Сельское хозяйство

Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә

Хуҗалыклар берләште

Үзәк МТС” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Илеш филиалының матди-техник мөмкинлеген дөрес файдалану - район өчен бик отышлы. Филиалның агросәнәгать өлкәсендә башкаларга ярдәменнән тыш, Сүлте бүлекчәсен оештырып, уңышлы гына эшләп килүе – моның ачык мисалы.

Быел яз исә ул М.Гафури ис. хуҗалыкның 4000га җирендә авыл хуҗалыгы культуралары чәчеп, үсемлекләрне технология нигезендә эшкәртеп, 1998 тонна ашлык җыеп алып бирде. Моннан тыш, 438 т печән, 2270 тонна сенаж, 940 т силос салынды. 750 т салам прессланып, пай җирләре өчен халыкка таратылды һәм бер өлеше ферма янына тупланды. Басулар туңга сөрелде. Кыр эшләренең тәртип белән алып барылуы финанс-икътисади яктан көрчеккә килеп терәлгән хуҗалык эшчәннәрендә киләчәккә өмет уятты һәм алар “Үзәк МТС” ДУАХП филиалы җитәкчелегенә берләшү турында сорап мөрәҗәгать итте.

Үткән җомгада Лаяшты фермасы базасында М.Гафури ис. хуҗалык вәкилләре һәм филиал җитәкчелеге очрашып, алда торган бурычларны хәл итү хакында эшлекле сөйләшү уздырылды.

Артта калган хуҗалыкны үз канат астына алырга ризалык биргән предприятие биредә сөтчелек фермасын кабат тергезү юнәлешендә конкрет эш башлаган. Торак-лар ремонтланып, кышка әзерләнә. Иң мөһиме, буш торган биналарны мал белән тутыру чарасы күрелә. Атап әйткәндә, нәсел маллары үрчетү максатында, башка районнан 171 баш савым сыеры, 80 баш тана, 120 баш бозау сатып алынган. Озакламый тагын 65 буаз тана кайтарылачак. Ферма терлекчеләр белән комплектланган.

Бүген ферманы кабат торгызу өчен шактый эш башкарыла. Ләкин терлекчелекне җайга салып җибәрү өчен биредәге һәр кешенең ныклы тәртибе, хуҗачыл карашы, уяулыгы кирәк, - диде “Үзәк МТС” ДУАХП филиалы директоры Рим Шәмсетдинов җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Яхшылап эшләсәгез, продукция җитештерү артыр, хезмәт хакыгыз да күтәрелер.

Җыелышта катнашучы район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин хуҗалыкны предприятие белән берләштерү чорындагы үзгәрешләр, электән алынмый калган хезмәт хакын түләү үзенчәлекләре хакында аңлатты, киләчәктә хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү өчен тәртип-не, сакчыл карашны ныгыту, мал азыгын хуҗаларча тотыну кирәклеген искәртте. Матди-техник яктан зур мөмкинлеккә ия предприятие белән берләшүнең авыл халкын эш белән тәэмин итү өчен икәнен дөрес аңларга чакырды. Чөнки бу чара, иң элек, халык мәнфәгатеннән чыгып эшләнә. Авылларның социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү, элеккечә, Ишкар авыл советы авыл биләмәсе хакимияте карамагында кала. Иң мөһиме, ферманы тергезү, җирләрне үз вакытында эшкәртү, продукция җитештерүне арттыру юнәлешендә яңа адымнар ясалуы авылларның яшәячәгенә өмет тудыра.Шуның белән бергә,   халыкның хезмәткә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәклеген дә искәртә. Шулай итеп, хәзер М.Гафури ис. хуҗалык “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалының Ишкар бүлекчәсе дип йөр-теләчәк.

Гөлфинә Мирзаянова.