Сельское хозяйство

Район оешма-предприятиеләрендә, хуҗалыкларында - отчет җыелышлары

Яңа технологияләр куллану нигезендә

“Урал” җәмгыяте - терлекчелек һәм басучылык буенча районда алдынгы позицияләр биләүчеләрдән. Елдагыча, хуҗалык эшчән-нәре отчет җыелышын яхшы күрсәткечләр, зур уңыш-лар белән каршылады. Җәм-гыять директоры Роберт Иб-раһимов отчет докладында билгеләвенчә, хуҗалык узган 2012 ел дәвамында 61 млн. 960 мең сумлык керем алган. Биредә еллык хезмәт хакы түләү фонды 13 млн. 843 мең сум тәшкил иткән. Уртача айлык хезмәт хакы 10 мең 833 сум туры килә. Ул вакытында түләнә. Шунысы аеруча хуплауга лаек, отчет чорында 22 млн. сумнан артык саф табыш алынып, гомумхуҗалык рентабельлелеге 47 проц. тәшкил итә. 

Хуҗалыкның 3637 га сөренте  мәйданы бар. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 37148 ц тәшкил итеп, аларны җитештерүнең үз-кыйммәте -  402 сум (1ц). Басучылыкта яңа “No-tille” технологиясе кулланыла. Тармакта хезмәтне дөрес оештыру, агротехник чараларны төгәл үтәү нәтиҗәсендә, бөртек-леләрнең һәр гекта-рыннан уртача 24,1 ц уңыш үстереп алынган. Гомумән, отчет елында басучылыктан 5 млн. 960 мең сумлык табыш алынган, рентабельлелек - 58,6 проц.

Бу җәһәттән җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан тырышлык күрсәткән водительләр  Радик Ямалетдинов, Рәмис Заһертдинов, Венер Баһманов, Флорид Латыйпов, шулай ук алдынгы механизаторлар Альберт Иванов, Рөстәм Габдуллин, Ильяс Әсадуллин, Назыйф Сәлимов, Әнфәл Ахунов, комбайнчылар Фәвәрис Габбасов, Олег Иванов һ.б  мактап телгә алынды.

Терлекчелек тармагында да - ураллыларның эше көй-ле. Узган чорда 26804 ц тулай сөт җитештерелеп (2011 елга карата 4008 ц күбрәк), ул һәр сыерга 6668 кг туры килә. Ит җитештерү 1404 ц булып, 638 грамм уртача тәүлеклек артым алынган. Тармак буенча  рентабельлелек - 44,3 проц.

Җәмгыять мал торакларын кышлату чорына әзерләүгә һәм ныклы азык базасы булдыруга зур игътибар биргән  - җитәрлек күләмдә сенаж, силос, салам, печән, фураж хәзерләнгән. Һәр шартлы баш малга уртача 38,9 центнер азык берәмлеге туры килә. Әзерлеккә килгәндә, Рсай сөтчелек фермасы ремонтына 6 млн. 385 мең сумлык акча средстволары  сарыф ителеп, ике сыер  торагының тирес түгү агрегатлары алыштырылган, түбәсе яңартылган, бозаулар торагының, шулай ук сыер маллары өчен төзелгән яңа бинаның идәннәренә полимер җәелгән.  Торакларда азык өстәлләре, улаклар эшләнеп, мал азыгы “Хозяин ферм” агрегаты белән таратыла. Бу инде  хезмәтне җиңеләйтү, уңайлаштыру максатында оештырылган. Фермада бүгенге көндә 450 баш савым сыеры асрала.

Малларны ясалма орлыкландыру да биредә үз биеклегендә оештырылган.  Аны Зифа Зиннәтуллина белән Сәгыйть Хәертдинов башкара. Бу җәһәттән  махсус бүлмә  җиһазландырылган. Кыскасы, җәмгыять тулысынча малларны ясалма орлык-ландыруга күчеп, быел 837 баш бозау алынган.

Әйтергә кирәк, ирешелгән уңышларда намуслы хезмәт күрсәткән эшчеләрнең өлеше зур. Савучылардан Вера Ахунова һәр сыердан  - 8370 кг (тулай савымы – 2511 ц), Рәмилә Габдуллина – 7095 (2128), Флүсә Ха-
җиева – 6942 (2082), Гөл-нур Хөсәенова 7021 кг (2036 ц) сөт савып алган. Терлекчеләрдән Тәскирә Миңнуллина – 560 гр (92 ц тулай артым), Фидан Ахунов – 588 (187), Илнур Ямалиев – 587 (167), Азат Ямалиев 598 гр (125 ц) тәүлеклек артым алуга ирешкән.

Авыл хуҗалыгы производствосында техниканың өзлексез эшләве мөһим әһәмияткә ия. Узган елда җәм-гыять эшчәннәре тарафын-нан барлыгы 24782 эталон-гектар эш башкарылган. Ел да техника паркы яңартылып тора. Әйткәндәй, узган елда 19 млн. 810 мең сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм машинасы  кайтарылган - “Кондор” , “Цитан” чәчкечләре, “БДМ” кәтүге, “Туман-1” ашлама һәм гербицид сиптергече, ТСН агрегаты, “УДМ-200” сөтүткәргече, трактор прицебы һ.б. сатып алынган.

Отчет җыелышында  доклад  буенча фикер алышуларда катнашучы  икътисадчы Лилия Латыйпова,  баш агроном  Рөстәм Хафизов  чыгышлары  ел эчендә башка-рылган эшләргә анализ ясауга, алдагы чорга планнар билгеләүгә багышланды.

Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Валерий Пантелимонов, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов катнашып, изге теләкләрен җиткерде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы алдынгыларга -машина белән сыер саву операторы Вера Ахуновага, АПКны үстерүгә керткән өлеше өчен, РФ Авыл ху-җалыгы министрлыгының “Русия АПКсының мактаулы хезмәткәре” билгесен, тракторчы Назыйф Сәлимовка Рәхмәт хатын, водитель Радик Ямалетдиновка, комбайнчы Илдар Әхмәтовка - муниципаль район хакимиятенең, терлекче Азат Ямалиевка, савучы Миңнегөл Әсадулли-нага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Юбилейларын билге-ләүчеләр, лаеклы ялга ки-түчеләр дә зурланды. Шулай ук бер төркем хезмәт алдынгыларына җәмгыять идарәсенең бүләкләре, акчалата премияләр таратылды. Рсай урта мәктә-бенең 3-7 сыйныф укучылары катнашлыгындагы  җырлы-шигырьле тамаша уңганнарга бәйрәм бүләге булып яңгырады. 

Ильфира Нигъмәтуллина.