Сельское хозяйство

Техника ремонтына – ныклы игътибар!

Сыныкка – сылтау юк

Бүгенге көнгә агросәнәгать комплексы пред-приятиеләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларын да кертеп, 502 берәмлек трактор, 283 чәчкеч, 262 культиватор, 29 - яссы кистергеч, 52 дисклы тырма, 213 йөк  автомобиле, 107 – ашлык һәм 38 мал азыгы комбайны бар. Билгеле булуынча, районда машина-трактор парк-ларын яңарту буенча актив эш алып барыла. Соңгы биш елда район хуҗалыкларына 868 млн. сумнан артык яңа техника кайтты. Язгы чәчүне вакытында, сыйфатлы башкарып чыгу мөһимлеген исәпкә алганда, бу үзе үк әзерлекле кадрлар кирәклеген таләп итә. Шуның өчен февраль аенда һәр хуҗалыкта механизаторлар, водительләр укуын яхшы итеп оештыру хәстәрен күрергә кирәк.

Иске яңаны саклый дигәндәй, булган техниканы мөһим кампаниягә яхшы итеп әзерләү, елдагыча, хуҗалыклар алдында торган мөһим бурычлардан. Бу эштә “Илеш ремонтник” -  аларның иң якын ярдәмчесе. Шул рәвешле, көзге-кышкы чорда монда Р.Ихсанов КФХнан һәм “Агыйдел” җәмгыятеннән - өч “К-700”, “Илеш” кооперативыннан “Т-4”ның йөреш узелы, “Сөн” хуҗалыгыннан “А-41” двигателе ремонтланды. Әлеге чорда Куйбышев ис. кооперативтан, “Манчар” производство участогыннан – “К-700” тракторлары, “Илеш-Агро” җәмгыяте хуҗалыкларыннан китерелгән “Д-240”, “А-01” двигательләре, “ЮМЗ”ның борылыш йодрыкчалары карала.

Кызганычка каршы, АПК предприятиеләренең үзләрендә әлегә эш канәгатьләнерлек түгел. Бу, әйтергә кирәк, кышкы салкыннар белән бәйле. Әмма моны сәбәп итеп алырга ярамый, чөнки төзек техника белән генә язгы чәчүне сыйфатлы  башкарып булуы күп еллар дәвамында сыналып килә. Моны яхшы аңлап, “Илеш”, Куйбышев ис., М.Горький ис, М.Гәрәев ис. кооперативлар, ”Игенче” производство участогы МТМларында ремонтчылар бригадасы һәр көнне эш белән мәшъгул. Калган хуҗалыкларга да әзерлеккә ныклап тотынырга бик вакыт. Ә ул – бик кыска: тракторларны, туфрак эшкәртүгә, чәчүгә тәгаенләнгән авыл хуҗалыгы машиналарын 1 апрельгә әзерлек сызыгына кую бурычы җиткерелде. Тракторларга дәүләт техник караулары тагы да иртәрәк – 12 марттан ук башланачак. График - билгеле. Димәк, халык әйтмешли, сыныкка сылтау эзләргә ярамый. Язның бер көне елны туйдыра, дигәндәй, ремонтка бәйрәм дә, ял да юк.

Валерий Пантелимонов,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры.