Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Мул продукция җитештерүгә  өмет зур

Районның “Урожай” ширкәтендә мал кышлату уңышлы дәвам итә. Монда һәр участокта эш үз югарылыгында оештырылган. Әйткәндәй, малчылыкның отышлы тармак икәнен белеп эшли урожайлылар. Би-редәге өч – Ибраһим, Исанбай, Иске Күктау товарлыклы сөтчелек фермаларында бүгенге көндә 1913 баш мөгезле эре терлек асралып, шуларның 785-е  - савым  сыеры. Узган елда 26511 ц сөт савып алынып, ул, 2011 ел белән чагыштырганда, 24 процентка күберәк, ит 1769 ц җи-тештерелгән. Һәр мал дан уртача 551 грамм тәүлек артым алынган.

Иске Күктау товарлыклы сөтчелек  фермасына килеп керү белән тулы тәртип күзгә ташлана. Бу биредә эшләүчеләрнең тырыш хезмәте турында сөйли.  Әлеге вакытта коллектив көн саен 37 цент. сөт савып алып, районда алдынгы урында бара. Сөт муллыгына малларны балансланган рацион нигезендә туйганчы ашату һәм таналар белән яхшы эшләү нәтиҗәсендә ирешелә. Савым сыерларына көн саен сенаж, силос, фураж онына 1 кг шрот, 60 грамм премикс, мел, тоз кушып, махсус җайланмада катнаш-азыкка әйләндерелгән азык таратыла. Болар барысы да сөт җитештерү-не арттыруга китерә. Әлбәттә, уңышларга малчыларның тырыш хезмәте аша ирешелә. Иске Күктау товарлыклы сөтчелек фермасында тәҗрибәле сыер савучылар Анна Муллагалиева - 603 кг, Миләүшә Гәрәева - 580, Гөлнара Мәрвәрова 575 кг көндәлек сөт савып алып, алда бара, башкаларны да үзләре артыннан әйди.

Хуҗалыкта яшь үрчемне тәрбияләүгә дә ныклы игътибар бирелә. Әйтергә кирәк, өч айга кадәр бозаулар яңа технология буенча карала. Яшь бозау караучылар Маһира һәм Рәмил Фазыловлар эшләренә тугры булулары белән һәркемгә үрнәк булып торалар.

Тармакны алга җи-бәрүдә мөһим роль уйнаучы факторларның берсе булган малларны ясалма орлыкландыру да монда үз дәрәҗәсендә оештырылган. Аны Радим Семенов башкара. Аның өчен махсус бүлмә җиһазландырылган. Бу эш “Селекс” программасы нигезендә алып барыла.

Үткән елда көтү яңарту максатында 180 баш тана әзерләнеп, шуларның 158-е көтү әйләнешенә кертелгән. Шулай ук “Урожай” ширкәте күп еллар инде нәселле маллар үстерү белән шөгыльләнә һәм һәр елны башка хуҗалыкларга сата. Шул рәвешле, 2012 елда 59 баш буаз тана сатып, хуҗалык кассасын тулыландырганнар.

Хезмәт хакына кил гәндә, ширкәт җитәкчелеге аны үз вакытында түли,  эшченең хезмәтенә карап нәтиҗәләр ясала. Шулай ук бәйрәм, ял көннәрендә эшләгән өчен дәртләндерү чаралары каралган. Го-мумән, бердәм хезмәт һәм алдан хәстәрлек күрү нәтиҗәсендә фермада продуктлылыкны күтәрүгә ирешелә.

“Сөн” кооперативы-ның Аккүз товарлыклы-сөтчелек фермасында да мал кышлату яхшы бара. Салам, печән, силос, сенаж җәйдән үк ферма янына тупланган. Тирес чыгару, сыер саву һәм су эчерү механизмнары көйле эшли. Бу җәһәттән бертуганнар Ирнест һәм Нияз Хөснуллиннарның, тракторчы Илдар Хәсбиевнең хезмәте мактауга лаек. Биредә үткән елның сентябрь аеннан бүгенге көнгә барлыгы 94 бозау алынган. Таңсылу Мөхәммәтдинова белән Илгиз Сәйфуллин яшь үрчемнең сакланышын яхшыртуны, ашату-асрау технологиясен җи-ренә җиткереп башкара. Нәтиҗәдә, бозаулар үлеменә юл куелмый.

Савым сыерларының рационын баланслау өчен патока гына кушыла. Фермада көн саен 770 кг сөт җитештерелеп сатыла, майлылыгы 3,9 процент тәшкил итә. Билгеле, бу - күрсәткеч узган елгыдан түбәнрәк, чөнки сыерларны бозаулату соң-га калган. Бүгенге көндә 229 баш мөгезле эре терлек асралып, шуларның 119 башы гына бозаулаган, калганнарының гыйнвар, февраль, март башларына бозаулавы көтелә. Шулай ук көтү яңарту өчен 45 баш тана әзерләнеп, аларның 23-е генә бозаулаган. Күренүенчә, хуҗалыкта сыерларны каплату, яшь үрчем алуны яхшыртасы бар. Моның өчен резервлар җитәрлек. Бүгенге көндә Шәммәт фермасында ике төркем нәсел танасы асралып, уртача авырлыклары 330-367 кг тәшкил итә. Аларны Рәфис Әхмәтҗәнов белән Фәрис Насыйпов карый, уртача 589-700 грамм тәүлек артым алуга ирешәләр.

Бүгенге көндә Аккүз фермасында биш савучы эшли. Ярышны Зилә Шакирҗанова белән Тәзкирә Насретдинова җитәкли. Мал караучылар Рәсим Вәлиев белән Таһир Әһлиуллин да үрнәкле хезмәт күрсәтә.

Билгеле, тырышып эшләп, күбрәк продукция җитештергән терлекчеләр югары хезмәт хакы алуга ирешәләр. Продукциягә расценкалар да югары, ял һәм бәйрәм көннәре өчен икеләтә арттырып түләнә. Нәтиҗәдә, уртача айлык эш хакы 8400-9400 сум тәшкил итә.

Күренүенчә, “Сөн” кооперативында мул продукция җитештерү һәм аны сыйфатлы итеп сату өчен бар мөмкинлекләр булдырылган, коллективка намуслы хезмәткәрләр тупланган. Шулай итеп, сөнлеләргә сыерларны ашатуга, каплатуга нык-лы игътибар биреп, контрольне көчәйткәндә мул продукция җитештереп сатуына өмет бар.

Лира Гәрәева,

“Маяк”ның махсус хәбәрчесе.

Альберт МөхәмМәтҗанов,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең

баш зоотехнигы.