Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Башкаларга үрнәк ул

Һәр коллектив производствоны алып баруда үзенең уңган хезмәткәрләренә таяна һәм аларның яхшы эшчәнлеге нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешә.

Илшат Кадыйров М.Горький ис. кооперативның Сеңрән сөтчелек фермасында сыер маллары карый, кушылган һәр эшне җиренә җиткереп башкара.

Бүген аның карамагында 56 баш мал исәпләнә. Кышын аларны фермада тәрбияләсә, җәен көтүдә йөртә. Көн тәртибен төгәл үтәп, малларны туя ашату һәм үзенә йөкләтелгән бурычына җаваплы каравы нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешә. Иң кирәге, аларның рационына ныклы игътибар бирә - җитәрлек күләмдә печән, фураж оны, сенаж салына. Коллективында абруй һәм хөрмәт казанган терлекче - һәрвакыт мактаулылар рәтендә.

Тормыш иптәше Рәвилә белән 3 ул тәрбиялиләр. Күркәм йорт салып кер-деләр. Тормышлары сокланырлык Кадыйровларның.

Лира Гәрәева.

 

Тырыш та, өлгер дә Глүзә

Кешегә тырышлык, булдыклылык кебек сыйфатлар тумыштан бирелә. Хәер, бу хакыйкать тормышта күптән сыналган. Һәм уңганнар кайда гына эшләсәләр дә, нинди генә хезмәт башкарсалар да, үзләренең яхшы сыйфатларын беркайчан да югалтмыйлар. Күптән түгел район мәдәният сараенда булып үткән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре бәйрәмендә муниципаль район хакимияте Дипломына, акчалата бүләгенә лаек булучы ундүрт савучы арасында беренче карашка гади генә кебек күренгән крестьян-фермер хуҗалыгыннан Глүзә Зарипова булуы бу фикернең дөреслегенә тагы бер тапкыр ышандырды. Димәк, ул ел дәвамында тырышып эшләп, яхшы күрсәткечкә ирешкән. Ә бит район Сабантуенда да хакимият бүләген алган, июль аенда Куйбышев ис. кооперативта үткәрелгән район савучылары конкурс-ярышында актив катнашып, уңышлы чыгыш ясаган иде. Ике дистә елга якын Ленин ис. хуҗалыкта сыер сауган дәверләре хакында исә әйтеп тә торасы юк – һәрвакыт алдынгылыкта булды. Соңгы еллары 1993 елда Үрмәт  авылында эшчәнлеген башлаган В.Гыйльметдинов КФХсы белән бәйле.

Әйткәндәй, әлеге ху-җалык баштагы чорда, нигездә, басучылык белән шөгыльләнде. Кыскасы, игенчегә хас булганча, иген үстереп, ашлыгын сатып, өстәвенә, халыкны мал азыгы белән дә тәэмин итте. Соңгы вакытта терлекчелеккә махсуслаштылар. Моңа һич кенә дә гаҗәпләнәсе юк. БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вәгыйзь Сол-тангәрәй улы - заманында ферма мөдире, хуҗалык рәисе булып эшләгән кеше. Әле дә КФХсында эшне оста хуҗаларча оештыра. Иптәше Лүзә Хафизулла кызы – якын ярдәмчесе, киңәшчесе. Бүген алар карамагында - 90 баш сыер малы. Токымчылыкны яхшырту, барыннан элек, продукцияне арттыру максатында 3 млн. 600 мең сумга 44 баш токымлы тана (шушы көннәрдә көтүгә тагы 50 сыер өстәлде) алганнар иде. Хәзер инде кредитларын да түләп бетерделәр, сыерлары да мул продукция бирә. Җитештерелгән сөт райондашлар табынын сыйлы итә - “Илишмолоко” МУПка тапшырыла. Азык әзерләү өчен 340 га җирләре бар. Анда, әлбәттә, мал азыгы культуралары үстерелә. Үз хуҗалыклары өчен хәзерләнгән азыкның артканын халыкка реализациялиләр. Үрмәтлеләр моның өчен зур рәхмәтле Гыйльметдиновларга. Басудагы, фермадагы эшләрне башкару өчен төрле маркадагы 4 техникалары бар. Сенаж салганда, көз чәчү-лекләрне сөргәндә “Илеш МТС” җәмгыятен ярдәмгә чакыралар. Савучылар – дүртәү.

- Глүзә Тимерҗан кызы - үз хезмәтенә бирелгән кеше генә түгел, минем алыштыргысыз ярдәмчем дә, - ди Лүзә Хафизулла кызы. Өстәвенә, остаз да. Эш башлагач та яшь савучы Флизә Касыймованы үзенең кул астына алып, һөнәре нечкәлекләренә төшендерде.

Язмыш Глүзәне Рафыйк Гарифуллин (ул – пенсиядә, дәверендә терлекчелек тармагында эшләгән) белән очраштырып, алар егерме елга якын Үрмәттә матур гомер кичерә. Хә-зер инде мәрхүм әнкәсен бианасы Зәйтүнә апа алыштыра. Ике арага, кем халык әйтмешли, дуслык күпере салынган. Улларын үстереп, олы тормыш юлына озатканнар - Ильяр Себер якларында эшли, бергәләп аңа туган авылларында яңа йорт тергезәләр. Кызлары Илиза Үрмәт урта мәктәбенең 11 сыйныфында укый. Авыл кешесенә хас  булганча, ихата тутырып мал-туар асрыйлар.  Глүзә барысына да өлгерә - алар-ны карашуда да тормыш иптәшенә ярдәмләшә. Җитмәсә, авылларында чәкчәк пешерүче булып танылу гына түгел, әлеге ризыкка соравы булган һәр авылдашының үтенечен дә үти.  Төп хезмәтендә - КФХ фермасында да эш җитәрлек. Бурычлары сыер саву белән генә чикләнми,  бозауларны карау, ашату, тәрбияләү дә - савучылар җилкәсендә. Аның каравы, нәтиҗәсе бар – хезмәт хакы вакытында түләнә, өстәвенә, алты ай саен, хезмәт хакыннан тыш, бозау бирелә. Шуңа да Глүзә Тимерҗан кызы һәм аның хезмәттәшләре эшле иткәннәре өчен Гыйльметдиновларга зур рәхмәтле.

Рәмзия Закирҗанова.

 

Уңганлыгы – үрнәк  булырдай

“Туган җирем, гүзәл җирем, алыштырмам сине алтын-көмешкә”, дип туган авылында үз бәхетен табып, матур тормыш кадерен белеп яшәүчеләр чит җирләрне үз итми. Минем әтием Сәгыйть Заһит улы Гыйләҗев та – шундыйлардан.

Әйткәндәй, ул 1957 елда Илеш авылында туа, шунда белем ала, ә аннары инде 10нчы һөнәрчелек училищесын (ПЛ-86) тәмамлый. Һәм менә армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле 38 ел “Илеш” кооперативында механизатор булып эшли. Җәен-кышын, язын-көзен руль артында ул. Үзенә ышанып тапшырылган “МТЗ-82” тракторын һәрвакыт төзек йөртә, кушылган эшләрне җиренә җиткереп башкара. Ел саен кооперативтан бирелгән Мактау грамоталары, бүләкләре – тырыш хезмәтенә лаеклы бәһа.

Әтиебез шәхси тормышында да үрнәкле. 30 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган әниебез Зинура Муллагали кызы белән шәхси йорт тергезеп кереп, абыем белән мине тәрбияләп үстерделәр һәм үзаллы тормыш юлына аяк бастырдылар. Сөекле тормыш иптәше, яраткан әти дә ул кадерлебез.

Авылдашларын да ярдәменнән ташламый. Аларга ындыр сөрүдә, печән чабуда зур ярдәм күрсәтә. Һәр эшкә уңган, кешеләргә ихтирамлы булганга авылдашлар арасында хөрмәтле әтиебез һәм 55 яшьлек юбилеен да, олылар әйтмешли, нәкъ шундый “почетта” каршылый.

Аны гомер бәйрәме белән котлап, киләчәктә дә тормыштан ямь-тәм табып яшәвен, сау-сәламәт булып, туар таңнарының гел шатлыклардан гына торуын телибез.

Илнара Гыйләҗева,

элекке яшь хәбәрче.