Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Хезмәте белән үрнәкле

“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” производство участогында 1982 елдан бирле механизатор булып эшләүче Нәкыйп Локман улы Садыйков - коллективта иң абруйлы, тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе. Язгы-көзге кыр эшләре кампаниясендә үзен бар яклап та тырыш, намуслы итеп күрсәтте. Ул  “Джон-Дир”, “МТЗ-80” тракторлары белән печән чабуда һәм җыюда, чәчүлекләрнең рәт араларын эшкәртүдә, химик утауда, салам өюдә  фидакарь хезмәт салды. Әлеге вакытта Тәҗәй сөтчелек фермасында төрле эшләрдә катнаша.

Тырыш механизатор-гаилә терәге дә. Тормыш иптәше белән  ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар.  Үз көчләре белән  салынган күркәм йортлары соклану уята, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. 

Н.Садыйков үзенең хезмәте, көткән дөньясы белән төбәктәге яшьләргә үрнәк булып тора. Аның кебек, җирне яраткан кешеләр булганда, авыл яшәячәк.

Ромел Шамратов.