Сельское хозяйство

“Илеш-Агро” җәмгыяте вакансияләр ярминкәсе ача

“Илеш-Агро” җәмгыяте районда  үз эшчәнлеген 2007 елдан башлады.

Шушы дәвер эчендә Илешкә инвестицияләре 800 млн. сумнан артып китте. Төп юнәлеше – терлекчелекне, басучылыкны үстерү һәм бу эш алты бүлекчәдә алып барыла. Алар барысы да тиешле заман техникасы, финанс ресурслары белән тәэмин ителгән. Әмма бүлекчәләрне үстерүнең төп факторы кеше булды һәм булып кала. Җәмгыятьнең уңышы аның белеменә, практик күнекмәләренә бәйле.

Дөресен әйтергә кирәк, җәмгыятьнең динамик үсеше – бел-гечләрсез мөмкин түгел. Чөнки алар көндәлек хезмәткә бар күңелен, үз потенциалын сала. Андыйлар – байтак һәм араларыннан  Илнур Имамов, Татьяна Артемьева хакында  тик яхшы сүзләр генә әйтергә була. Бу яшьләрнең энтузиазмы, ялкыны авыл кешеләренә үрнәк булып тора һәм, туган төягеңнән зур шәһәргә китмичә дә, авыл җирендә “үз бәхетеңне табарга мөмкин” дигән  фикерне ныгыта.

Яшь белгеч И.Имамов “Илеш-Агро”да  баш ветеринария врачы булып эшли. Әйткәндәй, ул хезмәт юлын 2009 елда ферма мөдире вазифасында башлаган иде. “Һәр эшнең уңай һәм кире моментлары бар”, - дип бәяли үз эшчәнлеген егет. – Миңа калса, “Илеш-Агро” миңа ярдәмгә килде – аның гарантиясе белән йорт салу өчен 620 мең сум күләмендә ссуда алдым”.

 Бу – Илнур һәм аның гаиләсе алган бердәнбер финанс субсидиясе генә түгел. Яшь белгеч буларак, ул БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча дәүләттән 100 мең сум күләмендә кире кайтарылмый торган бер тапкыр бирелүче транш алды. Шулай ук өч ел дәвамында дәүләт аның хезмәт хакына ай саен 7 мең сум күләмендә средство өсти. Бу, һичшиксез, ике ел элек кызы туган  кеше  өчен сизелерлек ярдәм. “Әйе, шәхси планда – барысы да яхшы: эшем бар, хезмәт хакым тотрыклы, гаиләм өчен йорт төзим. Әмма  шул нәрсә борчый: авылда белгечләр аз, яисә бөтенләй юк. Барысы да, ВУЗ  тәмамлагач, шәһәрдә калырга тырыша. Көне-төне эшләргә әзер булган белемле кешеләрне табу авыр. Минем эшче төркемгә генә дә  берничә ветфельдшер, малларны ясалма орлыкландыру технигы кирәк” , - ди 27 яшьлек белгеч. –Эш җиңелдән түгел, бик иртә, хәтта 5тә торырга кирәк. Хәер, алга барырга теләгән кешегә рәхәт хәзер, андый кеше аз йокларга, әмма күп эшләргә тиеш”. Аның  сүзенә караганда, тулы куәтенә эшләү өчен һәммәсе дә бар: җәмгыятьтә техник коралланыш - тиешле дәрәҗәдә, кул астында – автомобиль, инструментлар – фәкать эшлә генә.

Икенче хезмәт алдынгысы – Илнурның хезмәттәше Татьяна Артемьева. Ул җәмгыятькә 2010 елда эшкә урнашты, Башкорт дәүләт аграр университетының биология-технология факультетын тәмамлаган, белгечлеге – зоотехник-селекционер. Ул бар малларның баш саны өчен җавап бирә, ә алар – 7 мең баштан артык. “Мин эшемнән һәм аны бәһалаудан канәгатьмен. Хезмәт хакым тотрыклы һәм вакытында түләнә” – дип хәбәр итте безгә ул.

Т.Артемьева да квалификация-ле эшчеләр булмауга зарлана. “Производствода егетләр, кызлар тырышып эшләп, үзләренә акча тупласын өчен бар шартлар тудырылса да, кешеләр, ярдәмчеләр җитми”, - ди Татьяна.

“Илеш-Агро” җәмгыяте  муниципаль район хакимияте белән берлектә авылга квалификацияле белгечләрне җәлеп итү өчен төрле вариантлар  эзли. Мәсәлән, “Илеш районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ аша эшсезләр кабаттан укытылырга һәм  малларны ясалма орлыкландыру операторы дигән яңа белгечлеккә ия булырга мөмкиннәр. “Илеш-Агро” җәмгыяте, үз чиратында, районга читтән килгәннәрне түләүсез торак белән тәэмин итә. “Без эшче куллар эзләү географиясен киңәйтергә уйладык, - ди “Илеш-Агро” җәмгыяте директоры Галина Мигунова. – Шул рәвешле, бу эшкә урындагы халыкны гына түгел, ә эш кирәк булган читтән килүчеләрне дә җәлеп итәргә уйладык. Шуның өчен теләге булган һәр кемне безнең белән тыгыз хезмәттәшлеккә чакырабыз”.

Зөлфирә Хандога.