Сельское хозяйство

Елны барлаганда

Уңышка төбәп эшлиләр

Дүшәмбе көнне “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалының ел дәвамындагы эшчәнлегенә багышланган җыелыш үтте. Анда предприятие җитәкчесе Рим Шәмсетдинов чыгыш ясап, башкарылган эш нәтиҗәләренә анализ ясады.

Илеш филиалы Илеш, Бакалы районнары АПК  предприятиеләренә, крестьян-фермер хуҗалыкларына иген үстерүдә, урып-җыю кампаниясе барышында ярдәм күрсәтә. Шулай ук Бүздәк, Чакмагыш, Благовар районнарын да хезмәтләндерә. Моның өчен 34 ашлык уру комбайны, 6 чапкычы, 21 берәмлек тракторы, 28 төрле тәгаенләнештәге автомобиле бар.

Филиал авыл хуҗалыгы производство җитештерүчеләре статусында эшли. Быеле 1454 га арыш, 2825 га бодай, 1464 га арпа, 272 га солы, 429 га карабодай, 479 га рапс, 532 га көнбагыш культуралары үстереп, 8800 тонна ашлык суктырып алганнар. Шулай ук 730 га мәйданда күпьеллык үлән чабылып, 731 тонна печән хәзерләгәннәр, 730 гектардагы берьеллык үләннән 4142 тонна сенаж туплаганнар, 325 га мәйдандагы кукуруздан 2162 т силос салганнар. Шулай итеп, һәр шартлы баш малга 39 центнер азык берәмлеге тупланган.

Филиал терлекчелек тармагы белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә Сүлте фермасы уңышлы гына эшләп килә. Биредә 740 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 175 башы - савым сыерлары. 10 ай йомгаклары буенча 6733 центнер сөт савып алынып, шуның 6146 центнеры сатылган. Әлеге төр продукция реализацияләүдән

6 млн. 885 мең сум табыш алганнар.

Быел филиал элекке М.Гафури ис. хуҗалык җирләрен үзенә алып, аларны вакытында эшкәртеп, иген чәчеп, уңышын югалтуларсыз җыеп алган.

Бүгенге көндә Лаяшты фермасы тораклары мал кертергә әзерләнә. 80 баш тана кайтарып, аларны качыруны оештырганнар. Тагы 150-180 баш мал кайтуы көтелә.

Басучылыкта, малчылыкта эшләр уңышлы барсын өчен күп кенә ремонт башкарылган. Мәсәлән, Югары Яркәйдәге 1нче склад һәм мотор цехының түбәсе профнастил белән ябылып, әлеге вакытта түшәм җәелә, ремонт боксына җылылык кертелә. Сүлте фермасында да ремонт эшләре тәмамланырга тора. Ә административ бинада ремонт бара.

2013 елга килгәндә, “500 сөтчелек фермасы” республика программасына кереп, күләмле эшләр башкару күзаллана.

Әйе, филиал елны уңыш-лы тәмамлый. Монда предприятиенең һәрбер хез-мәткәренең өлеше зур.  Алар өчен тиешле эш шартлары тудырылып, уртача айлык хезмәт хакы 12169 сум тәшкил итә һәм айныкы-айга түләнеп бара.

Җыелышта киләчәккә планнар барланды, басучылыкта минималь – No-tille технологиясен кертү, техника хәвефсезлеге буенча булган җитешсезлекләрне бетерү, эшне дөрес оештыру кирәклеге ассызыкланды.

Җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин катнашты һәм предприятиенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, авыл уңганнарына уңышлар теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы директорының коммерция буенча  урынбасары Наил Батыршинның, хезмәтне сак-лау бүлеге начальнигы Альберт Габдуллинның, Илеш филиалының баш инженеры Рәмил Мостафинның, баш икътисадчы  Азамат Камалетдиновның, баш зоотехник  Фирдәвес Гыймазетдиновның чыгышлары  эшчәнлекне башка филиаллар белән чагыштыруга, тәртип саклауга, техника торышына, кыскасы, 2011 һәм 2012 елларның нәтиҗәләрен анализлауга багышланды.

Арытаба бер төркем производство алдынгыларына Почет грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды, Сүлте авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары әзерләгән күркәм концерт программасы тәкъдим ителде.

Алсу Мослыхова.