Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Уңышны тәртип хәл итә

“Урал” җәмгыятендә агымдагы малларны кышлату сезоны яхшы бара. Хуҗалык  уңганнары продукция арттыруны тәэмин итү нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешә.

Рсай сөтчелек фермасында бүгенге көндә 700 баш савым  сыеры асрала. Әлбәттә, терлекчелектә уңышны кадрлар һәм мал азыгы хәл итә. Шул рәвешле, кышлату чорына җитәрлек күләмдә сенаж, силос, салам, печән,  фураж ашлыгы хәзерләнгән. Азык “Хозяин ферм” агрегаты белән таратыла. Ашату көненә ике тапкыр оештырылган. Һәр баш малга 6 кг исәбеннән катнашазык (премикс,минераль кушымталар, тоз белән баетылган) бирелә. Рационны шикәр белән баланслау өчен ярымфермент кушып, ачыткы эшләнә.  Бу сыер малларының организмында җитмәгән витаминнарны тулыландыру, сөтнең майлылыгын арттыру максатында кулланыла. Ул, үз чиратында, сөтне арттыруга да уңай йогынты ясый.

-Әлеге вакытта көн саен  80 центнер сөт сатыла. Нәтиҗәдә, ай саен 3 млн. сумнан артык табыш алына. Бу хуҗалык эшчәнлеген тотрыклы  алып барырга  ярдәм итә,-ди баш икътисадчы Лилия Латыйпова.- Кассада ирекле акча булуы тиешле реконструкция эшләре башкаруга, техниканы яңартуга этәреш ясый.

Боларның барысы да ураллыларның  район хуҗалыклары арасында лидер булып торуын күрсәтә.

Узган елда җәмгыять 26804 центнер сөт  җитештереп сатты һәм тармак елны рентабельле төгәлләде.

Сөтчелекне алга җибәрүдә малларны ясалма орлыкландыру мөһим роль уйный. Фермада ул үз биеклегендә оештырылган. Монда ясалма орлыкландыру технигы Зифа Зиннәтуллинаның хезмәте - мактауга лаек. Ә токымлы малларның исәбен алып бару  Чулпан Кадраевага йөкләтелгән. Эш “Селекс” программасы нигезендә башкарыла. Шул рәвешле, сыер саны, аларның кайчан каплатылуы, ташлатуы,   бозаулавы, сөт күрсәткеченең учеты компьютерда җайга салынган. Бу, үз чиратында, аз продуктлы сыерларны  билгеләп, аларны яшь таналар белән алыштырырга мөмкинлек бирә. Көтү яңарту өчен өч төркем каплатылган таналар бәйләнеп, аларны карарга аерым савучылар билгеләнгән.

 Кышлатуны уңышлы уздыруда   алдынгы савучылар Рәмилә Габдуллинаның, Вера Ахунованың, Миңнегөл Әсадуллинаның, Флүсә Хаҗиеваның, терлекчеләрдән Рәдис Гыйльмановның, Фларид Гыйльметдиновның, Азат Харрасовның, Рәмил Хаковның хезмәтләре мактауга лаек.

“Урал” җәмгыяте  хезмәт хакы түләү мәсьәләсенә ныклы игътибар бирә. Исәп-хисап вакытында башкарылып, дәртләндерү чаралары киң кулланыла, һәр терлекченең хезмәтенә карап йомгак ясала. Шуңа күрә дә монда хезмәт тәртибенең ныклы икәне, кешеләрнең эшкә җаваплы карашы сизелеп тора.

  “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогы-инвесторлар белән хезмәттәшлек итүче хуҗалыкларның берсе.  Биредә узган елда  14511 центнер сөт (ул узган ел белән чагыштырганда -87 процент), 1258 центнер (91 проц.) ит җитештерелде. Хуҗалыкның ике сөтчелек фермасында 600 баштан артык сыер малы исәпләнә. Кышлату чоры өчен җитәрлек күләмдә мал азыгы-печән, силос, сенаж әзерләнгән.

Этәй сөтчелек фермасында бүгенге көндә 225 баш сыер малы бар. Көндәлек 10  ц сөт савып алына. Бу күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 4  центнерга азрак. Сәбәбе нидә соң?  Әйтергә кирәк, әлегә кадәр малларны балансланган рацион буенча ашату оештырылмаган. Патока да декабрьдә генә кайтарылган. Әмма иң борчыганы-урындагы җитәкчелек савучыларга хезмәт хакы түләү мәсьәләсен игътибардан ычкындырган. Расценкаларның түбән билгеләнүе терлекчеләр арасында ризасызлык тудырган һәм бу эшкә салкын карауга китергән.  Шулай ук фермада аерым тана төркеме  бәйләнүгә карамастан, сыерлар  саны 50 башка кимегән. Бу - тиешенчә исәп булдырмау, сыерларны вакытында ташлатмау,  хезмәт урыннарында эшнең үз агышына куелуы нәтиҗәсе.

Этәй сөтчелек фермасы мөдире Н.Миңкәев сүзләренә караганда,  кол
лектив яшь, бары тик эшне дөрес оештырырга гына кирәк. Ә коллективта үз эшенә җаваплы караучылар юк түгел.  “Терлекчеләр Алмаз Шакиров, Дамир Шәрәфиев, Илфас Сабиров, бозау караучылар Нәбиулла Фәйзуллин, Вәкил Кәраметдинов тырышып эшләп, уңышка ирешәләр”,-диде Нәфис Рәзиф улы.

Теләпән сөтчелек фермасын  Алик Гыйләҗев җитәкли. Бүгенге көндә  391 савым сыеры исәпләнеп, көндәлек 22 центнер сөт җитештерелә. Бу - былтыргыга  караганда 6 центнерга азрак. Көтү яңарту өчен бер төркем тана бәйләнсә дә, алга китеш күзәтелми. 2011 ел азагында Татарстан Республикасыннан кара-чуар токымлы 200 баш мал сатып алынган. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында алар вакытында хуҗалыкка кайтарылмаган,  ашату, асрау технология нигезендә оештырылмаган. Шуңа да көтелгән нәтиҗәләргә ирешә алмаганнар - сөт җитештерү түбән булып кала.  Бу  агымдагы елның күрсәткечләренә  дә кире йогынты ясый.

Өстәвенә, хуҗалыкта малчылык белгечләре, атап әйткәндә,  ветеринария хезмәткәрләре, ясалма ор-
лыкландыру технигы җитешми.  Хезмәтне оештыру  үз агышына куелгач,  терлекчеләрдән нинди эш таләп итәргә мөмкин соң?

  Сөтчелек өлкәсендә  күрсәткечләре артык мактанырлык булмаса да, яшь маллар үстерүдә ферма районда алдынгылар исәбендә тора.  Яшь бозаулар караучылар Фликс Йосыповның һәм Альберт Кәрамовның тырыш хезмәте мактауга лаек. Алар вакытында эшкә килеп, хезмәт тәртибен төгәл үти, савучылар белән тыгыз бәйләнештә эшли.

Фликс Йосыпов хуҗалыкта бер ел гына эшләсә дә, үзен үрнәк итеп куярлык. Үткән елда ул  200 баштан  артык  яшь бозау үстереп тапшырган.  Тәүлеклек артымы 600-700 грамм тәшкил итә. Әлеге көндә ул үзенең төркемендә дүрт айга кадәрле 81 баш бозау карый. Моңа чаклы нефтьче  булып эшләгән.   “Тырышып эшләгәндә, авылда да яхшы яшәргә, тиешле хезмәт хакы алырга мөмкин”-диде Ф.Йосыпов. Аның уртача айлык хезмәт хакы 30 мең сумнан артык тәшкил итә.

Димәк, һәр сөтчелек участогында ныклы эш оештырылып, кимчелекләрне бетереп, булган резервларны эшкә кушканда гына югары продуктлылыкка ирешергә мөмкин икәнен аңлап эш итсеннәр иде. Чөнки авыл хуҗалыгында сөт, ит җитештерү акча чыганагы булып тора һәм киләчәктә дә торачак.

Югары  әйтеп үтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, “Правда” производство участогы хезмәтчәннәренә ураллылардан үрнәк алып, һәр участокта эшне тиз арада җайга салу чарасын күрергә кирәк.

Алсу Ахунова,

“Маяк”ның махсус хәбәрчесе.

Альберт Мөхәммәтҗанов,

 район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы.