Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Яшәеше үрнәкле

Рәдис Фәнис улы Хәләпов унике ел инде “Мир” кооперативында “КамАЗ” автомашинасында водитель булып эшли.

Үз хезмәтен тырышып башкаруы, техника серен яхшы үзләштерүе нәтиҗәсендә, быел югары хезмәт күрсәткечләренә иреште. Автомашинасына авыл хуҗалыгы ком-панияләре чорында прицеп тагып эшләп, барлыгы 335700 тонна-километр юл үтте. Гомумән, Рәдис - хуҗалыкта гына түгел, районда да мактаулы. Ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиесе хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең  Дипломына һәм акчалата бүләгенә лаек булды.

Уңган шофер вакыт белән исәпләшми, машинасын төзек тотып, җитәкчелек тарафыннан нинди бурыч йөкләтелсә дә, төгәл башкарырга тырыша. Әле дә аның автотранспорты хәрәкәттә - төрле хуҗалык эшләрендә актив катнаша.

Хәләповларның гаиләсе дә - Карабаш авылында үрнәклеләрдән, ике бала үстерәләр. Тормыш иптәше Алсу - урта мәктәптә укы-тучы. Бердәм, тырыш хезмәтләре белән яңа йорт төзеп керделәр. Гомумән, мондый гаиләләр авыл күрке, башкаларга яшәеш үрнәге булып тора.

Руслан Сәетов.