Сельское хозяйство

Кышлату чорында – мул продукция!

Оешканлык хәл итә


“Илеш” авыл хуҗалыгы кооперативының Илеш сөтчелек фермасында агымдагы кышлату чоры уңышлы гына башланып китте. Мал торакларының, андагы механизмнарның яхшылап ремонтланып, кышлатуга әзерлек паспорты алынуы терлекчеләргә яхшы хезмәт шартлары тудырылуы, малларга тиешле микроклимат булдырылуы турында сөйли.

Шулар белән бергә, азык базасының да төрләндерелеп, җитәрлек хәзерләнүе (1 шартлы баш малга 40 цент. артык) продукция җитештерүне арттыруга китерә. Моны узган чорда ирешелгән күрсәткечләр ачык раслый. Ягъни агымдагы елның узган ун аенда барлыгы 3932 цент. сөт җитештерелеп, аның 3438 цент. сатылган. Җитештерү өлеше үткән елгыдан – 332, сату 299 центнерга күбрәк булган. Һәр сыердан 3277 кг сөт алынып, уртача савым 276 килограммга күтәрелгән. Боларга, әлбәттә, җәйге чорда да малларны асрау технологиясен төгәл үтәү, сыерларны һәм таналарны үз вакытында каплатып, планлы рәвештә бозаулатуны тәэмин итү мөмкинлек бирә. Кышлатуга аяк баскач та октябрьдә һәр малдан савымның 18 килограммга югарырак булуы - моның ачык мисалы. Һәр савучы төркемендә утыз сыер хезмәтләндереп, Ильмира Рәхимова ун айда барлыгы – 1076 Гөлчәчәк Галиуллина 1032 центнер сөт җитештергән. Лена Сабирова белән Рифа Наҗарова төркемендә 944 – 878 центнер булган. Болар – савучыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Гомумән, үз эшенә үтә җаваплы караган ферма мөдире Шамил Рәхимов җитәкчелек иткән коллективта тупланганлык, көн тәртибен төгәл үтәргә тырышу сизелеп тора, һәркем үз бурычын таләп ителгәнчә башкарырга тырыша.

Продукция җитештерүне арттыруда сыерларны һәм таналарны үз вакытында каплатуга ирешү мөһим роль уйный. Биредә бу эш җайга салынып килә. Мәсәлән, быел 172 бозау алынып, ул - үткән елгыдан 71 башка күбрәк. Димәк, яшь малларның сакланышы яхшыра. Бу сыерларны бозаулатуга дөрес әзерләүгә дә бәйле. Таналар (36 баш) инде бозаулап беткән. Киләсе елда каплату өчен тагын 40 баш әзерләнә. Декабрьдә бозауласы 30 баш сыер савудан ташлатылып, аерым асрала. Яшь маллар торагы - коры, чиста, ашарга җитәрлек. Бозау караучылар Гөлчәчәк Ситдыйкова, Айгөл Шәрәфуллина, Ирина Зыязова, мал азыгы кертүче Альберт Сабиров бергәләп тырышып, ел башыннан барлыгы – 127 цент. һәм һәр баштан уртача 438 грамм тәүлек артым алган. Электән савучы булып, хәзер яшь маллар караучы Ирина Зыязованың күптән түгел Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан БР Хөкүмәтенең “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүе - куанычлы күренеш. Тыңлаучан, эш сөючән терлекче алдагы вакытта бозаулату бүлегенә эшкә күчәчәк.

Әнә шулай, коллектив киләчәктә дә туп-ланганлык күрсәтеп, кышлату чорын мул продукция белән билгеләр, дип ышанасы килә.

Гөлфинә Сәлимова.