Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә – отчет җыелышлары

Югары нәтиҗәләргә ирешеп

Һәр тармакта да эшне яңача, заманча оештырып, уртак тырышлык нәтиҗәсендә продукция җитештерүне арттыра барып, яхшы күрсәткечләргә ирешә куйбышевлылар. Шушы көннәрдә биредә отчет җыелышы үткәрелеп, анда төп доклад белән Куйбышев ис. кооператив рәисе Вадим Авзалов чыгыш ясады. Хуҗалыкта барлыгы 3950 гектарда сөренте  җирлә-ре исәпләнеп, узган елда бөртеклеләрдән тулай җыем 42593 ц тәшкил иткән. Басу эшләре  кампаниясе уңышлы башкарылып, мул уңыш алуга ирешкәннәр. Монда, әлбәттә,  уңган комайнчыларның өлеше зур һәм алар  - Айдар Авзалов, Марсель  Гаянов, Илнур Кәримов, Данис Әзеһәмов, Ильяс Галиев  мактап телгә алынды. 

2012 елда мал азыгы хәзерләү өчен 1577 га җир файдаланылып, аларда берьеллык үләннәр, ви-ка катыш бодай, кукуруз, күпьеллык үләннәр үстерелгән. Сенаж салуда өлгерлек күрсәткән механизаторлар - Исмәгыйль Фәтхелисламов, Роберт Самматов, печән пресслауда – Рәмил Шакирҗанов, Шәяхмәт Шәйбәков, печән өюдә - Фәрит Шәйхетдинов, Разин Шаһиев, водительләр   Халит Рахманов, Рәсил Камалов, Василий Собарь, Илшат Фәтхетдинов, Мөнир Хәертдинов, Айрат Маннапов, Фаил Каюмов, Рим Габделхаков тырыш хезмәт күрсәткән. Чәчү эшләрендә механизаторлар Рәмил Зарипов, Фәйләс Миһранов, Рәмил Рамазанов, Дамир Яхин, культивацияләүдә Рәшит Сәетгәрәев, Мират За-киров, Назыйф Кәримов, Әдгать Сөләймәнов, Риф-кать Гатауллин, кукуруз чәчүдә Илмир Муллаянов, Исмәгыйль Фәтхелисламов зур көч салган.

Терлекчелек тармагында да уңышлары югары. Барлыгы 25355 ц сөт җитештерелеп, һәр сыерга уртача савым 4610 кг туры килә. 1619 ц ит җи-тешерелеп, маллардан алынган уртача тәүлеклек артым 500 грамм тәшкил иткән. Биредә сыер савучылардан Светлана Разова  (тулай савымы – 1657 ц), Флидә Ситдыйкова (1457), Халисә Сәетгәрәева (1234), Рәйлә Сөләймәнова (1231), Розалия Каюмова (1220), терлекчеләрдән Илдус Тимеров (67,7 ц тулай артым), Риф Ислаев (52,8), Фидан Тимеровның (49,3) өлеше зур.

Әйтергә кирәк, агымдагы елда  кооператив “500 сөтчелек фермасы“ республика программасына кертелеп, биредә торакларны реконструкцияләү буенча зур эшләр башкарылуы көтелә.

Бүгенге көндә кооператив коллективы 112 кешене берләштерә. Аларның һәрберсе тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Бер кешегә исәпләгәндә хезмәт җитештерүчәнлеге 489 мең сум туры килә. Эш хакы, пенсия фондына,электр энергиясенә, салым органнарына, кредитлар түләү буенча бурычлар юк.

Отчет җыелышында төп докладны тулыландырып, ревизия комиссиясе әгъзасы Рүзилә Гарипова, баш агроном Илнур Шәйхетдинов,  Югары Череккүл  бригадасы бригадиры Айдар Гарипов, Түбән Череккүл фермасы мөдире Фәвил Кадыйров, сыер савучы Флидә Ситдыйкова, машина-трактор мастерское мөдире Фәнзил Шаһиев чыгыш ясады. Алар ирешелгәннәргә бәя биреп, алдагы бурычларны билгеләп үттеләр. Баш бухгалтер Лариса Мортазина 2013 елга кооперативның үсеш һәм финанс планы белән таныштырды. Проф-союз оешмасы рәисе урынбасары Заһир Разов оешма белән хуҗалык арасында төзелгән коллектив ки-лешүнең  үтәлешенә анализ ясап, яңа килешүгә кул куелды.

Отчет җыелышында  ра-йон авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәми-дуллин катнашты һәм куйбышевлыларга  ирешкән позицияләрен югалтмауларын теләде,  эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде.  Арытаба  Илгизәр Кыягап улы хуҗалык  уңганнары - кооператив рәисе урынбасары Заһир Разовка -  РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын, сыер савучы Флидә Ситдыйковага, водитель Халит Рахмановка - муниципаль район хаки-миятенең, механизатор Фә-рит Шәйхетдиновка, савучы Халисә Сәетгәрәевага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук югары производство күрсәткечләренә ирешкән  бер төркем алдынгылар кооператив идарәсенең Мактау грамоталарына, бүләкләренә ия булды, лаеклы ялга китүчеләр хөр-мәтләп озатылды,  җые-лышта катнашучыларга акчалата премияләр таратылды.

Ильфира Нигъмәтуллина.

***

Киләчәккә планнар билгеләнде

Соңгы елларда район мәдәният бүлеге тарафыннан халыкны рухи яктан баету максатында төрле чаралар үткәрүгә җитди игътибар бирелә. Мәдәният хезмәткәрләре өчен иҗади эшләү, сыйфат һәм нәтиҗәлелеккә ирешү төп таләп булып тора.

 Бүгенге көндә район мәдәният сараен, авыллардагы 31 мәдәният йортын, 26 клубны, район үзәкләштерелгән китап-ханәләр системасын, ял паркын, балалар сәнгать мәктәбен, район тарих-туган якны өйрәнү, М.Гә-рәев музейларын бер-ләштергән мәдәният бү-легендә 280 кеше эшли. Алар төбәгебездәге мәдә-ният тормышына яңа сулыш биреп тора.

 Узган отчет чорында районның мәдәни өлкәсе эш-чәнлеген алып бару өчен район һәм республика бюджетларыннан барлыгы 55 млн 694 мең сумлык акча средстволары бүленгән. Бу сан, 2011 ел белән чагыштырганда, 18 процентка артыграк.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков отчет җыелышында  ясаган чыгышында узган елда башкарылган эшләргә тукталып, план үтәлеше белән таныштырып үтте. Район буенча барлыгы 1 млн. 515 мең сумлык түләүле хезмәт күрсәтелеп,  ул узган ел белән чагыштырганда, 54 процентка күбрәк. Бу юнәлештә аеруча яхшы эшләгән Этәй, Дөмәй, Кужбахты, Рсай, Иске Кыргыз, Сүлте һ.б. авыл мәдәният йортлары, ял паркы, үзәкләштерел-гән китапханәләр системасы  җитәкчеләренә мактау сүзләрен җиткерде.

Районда гына түгел, республикада һәм аннан чит-тә үткәрелгән чараларда, фестивальләрдә, конкурсларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яула-ган хезмәткәрләр мактап телгә алынды. Әйткәндәй, Уфа “Нур” дәүләт татар театрында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре проекты рамкаларында районда туып-үскән, бүгенге көндә республикабызның төбәкләрендә гомер ки-черүче якташлар һәм ра-йонның сәнгать осталары белән иҗади кичә, 2012 ел - районда очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев елы дип игълан ителеп, ел буена данлык-
лы якташыбызга багышланган чагу чаралар, Нефтекама шәһәрендә Илеш районы көннәре югары дәрәҗәдә үтте. М.Гәрәев музее капиталь ремонтланып, моның өчен республика бюджетыннан  4,5 млн. сум күләмдә акча бүленгән.   

Халыкка эстетик тәрбия, рухи азык бирү, аларны күңелле ял иттерү, бай мәдәни мирасны саклау мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Бу җәһәттән Тыпый, Лаяшты, Этәй, Исәмәт, Мари-Мәнәвез, Дөмәй, Сүлте, Ташкичү, Теләкәй авыл мәдәният йортлары һәм клубларының эшчәнлеге мактауга лаек. Алар үз эшләренә бар күңелен биреп, авылларда яшәүче олы-сын-кечесен мәдәнияткә тарта, төрле түгәрәкләр оештыра, гомумән, нинди дә булса яңалык кертеп, аны тормышка ашыра. Шул ук вакытта клубларның, китапханәләрне ачып ябудан башканы белмәгәннәр, “халыкны мәдәни чараларга тартып булмый”, дип кул кушырып утыручылар да юк түгел. Аларга алда телгә алынган мәдәният учакларыннан үрнәк алып эшләргә кирәклеге билгеләнде.

Президентыбыз Юлламасында мәдәният проблемасын да күтәрде. Район мәдәният йортларында матди база бик фәкыйрь, шул сәбәпле, халык коллективлары, үзешчән театрлар, оркестрлар сүнеп бетеп баруын билгеләде һәм  бу җәһәттән ныклы эш оештыруны таләп итеп куйды. Агымдагы елда мәдәният тармагында да хезмәт хаклары эш күрсәткечләренә, квалификациясенә карап,  үткәрелгән чараларның саныннан һәм сыйфатыннан чыгып түләнәчәк.

Төп чыгыш ясаучының докладын район мәдәният сарае директоры Ә.Низамова, үзәкләштерелгән китапха-нәләр системасы директоры Ф.Зиннәтуллина, район тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Р.Камалов, М.Гәрәев музее директоры Р.Хәбибов, Бишкурай авылы китапханәсе китапханәчесе Р.Галемханова, Шәммәт  авылы клубы мөдире  Ә.Шәемова тулыландырды.

Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Р.Галимов катнашты һәм чыгыш ясады.

Лира Гәрәева.