Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Намус белән башкара

Районның алдынгы савучыларның  берсе булган Вера  Ахунованы белмәгән кеше юктыр. Үзенең 30 ел гомерен “Урал” җәмгыятендә әлеге эшкә багышлаган уңган терлекче һәр сыерының продуктлылыгын күтәрү мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Моның нәтиҗәсе – үткән ун айда һәр  сыердан 7470 кг сөт савып алып, барлыгы 2092 центнер продукция җитештерде. Шуңа да ел башыннан алып хуҗалыкта  беренче урында бара.  Аның эш урынында - һәрвакыт тәртип, чиста, сыерлары каралган.  РФ  һәм БР  Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Почет грамоталары, муниципаль район хакимиятенең  күпсанлы Дипломнары, Почет грамоталары -фидакарь һәм  тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Шәхси тормышында да бәхетле ул. Гомер юлдашы Әнфәл белән  өч бала тәрбияләп үстереп, олы юлга чыгардылар. Үз көчләре белән күркәм йорт, каралты-куралар тергезеп, күпләп мал асрыйлар. Матур итеп яшәве һәм эшләве аркасында Вера Ахунова авылдашларның, хужалык эшчәннәренең, җитәкчеләрнең ихтирамын яулады.

Лилия  Латыйпова,

җәмгыятьнең баш икътисадчысы.