Сельское хозяйство

Күчмә киңәшмәләрдә

Әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясарга кирәк

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, крестьян-фер-мер хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветбелгечләре катнашлыгында оештырылучы күчмә оператив киңәшмә узган сишәмбедә “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалының Сүлте фермасы базасында үтте. Анда терлекчелектәге унбер айлык эшкә йомгак ясалды һәм башка көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар Сүлте авыл сөтчелек фермасында малларны кышлату барышы белән танышты. Әйткәндәй, монда эш үз югарылыгында оештырылып, маллар чиста, җылы биналарда кышлатыла, җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланган.

Күчмә киңәшмәнең икенче өлеше Сүлте авыл мәдәният йортында дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы А.Мөхәммәтҗанов терлекчелек тармагындагы унбер айлык эш йомгаклары һәм күрсәткечләре белән таныштырды. Альберт Альфред улы азыкның җитәрлек күләмдә әзерләнүенә карамастан, продукция җитештерүнең кимүен тәнкыйтьләп, хуҗалык белгечләренә малларны тәрбияләүгә игътибарны арттырып, азыкны баланслау, рационны төрле өстәмәләр белән тулыландыру буенча эш оештыруда киңәшләрен бирде.

Агымдагы елның унбер аенда район буенча 37320 центнер ит (110 процент), 249941 ц сөт (108) җитештерелгән һәм аның 232264 ц (111) реализацияләнгән. Куйбышев ис., М.Горький ис. кооперативларда, “Урожай” ширкәтендә, “Урал”, “Агыйдел” җәмгыятьләрендә, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалында сөт савуның артуы күзәтелә. Ә шул ук вакытта XXII партсъезд ис. кооперативта, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче”, “Правда”, “Манчар” производство участокларында продукция җитештерү түбән дәрәҗәдә кала.

Иң югары тәүлеклек артым алу “Урал” җәмгыятендә күзәтелә, чөнки монда һәр эш үз югарылыгында оештырылган. Иң түбән күрсәткеч - М.Гәрәев ис. кооперативның Төйлегән фермасында.

Һәр хуҗалык җитәкчесе, белгече алдында мал санын арттыру бурычы тора. Районда “Урожай”, “Урал”, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш районы филиалы, “Илеш МТС”, “Агыйдел” хуҗалыкларында мал саны арткан. Ә “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра”, “Үрмәт”, “Правда”, “Сигнал” производство участокларында, киресенчә, күпләп киметүгә юл куелган. Тоташ җәмгыятьтә узган елны 2841 баш сыер исәпләнсә, быел 2311 башка гына калган.

Бозау алуны арттырып, аларның үлеменә юл куймыйча үстерү – малларның баш санын арттыруның төп нигезе. Ел дәвамында район буенча 7968 баш бозау алынган. Аерым хуҗалыкларда бу җәһәттән эшләр канәгатьләнерлек түгел,  маллар үлүгә юл куелган. “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы Н.Галиев үз чыгышында һәр хуҗалыкта яшь малларның сакланышына тирән анализ ясады.

Киңәшмәдә “Башзооветснаб” ачык акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры Р.Зәйнуллин катнашып, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде һәм хезмәттәшлек итәргә чакырды һәм намуслы хезмәте өчен “Башзооветснаб” АҖ Илеш ветеринария аптекасы мөдире Клара Абдуллинага БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасын тапшырды.

“Мәгълүмати-консультация үзәге” МБУ баш зоотехнигы А.Кәримов малларны ясалма орлыкландыру эшенең “Урожай”, “Урал”, М.Горький ис. хуҗалыкларда тиешенчә оештырылуын билгеләде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш бухгалтеры И.Нәгыймуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-икътисади торышы белән таныштырып үтте һәм хезмәт хаклары, банк кредитлары буенча бурычларны  түләп бетерү мөһимлеген билгеләде. Шулай ук “Мәгълүмати-консультация үзәге” МБУ  белгеч-консультанты Ә.Хә-мидуллина субсидияләр алу тәртибе, “Җир-кадастр бюросы” МУП директоры И.Хәмитов җирләрне рәсмиләштерү тәртипләре белән таныштырып үтте. РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлек начальнигы Ф.Латыйпов хуҗалыкларда малларның сакланышын тәэмин итү йөзеннән, каравылчылар куярга кирәклеген һ.б. тәкъдимнәрен җиткерде.

Унбер айлык күрсәткечләр буенча “Урал” җәмгыяте – беренче, “Урожай” ширкәте –икенче, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш районы филиалы өченче урынга чыкты. Аларга муниципаль район хакимияте Дипломнары тапшырылды.

Киңәшмәне алып баручы муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин һәр каралган мәсьәлә буенча үзенең фикер-тәнкыйтен белдереп, җитәкчеләр алдына җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куйды.

лира Гәрәева.