Сельское хозяйство

Район оешма-предприятиеләрендә, хуҗалыкларында – отчет җыелышлары

Яңалыкка йөз тотып

“Урожай” ширкәте, кайсы гына авыл хуҗалыгы тармагын алсаң да, эшкә бе-ренчеләрдән тотына, һәр яңалыкны беренчеләрдән күтәреп ала. Ул гына да түгел, районда иң күп күләмдә продукция җитеш-терүче дә. Без ширкәт әгъ-заларының тырышлыгына ышанабыз, хезмәтләре өчен рәхмәтлебез һәм киләчәктә дә әлеге курсны дәвам итү-ләрен телибез”. Муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафинның отчет җыелышындагы әлеге югары бәяләмәсе хуҗалыкның 2012 елда нинди уңышка ирешүен үзе үк әйтеп тора иде. Хәер, ширкәт рәисе А.Мөхәрләмовның эшчәнлекләренә тулы анализ ясалган отчет докладында да бу ачык чагылыш тапты.

Айдар Җиһанша улының чыгышыннан күренүенчә, узган елда үзләре җитештереп саткан продукция 2011 елга караганда 55 проц. арткан. Шул рәвешле, 39 млн. 341 мең сумлык табыш алынып, бу күрсәткеч тә 26 млн. 783 мең сумга күбрәк тәшкил иткән.

Басучылыкка килгәндә, ашлыкның тулай җыемы 83830 центнерга җитеп, әлеге күрсәткеч – районда иң югарысы. Бу, беренче чиратта, чәчүне оптималь срокларда башкару, җирне эшкәртүдә яңа технологияләр куллану, чәчүлекләргә тиешле тәрбия бирү, уңышны югалтуларсыз җыеп алу һ.б. белән аңлатыла. Басуларга 430 тонна минераль ашлама, югары уңыш бирүче сортлар кертү, чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән көрәшү дә үз нәтиҗәсен биргән.

Әйткәндәй, урожайлылар унике ел инде элиталы орлык җитештерү белән шөгыльләнә. Үткән елда аның күләме 1500 тоннага җиткән. 

Әлеге эшне быел да дәвам итү максатында 1млн. 200 мең сумлык оригинал орлыклар сатып алганнар. Чәчүлекләр-нең 33 проц. мал азыгы культуралары үстерү нәтиҗәсендә һәр шартлы баш малга 54 ц азык берәмлеге хәзерләнгән. Киләчәктә малларның баш санын, терлекчелеккә игътибарны бермә-бер арттыру күзалланып, 2013 елда әлеге культуралар мәйданнарын 45 процентка җиткерергә ниятлиләр.

Техника паркын яңарту буенча да планлы эш алып баралар. Үткән елда гына да, мәсәлән, 16 млн. 359 мең сумлык төрле марка техника алынган. Бу, барыннан бигрәк, И.Исламов, А.Зарипов, Э.Ким, Д.Фазылов, А.Калитов, М.Кадраев кебек һ.б. уңган механизаторларның намуслы хезмәте басучылыкны алга алып барырга ярдәм иткән дә. Төп докладчы һәм баш инженер Р.Миңниятуллин, баш агроном Р.Мөбәрәков һәр тракторчының, һәр комбайнчының, һәр шоферның эшенә анализ ясап, киләчәккә бурычларны җиткерде.

Терлекчелек буенча да уңышлар начар түгел. Ел дәвамында 26511 ц сөт җитештерелеп, ул  2011 елга караганда – 24, ит җитештерү – 91 (1848 ц), малларның баш саны – 52 процентка (1913 баш), бозау алу 138 башка (804) арткан. Уңышларының сере – ныклы азык базасы һәм 3 фермада да малларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчерү. Әйтергә кирәк, бу эшне башкаручы Р.Харисов, Р.Семенов, Р.Тюшеев – районда иң яхшы күрсәткечкә ирешүчеләр. Өстәвенә, ширкәт нәселле мал үрчетү белән дә шөгыльләнә. Үткән елда 59 тана сатып, кассаларына өстәмә акча керткәннәр. Киләчәккә планнары тагы да зурдан – терлекчелек продукцияләре, беренче чиратта, сөт җитештерүне арттырып, бу участокны табышлыга әйләндерү. Шул максатта урожайлылар районда беренчеләрдән, “500 сөтчелек фермасы” республика программасына кереп, фермалардагы мал торакларына 18 млн. 476 мең сумлык реконструкция эшләре башкардылар. Аның нәтиҗәсе күренә дә инде –  әлеге вакытта ширкәт көн саен  71,9 ц (+4,5 ц) сөт сата. Яшь үрчемне яңа технология буенча тәрбияләүгә күчү дә бозау үлеменә чик куйган. Гомумән алганда, үткән елда мал үлеме 2011 ел белән чагыштырганда 32 проц. кимегән. Ирешелгән уңышларда савучылардан Г.Мәрвәрованың, Г.Таш-булатованың, М.Фәт-тахованың, маллардан югары тәүлеклек артым алган Р.Хәбированың, А.Гафарованың, көтүчеләрдән Ф.Әхмәтҗа-новның, А.Гәрәевның һ.б. өлеше зур.

Җыелышта инженер-төзүче Р.Хәлиуллин җитәк-челек иткән төзүчеләр бригадасы, шулай ук баш энергетик Ө.Нәбиев кул астында эшләп, фермаларны техник яктан тәэмин итүче уңган егетләр – А.Әхмәтҗанов, И.Миңнегалиев хезмәтенә дә яхшы бәя бирелде.

Моңа гаҗәпләнәсе юк, ширкәттә 177 кеше эшләп, алар хезмәт хакын вакытында ала. Аның уртача айлык күләме 8660 сум булып, 25 процентка арткан. Аерым кешеләрнеке 22-23 мең сумга җиткән. Бәйрәм, ял көннәрендә эшләгән өчен дәртләндерү чаралары каралып, хезмәт хакы икеләтә арттырып түләнә. Бу мәсьәләләр баш зоотехник А.Талипов, баш бухгалтер Л.Габбасова, ревком рәисе Р.Мөбәрәков, килгән кунаклар – район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы А.Мөхәммәтҗанов, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы җитәкчесе Р.Шәмсетдинов, Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Н.Хөрмәтуллин һ.б. чыгышларында да киң яктыртылып, хуҗалыкта хезмәт кешесенә хөрмәтнең зур булуын раслады. Әнә шундый уңганнар аерым мәртәбәләнде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы баш бухгалтер Л.Габбасовага, инженер-төзүче Р.Хәлиуллинга - хакимиятнең, баш энергетик Ө.Нәбиевка, баш зоотехник А.Талиповка, баш инженер Р.Миңниятуллинга, баш агроном Р.Мөбәрәковка, баш икътисадчы И.Шәехмуллинга авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын, бүләкләр тапшырды.

Ширкәт җитәкчелеге дә уңганнарын зурлады – 50 яше тулганнар (4 кеше), пенсиягә чыгучылар (6), шулай ук төрле тармакта эшләгәннәр (43) Айдар Җиһанша улы кулыннан грамоталар, бүләкләр алды, аларга карата иң ихлас теләкләр әйтелде, районның күренекле җырчысы И.Миңнекәев башкаруында матур җырлар бүләк ителде.

Әйе, авыл хуҗалыгын үстерү өчен Хөкүмәт төрле юнәлештә ярдәм күрсәтә. Урожайлылар шуңа (нәселле мал саткан, техника алган һ.б. өчен былтыр 34 млн. сумнан артык субсидия алганнар) таянып, барыннан бигрәк, үсеш перспективаларын билгеләп, һәрвакыттагыча, яңалыкка йөз тотып, алга баралар.

Рәмзия Сабирҗанова.