Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Тырыш хезмәткәр

Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, уңышларга ул бары тик тырышлык, хезмәткә бирелгәнлек нә
тиҗәсендә генә ирешә ала. Нәкъ  шушы сыйфатларга ия булган Югары Манчар авылыннан Азамат Сираҗетдинов 2010 елдан “Илишмолоко” МУПта сөт  хәзерләүче булып эшли. Тырышлыгы, уңганлыгы, тапшырылган эшкә намус белән каравы нәтиҗәсендә ул  уңышлар яулый. Узган елда Азамат Әсгать улы халыктан 324 587  кг (2 млн. сумнан артык) сөт җыеп алган. А.Сираҗетдинов  кешеләр белән тиз уртак тел таба белүе, тыныч холкы белән үзенә җәлеп итә. 

Шәхси тормышында да бәхетле ул. Ышанычлы тормыш иптәше, яраткан әти булып, гомер кичерә бүген.

Лилия Николаева,

предприятиенең баш икътисадчысы.