Сельское хозяйство

Күчмә киңәшмәләрдә

Хезмәтенә күрә - хөрмәте

Терлекчелектә 2012 ел күрсәткечлә-ре ничек билгеләнә? Басучылыкның киләчәген хәстәрләп, бүгеннән хәл ителергә тиешле бурычлар нәрсә-дән гыйбарәт? Үткән җомгада Куйбышев ис. кооператив базасында оештырылган агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм тармаклар белгечләре, район авыл хуҗалыгы  идарәсе вәкилләре катнашлыгындагы күчмә  киңәшмә әнә шушы мөһим мәсьәләләргә багышланды.

Югары Череккүл фермасына җыелган аграрийлар практик өлештә кооператив рәисе В.Авзаловның чыгышы аша ху-җаларның терлекчелектәге эш барышы белән танышты. Әйтергә кирәк, тармак продукциясе җитештерүдә районда алда барган куйбышевлыларның уртаклашырдай тәҗрибәләре баралар 2012 елда 1746 ц ит, 25355 ц сөт җитештереп алуга ирешкән. Көтүне 256 тана исәбенә яңарту бүген дә яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Әлеге чорда хуҗалык көн саен  үткән елның шушы чорына караганда артык, ягъни 30,6 ц сөт сата. Моңа һәр участокта эшне уйлап, бигрәк тә тармакның киләчәген алдан хәстәрләү аркасында ирешелә. Моның нәтиҗәсе буларак, киңәшмәдә катнашучыларга ташлаткан сыерларны зооветеринария таләпләре нигезендә асрау, тәрбияләү барышы белән якыннан танышып, нәрсәгә дә булса өйрәнергә, чагыштырырга һәм тәҗрибә алырга мөмкинлек бирелде.

Хуҗалык эшчәннәре басучылыкта да алдынгылыкны бирми. Моның өчен хәзердән эш башлангантехника, авыл хуҗалыгы машиналары ремонтын оешкан төстә алып баралар. Тырмаларны язгы чәчүгә әзерләп бетереп, хәзер чәчкечләр ремонтын башлаганнар. 1 “К-700” тракторыИлеш ремонтникҗәмгыятендә каралса, алдагы вакытта тагы берне илтергә исәплиләр. Үзләренең МТМда 2 “Т-4”, 1 ДТ-75”  тракторы карала. Ремонтчыларның хезмәтен анализлап, киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның эш оештыруына уңай бәя бирде.

Арытаба сөйләшү Түбән Череккүл  авыл мәдәният йортында дәвам итте. Сүз район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы А.А.Мөхәмәтҗановка бирелеп, аның чыгышы терлекчелектәге үткән елдагы эшчәнлекне анализлауга багышланды.  Әйтергә кирәк, бу чорда район буенча тармак продукцияләре җитештерү 2011 елга караганда арткан. Мәсәлән, 40736 ц ит (108 процент) җитештерелеп, сыер малларыннан 506 грамм тәүлеклек артым алынды; җитештерелгән дуңгыз ите 18010 ц (107), кош ите 283 ц тәшкил итте. Бу күрсәткечләрдә мал симертү белән шөгыльләнүче “Сигнал” производство участогының өлеше аеруча зур.  Участок 2012 елда һәрберсенең авырлыгын 380 килограмга җиткереп, 1050 баш сыер малы сатты, ә “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш участогыннан реализацияләнгән һәр дуңгызның (барысы – 13613 баш) авырлыгы 108 килограммга җиткерелде. Берничә хуҗалыкны исәпкә алмаганда, калган АПК предприятиеләре бу төр продукцияне 2011 елга караганда күбрәк җитештерде. Кызганычка каршы, “Илеш-Агро” җәмгыяте участокларында мал симертүгә тиешле игътибар юк. Шуңа да аларда маллардан тәүлек артым алу уртача район  күрсәткеченнән дә түбәнрәк, ягъни 467-303 грамм гына. Сәбәп билгеле – малларны вакытында һәм туйганчы ашатмау. Шул рәвешле, симертүгә куелган маллар рационында ашлык  фуражын арттыру кирәклегенә басым ясалды.  Моның өчен резерв – хуҗалыкларда ашлык бар.

Район буенча 269463 ц сөт җитештерелеп, ул 107 процент тәшкил итте. Ә ике хуҗалык – “Урал” җәмгыяте (26804 ц) һәм “Урожай” ширкәте (26518) аны иң күп җитештерүче булып  танылды. Альберт Альфред улы әлеге участокта тотрыклы эшләүчеләр исемлегендә Куйбышев ис., М.Горький ис. кооперативларны да исемләп, моның фәкать көтүне яңарту, рационны баланс-лау буенча фермаларда эзмә-эзлекле эш ителүен билгеләде. Малларның баш санын арттыру нәтиҗәсендә Г.Гайнетдинов КФХсы, “Агыйдел” җәмгыяте, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы терлекчеләре дә савымны арттыруга иреште. Һәр сыердан югары продукция алуга ирешкән “Илеш МТС” җәмгыяте, “Маяк” кооперативы мисаллары да савым сыерларын тулы рацион нигезендә ашатканда, савучылардан эш таләп иткәндә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Үткән елда сөт сатуны 93-83 процентка гына җиткергән “Сөн” кооперативына, “Игенче”, “Манчар”, “Үрмәт”, “Правда” производство участокларына, киңәшмәдә әйтелгәнчә, азыкны балансламый, фермаларда ныклы тәртип булдырмый торып, яхшы күрсәткечләргә ирешеп булмаячак.

Ә кимчелекләр бар. Мәсәлән, берәү-ләрендә малларга начар сыйфатлы концентрат ашатылса, икенчеләрендә хәтта җитәрлек салам да бирелми, өченчеләрендә  савучылар җитми, тораклар тирескә баткан һ.б. Шулай булгач, ничек продукция булсын инде? Аннан мул сөт алу өчен бар хуҗалыкларда да, ураллылар һәм урожайлылар кебек, азыкны шрот, премикс, фермент кебек өстәмәләр белән баету хәстәрен күрү шарт.

Үткән елда районда соңгы биш елга беренче тапкыр күпләп, ягъни 9647 бозау (100 сыерга – 86 баш) алынды. Ләкин бу – чик түгел. Сыер маллары 2011 ел дәрәҗәсеннән артмады – барлыгы 23249 баш исәпләнә. Ә тулысынча ясалма орлыкландыруга күчкән “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш участогы әлеге күрсәткечне арттырып, 100 ана дуңгыздан 1932 бала (2011 ел – 1824 баш) алды. Бу үзе үк АПК предприятиеләрендә ясалма орлыкландыруга игътибарны бермә-бер арттырырга кирәклеген күрсәтә. Шуңа ярашлы, “Мәгълүмати-консультация үзәге” ДБУның зоотехник-селекционеры А.Кәримовның чыгышы тыңланып, малларны ясалма орлыкландыруның ун хуҗалыкта алып барылуы һәм аны 13 техник башкаруы, аерымнарында кадрларның еш алышынуы, кайберләрендә эшне ташлаулары аркасында хәтта тукталып калуы хакында бәян ителде. Бу үзе үк кадрларны сайлап алуга киләчәктә ныклы игътибар бирелергә тиешлеген искәртә.

Чирле сыерларны каплатуның нәтиҗәсе булмавы, эшкә кире йогынты ясавы белән бергә, чыгымнарны кирәгеннән артык тотынуга да китерә. Шуңа күрә сыерны тикшереп, гинекологик авыруларны вакытында дәвалау чарасын күрү зарури. Бу ветеринария хезмәткәрләреннән үз эшләренә аеруча җаваплы карауны сорый. “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы Н.Галиев шушы аспектларны яктыртып, хуҗалыклар җитәкчеләренә гыйнвар аенда оештырылачак ветфельдшерлар укуына кешеләр җибәрү һәм арытаба алардан конкрет эш таләп итү кирәклеген ассызыклады.

Җитештерелгән продукциянең сыйфаты да көн үзәгендәге мәсьәлә итеп күтәрелде киңәшмәдә. Бу, беренче чиратта, көндәлек табыш китерүче сөткә кагыла. Югары  сыйфат – хуҗалык кассасына өстәмә акча дигән сүз. Ә моңа ирешү өчен малларны балансланган рацион буенча ашату гына түгел, ә фермаларда саву заллары булдыру, сөт үткәргечләрне һәм башка җиһаз-корылмаларны көн саен юу, сыер имчәкләренә массаж ясау һәм аларны таза тоту, сөтне суыту һ.б. – болар барысы да төгәл үтәлергә тиеш. Районның аерым хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итүче Бәләбәй сөт комбинаты вәкилләре – чимал сатып алу буенча директор О.Линкевич, үзәк лаборатория начальнигы М.Кузнецова, хәзерләүләр буенча әйдәүче инженер А.Хәйруллин киңәшмәдә арытаба шул мәсьәләләргә ныклы игътибар бирергә кирәклегенә басым ясап, уртак хезмәттәшлеккә чакырды.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры В.Пантелимонов ремонт барышын яктыртып, аграрийлар алдындагы бурычларны барлады.

Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин йомгак ясады. Илгизәр Кыягап улы ремонтның үз биеклегендә алып барылмавын әйтеп, аны тизләтү, механизаторлар укуын оешкан төстә үткәрү мөһимлеген бурыч итеп куйды. Шулай ук “Илеш-Агро” җәмгыяте карамагындагы производство участокларының районның сөт җитештерүенә аяк чалуын билгеләп, беренче чиратта, малларны ашату кирәклеген, терлекчеләрнең үз эшенә үтә дә җаваплы карарга тиешлеген иң мөһим фактор итеп куйды. Илгизәр Кыягап улы билгеләвенчә, таналар әзерләүгә, аларны вакытында каплатып тиешле игътибар бирү шарт. Шул рәвешле, таналарны март аена кадәр каплатып бетерү бурычы җиткерелде. “Урал” җәмгыятендәге кебек, һәр атнаны терлекчеләр эшенә йомгак ясау, алдынгыларны билгеләүнең файдасы булачак. Моның нәтиҗәсе булып, киңәшмәдә 2012 елда сөт җитештерүдә яхшы эшләгән “Урал”, “Урожай” хуҗалыклары муниципаль район хакимияте Рәхмәтенә, бүләгенә лаек булды. Шулай ук традиция буенча айлык эшләргә йомгак ясалып, декабрь ае буенча I, II, III урын алган Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы, “Урожай” ширкәте, “Урал” җәмгыяте, Куйбышев ис. кооператив хакимиятнең – Дипломына, ә терлекчелек тармагының 14 белгече 4000-3000-2000-1000 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.

Әйе, хезмәтенә күрә - хөрмәте. Ә моның өчен тырышып эшләргә кирәк. Фәкать шул чакта гына күрсәткечең яхшы була.

Рәмзия Закирҗанова.