Сельское хозяйство

Авыл яшәгәндә җиребездә бетмәс илебезнең куәте

Район авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре  көне тантаналарында

Крестьяннарга һәйкәлләр куярлык

Мәйданнарда авыл – калада.

Алар һәрчак данлауларга лаек

Яшәү булган чакта дөньяда.

Әйтерсең, якташыбыз, Дүртөйле шәһәрен-дә яшәүче шагыйрь Ф.Рәхмәтуллин бу шигъри юлларын илешлеләргә багышлаган. Чынлап та шулай, райондашларның һәр ике өлкәдәге, елдагыча, быелгы хезмәтләре дә данлауларга, мәртәбәләүләргә лаек. Шуңа күрә дә үткән җомгада район мәдәният сараенда аграрийларның һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре зурлап үткәрелде. Алар ирешелгән уңышларын үзләре җитеш-тергән продукцияләрдән оештырган күргәзмәләрдә чагылдырып, һөнәрләренә тугры икәнлекләрен күрсәтте.

Тантанада иң беренче сүз муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафинга бирелеп, аның чыгышы Илеш уңганнарының алтын куллары белән ирешелгән уңышларны барлауга багышланды.

-Хуҗалыклар үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алды. Ашлыкның тулай җыемы һәм бөртеклеләрнең гектар куәте буенча район республикада – иң алдынгылар рәтендә. Без сыйфатлы орлык хәзерләдек, халыкны ашлык белән тәэмин иттек, фураж запасы тупладык. Көзге басу эшләре дә уңышлы төгәлләнде. Терлекчеләр дә, башка елларга караганда, алда торган кышлату чорына яхшырак әзерләнде. Район халкына, аеруча авыл хуҗалыгына зур ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә, министрлыкларга, ведомстволарга рәхмәтемне белдерәм, - диде Илдар Иршат улы һәм бәйрәм кунакларын ихлас тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде һәм илешлеләрнең киләчәктә дә республика алдында торган бурычларны үтәү, авыл кешеләренең яхшы яшәешен тәэмин итү өчен бар көчләрен салып эшләячәкләренә ышанычын белдерде.

Әйе, районга ышаналар, районны таныйлар, районны зурлыйлар Башкортстанда. Бәйрәмдә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының  басучылыкның һәм мелиорациянең прогрессив технологияләре бүлеге начальнигы А.Ногъмановның катнашуы үзе үк моның чагу мисалы иде. Ул үз чыгышында 2012 елда агро һәм эшкәртүче сәнәгать өлкәсендә республикада яуланган казанышларга тукталып, Илешнең һәр елны басулардан тотрыклы уңыш җыйнап алуын билгеләде һәм район эшчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бәйрәм котлауларын җиткерде. Артур Хисмәтулла улы буш кул белән килмәгән иде – ул “Кара юрга” ат-спорт комплексы директоры А.Гыйльдановка – РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасын; “Урожай” ширкәте бухгалтеры Л.Гыйльметдиновага, Куйбышев ис. кооператив тракторчысы И.Фәтхлисламовка, “Мир” кооперативы савучысы Ә.Әнәсовага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтен тапшырды. Үз һөнәрләре осталары (барысы – 13 кеше) – “Россельхозбанк” АҖнең Югары Яркәйдәге өстәмә офисы әйдәүче икътисадчысы Р.Баһманова, XXII партсъезд ис. кооперативның баш бухгалтеры Н.Әхмәтова, “Манчар” производство учас-тогы зоотехнигы А.Якупов, “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш участогының дуңгыз балалату бүлеге операторы М.Тимербаева, “Правда” производство участогы тракторчысы И.Шаһиев, “Илишмолоко” МУП шоферы Ә.Гарифуллин, М.Гәрәев ис. кооператив бригадиры Ә.Хәсәнов, “Урал” җәмгыяте тракторчысы М.Рәхимҗанов, “Илеш” кооперативы механизаторы Ш.Локманов, “Искра” производство участогы савучысы З.Әһлетдинова, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы А.Мөхәммәтҗанов, “Сигнал” производство участогы начальнигы Д.Гыйльметдинов, “Эра” җәмгыяте шофер-экспедиторы Ф.Кашапов БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Почет грамотасына лаек булды.

Райондашларның даны илгә таралган дисәк тә, ялгыш булмастыр. Шуны нигезләп, “Алтын көз-2012” ХIV Русия агросәнәгать комплек-сы күргәзмәсе җиңүчеләренә: “Урожай” ширкәтенә - “Басучылык продукцияләре үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкә-не өчен”, “Рассвет” КФХна – “Бөртекле культуралар үстерүдә югары күрсәт-кечләргә ирешкәне өчен”, “Илеш РТП” җәмгыятенә  - “2 ПТС-6 трактор прицеплары җитештергәне өчен”, “ИлешАгроМонтаж” җәмгыятенә - “Терлекчелек фермалары өчен җиһаз-корылмалар җитештергәне өчен”, “Илишремонтник” җәмгыятенә “Энергиягә туендырылган тракторлар капиталь ре-монтына корылма җитештерү технологиясе эшләп чыгарганы өчен” күргәзмә Дипломнары һәм бронза медальләре тапшырылды.

Арытаба сәхнәгә якташыбыз, үзенең әсәрләрендә һ.б. иҗат-фәнни эшләрендә авыл тормышына һәм кешеләренә, илешләргә зур урын биргән БДУ про-фессоры, БР филология фәннәре докторы, БР ха-лык язучысы С.Поварисов күтәрелде. Ул “Районның почетлы гражданины” дигән исемгә лаек булды. Илдар Иршат улы Суфиян Шәмсетдин улының хезмәт-ләренә зур бәһа биреп, аны мәртәбәле исеме белән котлады, фән үрләрендә яңадан-яңа казанышлар теләде. С.Поварисов, үз чиратында, олылаганнары өчен райондашларга рәх-мәт сүзләрен җиткерде, иге-лекле, иманлы, данлыклы Илешне арытаба да шушы кыйбладан тайпылмыйча алга барырга чакырды.

Бәйрәмдә Беларусь Рес-публикасының Русиядәге (Уфа) илчелегенең бүлекчә җитәкчесе В.А.Новак катнашуы аңа тагы да мәртәбә өстәде. Ул ике республика – беларуссиялеләр һәм башкортстанлылар арасындагы бәйләнешләр хакында чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы машиналары эшләп чыгаруда билгеле дәүләт буларак, илешлеләрне дә уртак хезмәттәшлеккә чакырды һәм “һәрберебезнең өстәлендә һәрвакыт икмәк булсын” дигән теләктә, ра-йондашларга изге котлауларын җиткерде.

Төбәгебездә исә, чыннан да, уңган да, булган да икмәк үстерүчеләр, ит, сөт җитештерүчеләр эшли, яши. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хә-мидуллин нәкъ шулар хакында бәян итте.

-Авыл эшчәннәре үзлә-ренең һөнәри бәйрәмен яхшы хезмәт күрсәткечләре белән каршылый – 92 мең тонна ашлык җыйналды, 60 мең гектарда басулар туңга сөрелде, яхшы агротехник срокларда 13000 гектарда уҗым культуралары чәчелде, терлекчелек тармагы өчен җитәрлек мал азыгы тупланды. Районда басучылыкка бөртеклеләр-нең, техник культураларның яңа сортларын һәм аларны җитештерүнең яңа тех-нологияләрен кертү буенча зур эш башкарылды. Терлекчелек тармагында да киеренке хезмәт кайный - 9 айда район буенча 40150 т сөт, 6350 т ит җитештерел-де һәм бу күрсәткечләр - үткән елның шушы чорына караганда артык. Кыскасы, гыйнвар-сентябрьдә бар  категория хуҗалыклар буенча 1 млрд. 958 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелеп, ул 2011 елның әлеге чорына караганда 22 млн. сумга артык тәшкил итте.

АПК предприятиеләре-нең уңышлы эшчәнлеге эшкәртүче, хезмәтләнде-рүче оешмалар эше белән турыдан-туры бәйле. Төрле авырлыкларга карамастан, алар үз алларына куйган бурычларны үтәп килә.

Кыскасы, яуланган үр-ләр җитәкчедән, тармак белгеченнән, урта звено кадрыннан башлап, гади хезмәт кешесенә кадәр - өлкәненең, яшенең күңел җылысын салып башкарган намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Без сезне данлыйбыз һәм рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип, уңганнарның исемнәрен аерым билгеләп тәмамлады чыгышын Илгизәр Кыягап улы.

Шулар арасыннан хез-мәттә яхшы күрсәткечкә ирешкән механизаторлар, шоферлар, савучылар, мал караучылар, белгечләр, эшкәртүче сә-нәгать предприятиеләре һәм ярдәмче оешмалар вәкилләре сәхнәгә күтә-релеп, аларга муниципаль район хакимияте Дипломнары, акчалата бүләкләре тапшырылды.

Бүген Башкортстан заманча сәнәгать һәм аграр производствоны үстерү өчен зур потенциалга ия. Бурычлар зур һәм аларны хәл итүне, әлбәттә, кредит-партнерлык мөнәсәбәтләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Һәм әлеге мәсьәләдә “Россельхозбанк” АҖ – АПК һәм эшкәртүче сәнә-гать предприятиеләре-нең  якын ярдәмчесе. Шул рәвешле, бәйрәмдә  әлеге  җәмгыятьнең иң ышанычлы клиентларына - “Урожай”, “Маяк”, “Илеш” хуҗалыклары җитәкчеләре А.Мөхәрләмовка, Җ.Мөх-тәровка, Р.Нурыевка, “Илишмолоко” МУП директоры А.Гыйлемхановка, “Илеш-Агро” җәмгыяте-нең башкарма директоры А.Штернга “Россельхозбанк” АҖнең Башкорт төбәк филиалы Рәхмәте тапшырылды; “Россельхозбанк” АҖнең Югары Яркәйдәге өстәмә офисы “Илеш-Агро” җәмгыяте Рәхмәтенә,  офисның баш икътисадчысы Р.Нәбиева бүләгенә лаек булды.

Әйе, бу көнне җир ке-шеләренә карата котлаулар да, изге теләкләр дә күп булды. Алар сәхнәгә күтәрелгән саен күңелне үзенә генә хас горурлык, дулкынлану хисе биләде. Залның беренче рәтендә утырган, Илешне Илеш иткән, икмәк үстерергә, табыннарны сыйлы итәргә өйрәткән ветераннар – яшь буын алар алдында мәңгегә бурычлы. Хөрмәт, ихтирам билгесе булып, аларга чәй табыны оештырылды; махсус концерт номерлары бүләк ителде. Бәйрәм кунакларына күчтәнәч пакетлары таратылды, ә җыр-биюләрнең иң дәртлеләре багышланды. Мәдәният сарае хезмәткәрләренең, ра-йон үзешчәннәренең, ерак араны якын итеп кайткан якташ җырчыларыбызның һәр чыгышы ихлас яңгырап, күп вакытын эштә үткәргән гади авыл кешесенең күңеленә бәйрәм бизәге өстәми калмагандыр, мөгаен. Шулай булырга тиеш тә, чөнки:

Авыл хуҗалыгы,

                шушы ике сүздә

Күпме мәгънә,

            хезмәт тупланган.

Тармаклары бик күп,

                   бетмәс йөздә,

Ил авылдан

            һәрчак тукланган.

Ил туклыгы,

              аның нигезендә -

Авыл кешесенең

                             хезмәте.

Авыл яшәгәндә

                         җиребездә

Бетмәс илебезнең куәте.

Рәмзия Закирҗанова.