Сельское хозяйство

Район авыл хуҗалыгы идарәсендә

Алдагысы үзебезгә бәйле

Күптән түгел район авыл хуҗалыгы идарәсенең утырышлар залында район хуҗалыклары баш агрономнарының киңәшмәсе үтте. Анда 2012 елдагы эшчәнлеккә анализ ясалып, басучылык тармагының һәр өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр яктыртылды, борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенде, агымдагы елга мөһим бурычлар куелды.

Киңәшмәдә “Россельхоз-надзорның Башкортстан референтлы үзәге” бюджет учреждениесе директоры Рәшит Гарифуллин чыгыш ясап, орлыкларны тазартып, чәчүгә әзерләп куярга кирәклеген билгеләде. Әлбәттә, уңышның нигезе сыйфатлы орлыкка тыгыз бәйләнгән. Бу җәһәттән “Россельхозцентр” ФДУның БР филиалының Илеш районы бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча белгече Вилә Хәйбрахманова аларның торышын һәм сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре буенча мәгълүмат биреп, төрле инфекцияләр булмасын өчен бар хуҗалыкларга да чәчүлек орлыкларын агуларга кирәклеге хакында җиткерде. Арытаба “Сөн” кооперативының баш агрономы Рәзил Вильданов хелатлы ашламалар куллану технологиясе белән таныштырды һәм аның нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.

Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Сергей Пискарев алып барып, алда торган мөһим кампанияне-чәчүне кыска вакытта һәм югары сыйфатлы итеп башкарырга кирәклеген ассызыклады, үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Лира шамилева.