Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә - отчет җыелышлары

Алдынгы позиция билиләр

 -2012 нче хуҗалык елы явым-төшемсез килеп, “Илеш МТС” җәмгыяте  өчен дә җиңелләрдән булмады. Шулай да табигать кырыслыгына каршы торып, уңышларга ирештек, - дип  башлады отчет докладын җәмгыять директоры Рәвис Зарипов.

Биредә уртак тырышлык белән басучылыкны һәм терлекчелекне үстерү, табыш бирердәй тармакларны алга җибәрү чаралары күрелгән. Әйтергә кирәк, басучылыкта эшчәнлекләре үрнәк булып, үз артларыннан башкаларны ияртердәй күмәк көчкә әйләнеп бара җәмгыять. Моны күрсәткечләр белән раслау да җитә. Отчет чорында коллектив тарафыннан барлыгы 56 млн. 816 мең сумлык эш башкарылып, ул 102 проц. тәшкил иткән.

Басучылыкта хезмәтне дөрес оештыру, агротех-ник чараларны төгәл үтәү нәтиҗәсендә, язгы-көзге кыр эшләре вакытында башкарылган. Җәм-гыятьнең барлыгы 7065 гектар сөренте җире исәпләнеп, отчет елында бөр-теклеләрнең тулай җыемы 58 мең ц булган.

Рапс иң күп мәйданнар-ны били, иң перспективалы, икътисади яктан отышлы дип исәпләнүче культура. Ул 2030 га мәйданда үстерелеп,  уңышы 12800 ц тәшкил иткән. 

Терлекчелек тармагы буенча да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Узган ел белән чагыштырганда ит җитештерү 3 проц. күбрәк булса, аны сату шул ук дәрәҗәдә кала. Һәр сыердан 3 мең кг-га якын сөт савып алынган.  Уртача тәүлеклек артым 500 грамм тәшкил итә. Барлыгы 10306 ц сөт сатылып, 12 млн. 500 мең сум табыш алынган. Мал үлеменә юл куелмаган. Андреевка, Теләкәй  бүлек-чәләре мөдирләре Мират Хәкимовның, Хәмитҗан Зариповның, МТМ мөдире Тәнзил Сабировның, баш зоотехник Илнар Гый-лемхановның, баш вете-ринария врачы Павел Бик-тугановның хезмәте мактап телгә алынды. Биредә малларны ясалма орлыкландыру да үз биеклегендә оештырылган. Бу эшкә яңа хезмәткәр Рәсүл Саттаров ныклап тотынган. Бу җәһәттән махсус бүлмә  җи-һазландырылган. Кыскасы, җәмгыять тулысынча ясалма орлыкландыруга күчеп, бы-ел 411 баш бозау алынган. Үткән елда 105 баш бестуж токымлы нәсел таналары сатып алынган.

Отчет чорында җәмгыять “500 сөтчелек фермасы” республика программасында катнашып, бу җәһәттән Хөкүмәттән дотация рәвешендә 10 млн. 100 мең сумлык акчалата ярдәм алган. Җәйге чорда Теләкәй фермасы реконструкцияләнеп, заманча комплекска әйләнгән. Ферма территориясен, торакларны төзекләндерүдә шактый күп эшләр башкарылган. Сыер, бозау торак-лары түбәләре, тәрәзәләре яңартылган, биналарның эчке һәм тышкы як стеналары штукатурланган. Си-лос-сенаж базы төзелгән. Монда барлык эшләргә җитәкчелек итеп, оештырып йөрүче директор урынбасары Фәвис Миңнебаевның өлеше зур. Нәтиҗәдә, җәмгыять БР Президенты Рөстәм Хәмитов кулыннан  «2012-2016 елларда Башкортстан Республикасында сөт малчылыгын үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру. 500 сөтчелек фермасы комплекслы яңарту аерым максатлы республика программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканы өчен»  дигән Диплом алуга да ирешкән.

Техника паркына килгән-дә, ул ел да яңартылып тора. Заманның көчле, куәтле техникасын алуга  9 млн. 300 мең сумлык средство кулланылган.  Әйтергә кирәк, язгы-көзге мөһим кампанияләрдә хуҗалык бары тик үз автопаркы көче белән 25 мең тонна-километр эш башкарган. Ел әйләнәсенә 7 млн. 500 мең сумлык ягулык-майлау материаллары алганнар. Әйтергә кирәк, узган отчет чорында ягулык-майлау материаллары алдагысы ел белән чагыштырганда экономиялерәк кулланылган. 

Җәмгыятьнең хезмәт хакы түләү фонды 11млн.  сум тәшкил иткән. Аның уртача айлык күләме 9137 сум  тәшкил итә.

Тапшырылган эшне намуслы башкаручы уңганнар - механизатор Рәхимҗан Имамов, тракторчылар Олег Никонов, Рәмил Сафиуллин, Андрей Умурьянов, Денис Исламов, водительләр Инист Фәтхуллин, Рүзил Шафыйков, Фәрит Шафыйков, Җәүһәр Гыйрфанов, бозау караучы Мәрвия Минһаҗева, савучылар Алена Умуракова, Марина Шакирова, Гөлүсә Газизова адресына мактау сүзләре җиткерелде.

Отчет җыелышында Исанбай, Андреевка  авыл советы авыл биләмәләре башлыклары - Рәфис Зарипов, Рүзил Латыйпов җәмгыять белән хезмәттәшлекнең ныклы булуын билгеләде.

Җыелыш барышында ирешелгәннәргә җитди анализ бирелеп, киләчәк-кә перспектив бурычлар билгеләнде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Марсель Фәйзуллин үзенең чыгышында  җәмгыять эшчәннәренә арытаба да ныклы адымнар белән киләчәккә атларга ышаныч уятты  һәм машина белән сыер саву операторы Гөлнәзирә Нәбиевага, механизатор Рәмил Шафыйковка - муниципаль район хакимиятенең, механизатор Иршат Фәррәхетдиновка, терлекче Александр Ирдубаевка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.  Шулай ук җыелышта 2 кеше лаеклы ялга озатылды һәм бер төркем алдынгылар бүләкләнде. Авыл үзешчәннәре һәм Теләкәй төп мәктәбе укучылары әзерләгән концерт җыелышта катнашучыларга күңелле ял минутлары бүләк итте.

Ильфира Нигъмәтуллина.

 

***

 

 

Уртак тырышлык аша

“Илеш” кооперативының отчет җыелышында басучылык һәм терлекчелек тармакларында ирешелгән күрсәткеч-ләргә тирән анализ ясалды. Җитешсезлекләрне бетерү юлларын эзләп, фикерләрне берләштереп, алга үсеш юлларын конкретлаштыру сөй-ләшүнең төп максаты булды.

Кооператив рәисе Р.Нурыев билгеләвенчә, узган елда барлыгы 23 млн. 640 мең сумлык (54 проц.) продукция җитештерелгән.  Төп тармакның берсе - басучылыкта 12 млн. сумнан артык продукция җитештерелгән. 18801 ц ашлык сатып, аны реализацияләүдән 3 млн. 441 мең сумлык саф табыш алынган. Бөртеклеләрнең гек-тар куәте 26 ц  булып, тулай җыем  25464  ц тәшкил иткән. Рентабельлелек - 34,8 процент. Тракторларның, тагылма инвентарьләрнең вакытында ремонт-лануы чәчүне кыска срокларда башкарып чыгарга булышлык иткән.

Терлекчелек-ел әйләнәсе-нә табыш китерүче чыганак. Кызганычка каршы, бу юнәлештә эшне яхшыртасы бар. Хуҗалыкта бер ферма эшләп килә. Бүгенге көндә 431 баш сыер малы, 42 ат исәпләнә. Узган елда 4476ц сөт җитештерелгән. Рентабельлелек - 0,4 проц. Билгеле, терлекчелекнең үсе-ше азык базасының ныклы булуына бәйле. Малларны кыш-лату өчен 329 т печән,  344 т салам, 1735 т силос, 1165 т сенаж әзерләнгән. Бу җәһәттән мал азыгы хәзерләүче комбайнчылардан   Ш.Локманов, Р.Нурыев, А.Гыйбәдуллин мактап телгә алынды. Шулай ук ел дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән механиза-торлар И.Гыйбәдуллин, Ф.Гый-бәдуллин, Ф.Сәрвәров, шофер И.Галиуллин, сыер савучы И.Рәхимова, мал караучылар Р.Ситдыйков, Р.Әхмәтшин ида-рә җитәкчелегенең рәхмәт сүз-ләренә лаек булды.

Шулай да малчылык иң борчыган тармакларының берсе булып кала. Бу өлкәгә ныклы игътибар бирелмәве, кадрлар-белгечләр   булмавы, терлекчеләрнең эш-ләрен җиренә җиткереп башкармавы һәм  аңа җаваплы карамавы борчылу тудыра. Хуҗалыкның финанс-икътисади хәлен яхшырту өчен, һичшиксез,  тармакта эшне җанландырып җибәрергә кирәк.

Хөкүмәт тарафыннан 3 млн. 263 мең сум субсидия алынып, ул минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары һ.б. хуҗалык кирәк-яраклары юнәтүгә тотынылган.

Җыелышта төп доклад белән чыгыш ясаучы кооператив рәисе Рәмил Нурыев ирешелгән уңышларны, резервларны күрсәтү, киләчәккә бурычларны барлау белән беррәттән, җитешсезлекләрне дә билгеләп үтте һәм бүген аларны бетерү өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук  ел әй-ләнәсенә башкарасы эшләр, бурычлар хакында кооператив белгечләре чыгыш ясап, докладны тулыландырды.

Ябалак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Игорь Никифоров кооператив хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткереп, киләчәккә уңышлар теләде.

Отчет җыелышында район авыл хуҗалыгы идарәсе  начальнигы урынбасары Марсель Фәйзуллин катнашып, кооперативның производство күрсәткечләренең чагыштырма-ча яхшы булуын билгеләп, хуҗалыкның баш бухгалтеры Фәния Басыйровага һәм ве-теринария врачы Мансур Нурыевка муниципаль район ха-кимиятенең Почет грамоталарын тапшырды.

Шулай ук хуҗалыкның һәр ике тармагында да намуслы хезмәт иткән уңганнар  идарәнең Почет грамоталарына лаек булды.

Алсу Мослыхова.