Сельское хозяйство

Техниканы язга бүгеннән әзерлә

Үткән чәршәмбедә “Маяк” хуҗалыгы базасында үткән оператив киңәшмә техниканы кышкы саклауга куюга багышланды.

Анда агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлары, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.
Киңәшмәнең беренче өлеше хуҗалык МТМсын караудан башланды. “Маяк” кооперативының техника паркы тулы тәртип белән каршы алды киңәшмәдә катнашучыларны. Авыл хуҗалыгы машиналары, чәчкечләр, тракторлар, комбайннар рәт-рәт итеп тезеп куелган, бар җирдә - чисталык. Гаражда да механизаторлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган, тимерчеләр цехы, эретеп ябыштыру агрегаты бар, бина җылытыла. Хуҗалыкта инде ремонт та бара – чәчкечләр ремонтланып беткән, хәзерге вакытта тырмаларны төзәтәләр. Гараж янәшәсендә генә хуҗалыкның урып-җыю эшләрендә мәшгуль булган комбайннары да күтәртелеп, чистартылып, ГОСТ таләпләрен истә тотып, саклауга куелган.

Техниканы кышкы саклауга куюның барлык кагыйдәләре турында районның дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы И.А.Фәрхетдинов аңлатты, булган кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә кирәклеген сызык өстенә алды. Арытаба район авыл хуҗалыгы идарәсе-нең баш инженеры В.В.Пантелимоновның техниканы кышкы саклауга кую барышы хакындагы мәгълүматы тыңланды. Бу эшне үз югарылыгында оештырган М.Горький ис., “Илеш” кооперативлары, 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгы, “Урал” җәмгыяте, “Урожай” ширкәте мактап телгә алынды. Киңәшмәнең икенче өлеше Дөмәй авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда “ТехРесурс”, “РусьАгроСеть” җәмгыятьләре вәкилләре запчастьларның төрләре арттырылуы, яңа техникалар кайтарылуы турында әйтеп үттеләр. Арытаба сүз “Маяк” кооперативы рәисе Җ.Ш.Мөхтәровка бирелде. Ул хуҗалык эшчәнлеге һәм кышка әзерлек барышы белән таныштырды. “Россельхознадзор” референт үзәгенең Илеш филиалы директоры Р.Г.Гарифуллинның чыгышы киләсе елга орлыклар әзерләүгә багышланды. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин киңәшмәгә йомгак ясап, техниканы кышкы саклауга кую өчен зур чыгымнар таләп ителмәвен, бары тик хуҗачыл караш, эшләрне дөрес һәм вакытында башкару гына кирәклеген ассызыклады.

 

Лира Гәрәева.