Сельское хозяйство

Кышлату чорында – мул продукция

Хәстәрлеккә җавап - югары  күрсәткечләр

“Урал” җәмгыяте уң-ганнары продукция арттыруны тәэмин итү нәтиҗәсендә елның-елында югары күр-сәткечләргә ирешә һәм районның икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Әйтергә кирәк, хуҗалык эшчәннәре быел да сынатмый - басучылыктагы, терлекчелектәге уңышлары куанырлык, эш тәҗрибәләре башкаларга үрнәк итеп куеп, таратуга лаек.

 Кооператив мал торакларын кышлату чорына әзерләүгә һәм ныклы азык базасы булдыруга да тиешле игътибар бирә. Быел да бу җәһәттән зур эш башкарылган - әлеге максатка 6 млн 335 мең сумлык акча средстволары кулланылган. Мәсәлән, Рсай сөтчелек фермасында ике сыер  торагының тирес түгү агрегатлары алыштырылган, түбәсе яңартылган, бозаулар торагының, шулай ук сыер маллары өчен төзелгән яңа бинаның идәннәренә полимер җәелгән.  Торакларда азык өстәлләре, улаклар эшләнеп, мал азыгы “Хозяин ферм” агрегаты белән таратыла. Бу инде  хезмәтне җиңеләйтү, уңайлаштыру максатында оештырылган. Билгеле, эш процессларын механикалаштыру хезмәткәрләр санын кыскартуга китереп кенә калмаган, терлекчеләр арасында җаваплылыкны арттыруга, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә дә булышлык иткән.

Рсай фермасында бүгенге көндә 650 баш савым сыеры асрала. Әлбәттә, терлекчелектә уңышны, беренче чиратта, кадрлар һәм мал азыгы тәэмин итә. Хуҗалыкта кышлатуга җитәрлек күләмдә сенаж, силос, салам, печән, азык фуражы хәзерләнгән. Һәр шартлы баш малга уртача 36,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Шул ук вакытта рационны баланслау өчен минераль өстәмәләр кушыла.

Агымдагы елның 11 аенда 25326  центнер сөт сатылып, узган ел белән чагыштырганда 3804 ц күбрәк тәшкил итә. Һәр сыердан уртача савым – 6173 килограмм. Ит 1300 ц җитештерелеп, үткән елгы дәрәҗәгә караганда 95 ц күбрәк. Уртача тәүлеклек артым - 628 грамм.

Тармакны алга җибәрүдә мөһим роль уйнаучы факторларның берсе булган малларны ясалма орлыкландыру да биредә үз биеклегендә оештырылган.  Аны Зифа Зиннәтуллина белән Сәгыйть Хәертдинов башкара. Нәселле маллар каплату өчен махсус  бүлек  җиһазландырылган. Кыскасы, җәмгыять тулысынча ясалма орлыкландыруга күчеп, быел 756 баш бозау алынган.

Машина белән сыер саву операторлары ярышын Вера Ахунова җитәкли – ул унбер айда һәр сыердан 8223 кг сөт (тулай савымы – 2303 ц) сауган. Аннан азга гына калышып, Р.Габдуллина белән Ф.Хаҗиева да алдынгылар сафында бара.

 

Рәмиләнең тулай савымы – 1959 (һәр сыердан – 6754 кг), Флүсәнеке 1929 центнер (6651) тәшкил итә.

Малларның продукт-лылыгын арттыруда терлекчеләрнең йөкләтелгән эшләргә җаваплы каравы зур роль уйный. Сыер малы караучылардан Рә-
дис Гыйльманов, Фларид Гыйльметдинов, Азат Харрасов, Рәмил Хаков  хезмәте  мактауга лаек. Бозау караучылар да тырышлык күрсәтә. Бу җәһәттән Зинфира Шәрәфетдинова, Тәскирә Миңнуллина - үрнәклеләрдән. 

Хезмәт хакына килгән-дә, җәмгыять җитәкчелеге аны үз вакытында түли, иң мөһиме, һәр эшченең хезмәтенә карап, йомгак ясала. Димәк, нәтиҗәле эшчәнлек өчен шартлар, стимул булганда мул продуция алуга ышаныч арта. Гомумән, һәр эшне тиешле дәрәҗәдә оештырып, тармакта табыш алу максаты белән эшли ураллылар.

Ильфира Нигъмәтуллина.