Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Мөһим мәсьәләләр каралды

Үткән пәнҗешәмбедә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында ра-йон авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгында оператив киңәшмә үтте. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин алып барды һәм эшлекле сөйләшүдә көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Хуҗалыкларның кассасын тулыландыручы чыганак булган сөт җитештерү һәм реализацияләү буенча башкарылган эшләр хакында район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы А.Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Аннан күренүенчә, “Урал” җәмгыяте, “Урожай” ширкәте сөт хәзерләү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә. Әмма минераль өстәмәләр туплап, рационны баету хәстәрлеген күрмәгән берничә хуҗалыкта продукция җитештерү күләме түбән булып кала. Шул рәвешле, сөт җитештерүне ки-метүгә юл куймау өчен, сыерларны баланс-ланган рацион нигезендә ашату кирәклеген билгеләде, җитәкчеләргә тиешле чаралар күрергә кушты. Район авыл хуҗалыгының баш бухгалтеры И.Нәгыймуллин ел азагына кадәр хезмәт хакы, кредит буенча булган бурычларны кичекмәстән түләп бетерергә кирәклеген искәртте.

Арытаба техника ремонты, чәчүлек мәйданнары структурасына, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең аерым категория белгечләрен укытуга кагылышлы информацияләр җиткерелде.

Киңәшмәне йомгаклап, И.Мостафин Яңа ел бәйрәмен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә тукталды, озайлы ялларда һәр производство объектында дежурлык оештыру, бу җәһәттән җаваплы кешеләрне билгеләү кирәклегенә басым ясады.