Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Мөһим бурычлар куелды

Үткән җомгада “Илеш МТС” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Теләкәй фермасы базасында үткән оператив киңәшмә малларны кышлату мәсьәләсенә багышланды. Анда агросәнәгать комплексы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар тәүдә Теләкәй товарлыклы-сөтчелек фермасы торышы белән танышты. Әйткәндәй, “500 сөтчелек фермасы” проекты ярдәмендә Теләкәй фермасы быелгы кышлату чорын тулысынча төзекләндерелгән бинада каршылады.

Киңәшмә арытаба Теләкәй авыл клубында дәвам итте. “Илеш МТС” җәмгыяте җитәкчесе Р.Зарипов анда катнашучыларны терлекчелектәге эш нәтиҗәләре белән таныштырып, тармакны күтәрү буенча алдагы вакытка планнары белән уртаклашты.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин үз чыгышында күп хуҗалыкларда сөт җитештерүнең кимүе, булган мал азыгының дөрес кулланылмавы хакында әйтеп, хуҗалык рәисләрен тәнкыйть утына тотты; рационны баланслау, азык өстәмәләре сатып алу кирәклеген көн кадагына куйды. Шулай ук буаз сыерларны аерым төркемнәрдә асрау, махсус рацион буенча ашату, малларны ясалма орлык-ландыру эшен активлаштыру кирәклеген ассызыклады.

Фермаларда малчылыкның киләчә-генә игътибар җитеп бетми – яшь үрчем зооветеринария таләпләре нигезендә тәрбияләнми, ашатылмый. Малларны дәвалау өчен дарулар белән тәэмин ителеш тә начар. “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы Н.Галиев, “Мәгълүмати-консультация” үзәге ДБУ ветеринария врачы А.Закиров маллардагы авыруларны тикшерү, витаминлаштыру эшләре барышына анализ ясады

Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин катнашты һәм чыгыш ясады. Ул малчылык тармагындагы җитешсезлекләргә тукталып, Н.Галиевка һәм А.Закировка маллар арасындагы авыруларны ачыклап, вакытында дәвалау максатыннан  хуҗалыклардагы мал врачларын укытуны оештыруны, дарулар белән тәэмин итү турында мәгълүматлар туплауны һәм бу җәһәттән фермаларда ныклы контроль булдыруны бурыч итеп куйды. Шулай ук хуҗалыкларда техника ремонтын Яңа елга кадәр тәмамларга кушылды.