Сельское хозяйство

Чараларда

Гөрләп үтте

Узган шимбәдә район үзәгендәге яңа базарда киңәйтелгән сатулар  дәвам итеп, чираттагысында  “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы, “Маяк” кооперативы, Дөмәй авыл советы авыл биләмәсендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукциясен тәкъдим итте.

  Биредә, нәрсә генә юк иде - бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, ашлык, бал, шулай ук ит, ашлык, тирес, салам һ.б. Бәяләр дә чагыштырмача арзанрак булды.

Гөрләп торды сатулар һәм, чын мәгънәсендә, бу көн бәйрәм төсе алды. Әлеге чара алдагы атналарда  да һәр шимбә көнне дәвам итәчәк.