Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Фидакарь хезмәтен бәяләп

Быел Уфа шәһәрендә рес-публика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган тантаналы чара-да район делегациясе составында М.Гәрәев ис. кооператив савучысы Зө-ләлә Әхмәтсолтан кызы Дәүләтшина да катнашты. Ул анда БР Президенты тарафыннан “2012- һөнәре буенча иң яхшысы “ БР Хөкүмәте Дипломы белән бүләкләнде. Уңган савучы моңа фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә иреште.

Зөләлә хуҗалыкның Иләкшиде сөтчелек фермасын-да егерме алты ел эшләү дәверендә һөнәре серләрен яхшылап үзләштерде, коллективта һәм хуҗалык эшчәннәре арасында ышаныч, абруй казанды.Тыныч холыклы булуы, тырышлыгы нәтиҗәсендә технологияне өйрәнеп, сыерларны үз вакытында каплату, таналарны савымга, үрчетүгә дөрес әзерләү хәстәрен күрә. Саву технологиясен дә төгәл үти. Төркемендә 35 баш карачуар нәселле сыер булып, җәен һәм кышын продукция җитештерүне арттыру мөмкинлекләрен тулы файдала-нырга омтыла. Шул рәвеш-ле, унбер айда ул барлыгы 2579 центнер сөт сауды һәм һәр сыердан уртача күрсәткече 8275 кг тәшкил итте. Бу- район буенча иң югары нәтиҗә.

Зөләлә Әхмәтсолтан кы-зы Иләкшидегә Рсай авылыннан килен булып төшкән иде. Тормыш иптәше Әлфрет белән матур гаилә корып, ике бала үстерделәр. Олы уллары Редик югары педагогик белем алып, әле армия хезмәтен үтә. Икенче уллары Башкортстан дәүләт аграр университетында укый. Бианасы Фәния апа белән дә тату, аналы - кызлы кебек яши Зөләлә. Тату гаиләгә кот куна дигәндәй, йорт-җирләре - җитеш, тормышлары - мул. Гомумән, авылда  абруйлалардан исәпләнә Дәүләтшиннар.

Нәдәния Әминева.

***

 

Сыната торганнардан түгел

Хезмәтен күңел җылысын биреп башкаручыларның берсе - Степан Тимербаев.Ул  XXII партсъезд ис. кооперативның Мари-Мәнәвез сөтчелек фермасында мал караучы булып эшли.

С.Тимербаев бүгенге көндә үз төркемендә 50-60 баш мал карый. Ул ел башыннан  һәр малдан  уртача 800-900 грамм тәүлеклек артым алуга ирешә.

Кышлату чорына әзерлек белән килеп, фермада мал азыгы җитәрлек хәзерләнде. Димәк, мул продукция алуга мөмкинлекләр бар. Шуңа да терлекче кушкан һәр эшне намус, зур җаваплылык белән башкарып, малларны яхшы тәрибияләргә тырыша.

Әлфия Хәкимова,

XXII партсъезд ис. кооператив бухгалтеры.