатлы башкару нәтиҗәсе. Шул рәвешле, быел басучылыкка игътибарны көчәйтеп, бөртекле  культуралар, печән һәм сенажга тәгаенләнгән берьеллык үлән чәчүлекләре мәйданнарын арттырырга ниятлиләр. Билгеле, эш күләме артачак. Ә моның өчен техниканың төзек эшләве кирәк. Участокта алар бик үк яңалардан түгел. Шуңа күрә ремонтны оешкан төстә алып баралар: тагылма инвентарьләр әзерлеге – тәмамлану алдында; “Илешремонтик” җәмгыятендә “ДТ-75” двигателе сафка бастырылып, алдагы вакытта бер “К-700” тракторын шушында ук ремонтлатырга планлаштыралар. Комбайнчылар, тракторчылар, водительләр исә - һәрберсе үз һөнәре остасы. Төп докладчы, фикер алышуларда катнашкан агроном Динар Нуретдинов, гараж мөдире Рәсүл Сәетов чыгышларында Илсур Насретдинов, Рәүфәл Гыймаев, Алмаз Гыйльметдинов, Фәйзулла Газизов, Айдар Шәехов, Ильмир Галимәрданов, Альберт Калинин һ.б. зурлап телгә алынды.

Лаборатор анализлар исә, көздән чәчелгән 470 гектардагы арышның сакланышының яхшы булуын күрсәткән. Димәк, алда торган мөһим кампанияләрдә һәр көнне нәтиҗәле файдалану хәстәрен генә күрергә кирәк. Бу һәр кешенең үз хезмәтенә җаваплы каравыннан тора. Җыелышта шуңа ныклап басым ясалды. Терлекчелектә эшләүчеләргә дә шундый ук таләпләр куелды.

“Илеш-Агро” җәмгыятенең башкарма директоры Руслан Әюпов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Альберт Мөхәммәтҗанов терлекчелек тармагының бу төбәкнең күпчелек кешеләрен ел дәвамында эш, акча белән тәэмин итүен билгеләп, уңышка ирешүдә кеше факторының ролен конкрет мисаллар белән дәлилләделәр. Шул рәвешле, 22 хезмәт алдынгысы участокның акчалата бүләгенә лаек булды; хаклы ялга китүче ике авыл уңганының - Тимершәех Садертдиновның, Рамазан Галләмовның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән күпь-еллык хезмәте махсус бүләк – бозау белән билгеләнде.

Исәмәт авыл советы авыл би-ләмәсе башлыгы Илшат Басыйров халык хакына башкарылган эш-чараларны яктыртты. Бер уңайдан аерым урыннарда юлларны яхшыртуда, йортларга газ кертүдә, терлекчеләрне эш урыннарына йөртүдә, газ баллоннарын файдалануда аерым проб-лемаларны хәл итүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелеп, аларны көн кадагына куйган производство участогы әгъзаларының сорауларына җаваплар бирелеп, аларның алдагы вакытта мөмкинчелеккә карап хәл ителәчәге җиткерелде.

Отчет җыелышында муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров катнашты һәм чыгыш ясады.

Рәмзия Хәдимуллина.