Сельское хозяйство

Яхшы орлык- югары уңыш нигезе

Перспективалы сортларны күбрәк туплыйк

Агымдагы елда район хуҗалыкларында бөртекле культуралардан барлыгы 933247 центнер ашлык җыйналып, һәр гектардан уртача уңыш 24,3 центнер тәшкил итте. Бу - елына карата начар уңыш түгел. Моның барлык агротехника чараларын гамәл-гә ашыру белән бергә, югары сыйфатлы чәчү орлыгы куллануның уңай нәтиҗәсе икәне бәхәссез. Ул, үз чиратында, киләсе ел өчен дә җитәрлек күләмдә чәчү материалы туплау мөмкинлеген бирде. Ягъни 2013 ел уңышы астына планда каралган 8515 тонна урынына 15690 тонна язгы культуралар орлыгы салынды, страховка өлеше дә булдырылды. Ә көздән 11571 гектарда уҗым арышы һәм 14760 гектарда уҗым бодае, 250 гектарда тритикале чәчеп калдырылды.

Быел безнең учреждение тарафыннан уҗым культураларын да кертеп, 35160 тонна чәчү материалы тикшерелде. Яки 793 проба алынып, 74 партия орлыкка 89 контроль тикшерү ясалды һәм аларның чисталыгына, дымлылыгына, чыгышына бәя бирелде. Әйтергә кирәк, район ху-җалыклары,нигездә,җитәрлек күләмдә югары репродукцияле чәчү орлыгы белән тәэмин ителгән. Бу җәһәттән орлыкчылык хуҗалыкларының роле аеруча зур. Алар бүген районга гына түгел, башка төбәкләргә дә элита һәм суперэлита чәчү материалы сату мөмкинлегенә ия. Биредә югары сортлар үрчетү белән нык-лы шөгыльләнүче “Урожай” ширкәтен, Ф.Ялаловның “Рассвет” крестьян - фермер хуҗалыгын мактап телгә алырга  кирәк. Аларда сабан бодаеның “Экада - 70”,арпаның “Белгородский-100”, “Челябинский - 99” кебек перспективалы сортлары үрчетеп сатыла.

Хәзер барлык авыл хуҗалыгы пред-приятиеләрендә дә орлыкларның сыйфатын тикшерү эшләре төгәлләнде. Ләкин Ф.Ялалов, А.Рамазанов, А.Амбарцумян, Р.Зарипов, Ф.Гарипов крестьян - фермер хуҗалыкларыннан башкалар, чәчү орлык-ларын тикшерүгә китермәде. Онытырга ярамый,яз көне бер генә гектар җиргә дә тикшерү үтмәгән, дәүләт рөхсәте алынмаган орлыкларны чәчүгә юл куелмаячак.

Рәшит Гарифуллин,

“Россельхознадзорның Башкортстан референтлы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры.