Сельское хозяйство

Район оешма - предприятиеләрендә, хуҗалыкларында - отчет җыелышлары

Хуҗа нинди-хуҗалык шундый

М.Горький исемендәге кооперативның эш тәҗрибәсе, производствоны заман таләпләренә ярашлы оештыруы һәр- чак  үрнәк итеп куела. Бу юкка түгел, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Иршат Гыйльфанов җитәкләгән предприятиенең уңыш-казанышлары – сок-ланырлык, күрсәткечләре яхшы.

Кооперативның еллык отчет җыелышы эшлекле төстә үтеп, рәис Иршат Рәвил улы Гыйльфановның докладында икътисади-финанс хәленә җентекле анализ ясалды, нигезле чагыштыру аша үсеш резервлары барланды, кимчелекләр тәнкыйтьләнде, планнар кабул ителде. Җыелыш бар тырышлыкларын шушы кооперативка багышлаган хезмәткәрләр Җәүдәт Гәрәев, Рафаил Галимов, Әхсән Габдрахманов, Исфаил Шәмсиевны тантаналы шартларда лаеклы ялга озатудан башланды. Хуҗалык рәисе аларның һәрберсенә мактау, рәхмәт сүзләрен белдереп, бүләкләр тапшырды. Арытаба хуҗалыкка яңа әгъзалар кабул ителде.

 Кооператив рәисе И.Гыйльфанов сүз-ләренә караганда, узган елда хуҗалык буенча 68 млн. 228 мең сумлык продукция җитештерелеп, ул, 2011 ел белән чагыштырганда, 2 млн. 934 мең  сумга артык.

Ике фермада барлыгы  1341 баш мал асрала, шуларның 500е – савым сые-ры. Хуҗалык буенча 2012 елда 17422 ц сөт савып алынган. Аны сатудан 18  млн. 841 мең сум акча кергән. Әлеге чорда дәүләткә көн саен 40 ц продукция реализацияләнә. Бу күрсәткечләрне арттыру өчен резервлар җитәрлек. Шуңа да белгечләр алдына участокларда ныклы тәртип булдыру бурычы куела. Савучылар Венера Зарипова, Рәсүлә Сәйфуллина, Нөзәлә Исрафилова, Ләйсән Дәүләтова, Айгөл Камалованың тырыш хезмәте мак-тауга лаек. Терлекчелек тармагында эш-ләүче Илшат Кадыйровның, Фәндәвис Мәр-диевның, Фәнил Биктимировның, Илшат Габдрахмановның намуслы хезмәтеннән дә канәгать кооператив җитәкчелеге.

Чыгыш ясаучы докладыннан күренүенчә, узган елда фермаларга хәтсез ремонт ясалган. Ул ел саен үз югарылыгында оештырылып, малны саклау буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Агымдагы елда исә ике бригада төзелеп, алар тарафыннан күләмле эшләр башкарылган – сыер торакларында түбәләр, бозауларныкын-
да  идәннәр алыштырылган, яңа тирес түгү транспортерлары кайтарылган һәм бу максатка 4 млн. 500 мең сумлык акча сарыф ителгән. Хаклы ялда булуларына карамастан, ремонт эшендә актив катнашкан Ильфир Бадиков, Гәрәйхан Исламов, Ринат Миңнеәхмәтов, Фәнүс Әхмәтҗанов мактап телгә алынды.

Басучылыктагы уңышлар-га килгәндә, әлеге тармактан барлыгы 47 мең центнер ашлык җыеп алынып, гектар куәте 21,2 ц тәшкил итә. Хуҗалык кассасына ашлык сатудан 16 млн. 185 мең сум акча кергән. Мал азыгы да җитәрлек күләмдә әзерләнгән һәм ул һәр шартлы баш малга 27,4 ц туры килә. Көздән 1200 гектар мәйданда арыш чәчелгән. Агымдагы елда чәчү өчен орлыклар чис-тартылып, әзерләп куелган. Басу эшләрен намус белән башкарган механизаторлар Хәмзә Бакиров, Мират Фәтхуллин, Мулланур Галин, Рәфил Гәрәев, Айдар Бакиров,Рифкать Сәлимов, Мөхәррәм Кәримов, Венер Биктимиров, Ильяс Кәримов, Альфрет Зарипов, Тәлгать Маликов, Рәфил Шәмсиевның хезмәте башкаларга үрнәк булып тора.

Әйтергә кирәк, кооператив техника паркын яңартуга да ныклы игътибар бирә. 2012 елда 5 млн.918 мең сумлык техника алганнар, агымдагы елда “Беларусь” тракторы, “Нива” комбайны, прессҗыйгыч юнәтү план-
лаштырыла.

Тагы шуны билгеләргә кирәк: И.Гыйльфанов хуҗалыкның социаль мәсьәләләрен даими кайгыртудан тыш, Кадер, Сеңрән авыл-ларының социаль йөзен үзгәртүгә дә күп көч сала. Һәр адымда кооператив идарәсенең ярдәмен тоялар. Су белән тәэмин итүгә, чүплекләрне тазартуга, янгын депосын тотуга чыгымнарны да кооператив үзе күтәрә.

Отчет җыелышында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин катнашып, кооператив эшчәнлегенә уңай бәһа бирде.

-Басучылыкта да, малчылыкта да уңышлары-гыз сөендерә. Коопера-тив уңганнарының тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул. Эшләргә мөмкинчелекләрегез бар. Киләчәктә дә яулаган позицияне югалтмыйча, күпләргә үрнәк булып торырсыз, сынатмас-сыз, - диде ул.

Арытаба И.Хәмидуллин И.Гыйльфановка, тырыш хезмәте өчен, район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамотасын тапшырды. Шулай ук басучылыкта, терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен тәҗ-рибәле механизаторлар Иршат Нигъмәтуллин РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының - Рәхмәтенә, Булат Кәримов, баш ветврач Фәрит Шәйхуллин - муниципаль район хакимиятенең, терлекчеләр Рәмил Фәрхетдинов һәм Илшат Габдрахманов район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарына лаек булдылар.

Җыелышта 2013 елга бизнес - план белән икътисадчы Р.Гәрәева таныштырды, коллектив килешүе үтәлеше хакында баш агроном Ф.Нәбиевның мәгълүматы тыңланды.

Җыелыш азагында 2012 елда югары производство күрсәткечләренә ирешкән кооператив әгъзалары хөр-мәтләнеп, аларга акчалата премияләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, бәйрәм пакетлары таратылды.

Лира Гәрәева.

Айдар Минһаҗев фотосы.