Сельское хозяйство

Хезмәтенә күрә - хөрмәте

Үткән пәнҗешәмбедә Куйбышев ис. кооперативның абруйлы җитәкчесе Р.Х. Ихсанов мәр-тәбәләп, хаклы ялга озатылды. Чарада муниципаль район хакимияте башлы-гы И.И.Мостафин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин һәм кооператив әгъ-залары катнашты.

Рәзиф Хәтмулла улы  хуҗалык рәисе булып 1987 елдан эшли башлый. Үткән дәвер эчендә кооператив районда гына түгел, респуб-лика күләмендә алдынгылар сафына  чыкты. Шул рәвешле, зона, район күләмендә үткән агросәнәгать комплексы предприятиеләре семинар-киңәшмәләрендә хуҗалыкның эш тәҗрибәсе, производствоны заман таләпләренә ярашлы оештыруы һәрчак үрнәк итеп куела. Бу очраклы түгел, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Р.Ихсанов җитәкләгән кооперативның казанышлары сокланырлык. хуҗалыкның бар тармагында да алдынгы технологияләр нәтиҗәле файдаланыла, производство оста оештырылып, социаль юнәлештәге мәсьәләләр уңышлы хәл ителеп, авыллар инфаструктурасына ныклы өлеш кертелә. Агымдагы елда, мәсәлән, 2273 гектарда бөртеклеләр чәчелеп, аның тулай җыемы 42652 ц тәшкил итә. Малчылыкта да продуктлылык югары. Үткән ун айда сыер малларыннан уртача 497 грамм тәүлек артым, 22673 ц сөт, 1326 ц ит җитештерелгән. Шулай ук кышлату өчен җитәрлек күләмдә сенаж, силос, пе-чән, салам хәзерләнеп, һәр шартлы баш малга 46 ц азык берәмлеге туры килә.

Илдар Мостафин озак еллар намуслы хезмәте өчен, авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә күп көч салган җитәкчегә тик мактау сүзләре әйтеп, муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Илгизәр Хәмидуллин һәм авылдашлары тарафыннан да хуҗалык рәисенә тик мактау сүзләре яңгырады, кооператив идарәсе ял йортына путевка бирде.

Рәзиф Хәтмулла улы – акыллы, заман сулышын тоеп эшләгән талантлы җитәкче. Аның тырыш хезмәте, югары кешелек сыйфатлары, сәләте, бай тәҗрибәсе кооператив күрсәткечләрендә ачык чагыла. Моннан соң да хуҗалык алдынгылыкны бирмәс, гел беренчеләр сафында булыр, эстафета Ихсановча дәвам итәр, дип ышанасы килә.

Лира Гәрәева.