Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Уртак эштә-уңыш нигезе

“Урожай” ширкәте хәтсез еллар инде авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре арасында алдынгы позициядә килә. Сөтчелек тармагында алар - районда  алдынгылар исәбендә. Агымдагы елның 11 аенда - 24621 центнер, һәр сыерга 6155 кг сөт  савып алынган. Күрсәткечләрне күтәрү өчен төрле чаралар күрелә хуҗалыкта: көтү  яңартыла, төрле өлкәләрдән кара-чуар токымлы таналар кайтарыла һәм алар, тиешенчә тәрбияләнеп, һәр участокта нәтиҗәле эш оештырыла. Р.Нафыйков җитәкчелек иткән Иске Күктау сөтчелек фермасы кышка ныклы әзерлек белән кергән - җитәрлек күләмдә сенаж, силос, салам, печән хәзерләнгән.   Бүгенге көндә хуҗалыкта ике меңнән артык   баш мал асралып, шуларның 600 башка якыны Иске Күктау фермасына туры килә.

Биредә мал тораклары  заманча технологияләр кулланып ремонтланган, җылытылган, пластик тә-рәзәләр  куелган, тирес чыгару, су белән тәэмин итү механизмнары өзлексез эшли.  Терлекчеләргә ял бүлмәләре булдырылган. Кыскасы, урожайлылылар “500 сөтчелек фермасы” республика программасында катнашып, аларга беренчеләрдән булып саву корылмалары сатып алырга 2,1 млн. сум күләмендә субсидия бүленгән. Шунысы сөенечле, ширкәт җитәкчелеге тармакны күтәрү юнәлешендә эзмә-эзлекле эш  итә -  кредит алып, 200 баш тананы бәйсез асрау өчен яңа тораклар, ике азык базасы төзегән, техника, сөт корылмасы кайтарган. Кыскасы,  заманча төзекләндерелгән биналарда малларны ашату һәм  асрау өчен тиешле шартлар тудырылган. Шуңа ярашлы, фермаларда көн тәртибе, терлекчеләр  тарафыннан малларны тәрбия-ләү технологиясе төгәл үтәлә; савым сыерлары көн саен прогулкага чыгарыла, бай рацион нигезендә ашатыла.

Монда яшь малларның терлекчелекнең киләчәге икәнен яхшы аңлыйлар һәм бу юнәлештә эш оештыруга ныклы игътибар  бирәләр.   Яшь бозаулар торагында чисталык хөкем сөрә. Әйтергә кирәк, өч айга кадәр бозаулар яңа технология буенча ас-рала.  Аларның һәрбер-сенә аерым читлек бул-дырылган, алларыннан су,  витаминлаштырылган катнашазык өзелми. Иң мөһиме, яшь маллар өчен тиешле микроклимат бул-дырылган, биналар якты.

Коллектив - дус, тату. Бердәмлектә эшләп  кенә яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлеген ферма эшчәннәре яхшы белә.  Аларга хезмәт хакы вакытында түләнә. Шулай ук бәйрәм, ял көн-нәрендә  эшләгән өчен дәртләндерү чаралары каралган.  Савучылар Гөлнара Мәрвәрова, Гөлшат  Ташбулатова, мал караучы бертуганнар Вәсим һәм Корбангали Шәмсиевлар, бозау караучы Рәмил Фазылов ширкәтнең икътисади, хәлен ныгытуга  намуслы хезмәтләре белән лаеклы өлешләрен кертәләр. Шулай ук таналар караучы Фәйрүзә Шәмсетдинова, Миләүшә Гәрәева, Анна Муллагалиева, ветврач Юрий Исанов, малларны ясалма орлыкландыру технигы Радим Семеновның эшләре мактауга лаек.

Ферма коллективының төп максаты - кышлатуны уңышлы үткәрү, малларның баш санын арттыру һәм продуктлылыгын күтәрү.

 Алсу Ахунова.