Сельское хозяйство

Техника ремонтына – ныклы игътибар!

Алдан хәстәрлек күрелә

Кышын авыл хуҗалыгында беренче карашка хезмәт төрләре азайган кебек тоелса да, район  хуҗалыкларында - эшнең кызган мәле. Фермаларда терлекләрне уңышлы кышлату хәстәрлеге күрелсә, машина-трактор мастерскойларында ремонт җанлы төс ала. Бу җәһәттән Куйбышев ис. кооператив хезмәткәрләре дә язгы басу эшләре кампаниясе башланганчы куллануда булган техниканы сыйфатлы итеп ремонтлап, әзерлек сызыгына кую бурычына  җаваплы карый.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә биредә 2013 елгы язгы басу эшләрен  нәтиҗәле, оптималь срок-ларда  башкару максатында ремонт зур оешканлык белән алып барыла. Кирәкле запас частьләр тупланып, ремонт графигы төзелгән.

дә, белгечләр дә, механизаторлар да сыйфат мәсьәләсен беренче урынга куя. Яшь җитәкче Вадим Авзалов билгеләвенчә, булган техникага вакытында техник карау үткәрелеп, ел саен куйбышевлылар уңай бәя ала. Әлеге вакытта “Т-4”, “ДТ-75” тракторлары ремонты - төп игътибар үзәгендә. 1 “К-700” “Илеш ремонтник” җәмгыятендә ремонтланачак. Шулай ук хуҗалыкта 6 культиватор, 12 тырма, 4 кәтүк, 5 чәчкеч агрегатлары, шул исәптән “Джон-Дир” чәчү комплексы булып, тырмалар ремонты тәмамланган, чәчкечләрне карап бете-рәсе бар. 

Биредә техника паркы да яңартылып тора, бу җәһәттән узган елда ике “МТЗ-920” тракторы, “УПС-8” кукуруз чәчкече, “ЖВЗ-7” ургычы алганнар.

Техниканың төзеклеге өчен бар осталыгын, тырышлыгын, көчен сала механизаторлар. Мәсәлән, Хәниф Мифтахов, Марсель Хәертдинов, Рәмил Зарипов, Әдгать Сөләй-мәнов  кебек уңган ремонтчылар йөкләтелгән эшне вакытында төгәлләүне максат итеп куялар.

Кооператив хезмәткәрләре алдагы көннәрдә дә ремонтны кызу темпларда оештырып, барлык техниканы, тагылма инвентарь-агрегатларны тиз арада әзерлек сызыгына куеп бетерерләр,  дип ышанасы килә.

Ильфира Нигъмәтулина,

 Айдар Минһаҗев (фотолар),

“Маяк”ның махсус хәбәрчеләре.