Сельское хозяйство

Блиц-интервью

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына

Роберт Ибраһимов, “Урал” җәмгыяте директоры, РФ һәм БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:

-“Урал” җәмгыяте хезмәт-кәрләре һөнәри бәйрәмне ныклы адымнар белән кар-шы ала. Билгеле, ирешелгән уңышлар нигезендә хуҗалык эшчәннәренең тырыш хезмәте ята. Язгы чәчүне оптималь срокларда башкарып, җәен чәчүлекләргә тиешле тәрбия бирү, җирне яңа технологияләр кулланып эшкәртү нәтиҗә-сендә игеннәрне югалтулар-сыз җыеп алдык. Шулай ук ел саен техника паркын яңарту хәстәрлеген күрәбез. Җәмгыять игенчеләренең намуслы хезмәте белән бөр-теклеләрнең тулай җыемы 37248 центнерга җитеп, уртача гектар куәте 24,1ц тәшкил итте. Елның-елында мул уңыш бирүче сортларны чәчәргә тырышабыз. Быел, мәсәлән, кышкы бодайның “житница” сорты үстерелде. Терлекчелек тармагында да уңышларыбыз канәгатьләнерлек дисәм, һич мактану булмас. Хуҗалыкта - барлыгы 1574 баш эре мө-гезле терлек, шул исәптән 400 баш савым сыеры исәпләнә. Шунысы куанычлы, ит, сөт җитештерүне елдан-ел арттыра барып,  агымдагы елның 9 аенда һәр сыердан 5135 кг (узган елдан 587 кг артык)  сөт савуга ирешеп, аны барлыгы 20541 центнер (+ 2347) житештердек. Бу күрсәткечләр артында ел әйләнәсенә алдынгылыкны бирмәгән сыер савучылар Вера Ахунованың, Рәмилә Габдуллинаның, Гөлнур Хө-сәенованың лаеклы хезмәте ята. Шулай ук  1060ц (+ 58) ит җитештердек һәм аның  832 ц (+ 213) реализацияләдек.

Гомумән, һәр тармакта да эшне яңача, заманча оештырырга тырышабыз һәм бу, үз чиратында, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

***

Айдар Мөхәрләмов, “Урожай” ширкәте рәисе, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:

-Һәр елдагыча, һөнәри бәйрәмне хуҗалык югары күрсәткечләр белән каршылый. Ширкәт, нигездә, малчылыкның сөтчелек тармагы һәм басучылык белән шөгыльләнә.

Соңгы елларда алынган югары җитештерүчәнле техника ярдәмендә барлык агротехник чаралар – туфрак эшкәртү, чәчү, урып-җыю эшләре кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп башкарыла. Агымдагы елда 17 млн. сумга якын техника сатып алдык.

Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 24,1ц уңыш җыйнап, 8077 тонна иген житештердек.

Терлекчелек күрсәткеч-ләрендә дә үсеш күзәтелә. 9 айда барлыгы 21292 ц сөт  савылып, шуның 20230 ц реа-лизацияләнде. Һәр шартлы баш малга 57 ц азык берәмлеге ту-ры килә.

“500 сөтчелек фермасы” республика программасында катнашып, беренчеләрдән булып саву корылмалары сатып алу өчен субсидия бирелде. Иске Күктау, Исанбай фермаларында 12 млн. сумга силос базлары эшләү бара. Шулай ук 171 баш кара-чуар  таналар сатып алынды.

Хуҗалыкка эшкә яшьләр дә теләп кайта, коллектив тот-рыклы. Һәммәсе үз эшен яратып, сыйфатлы итеп, намус белән башкара. Киләчәктә дә уртак тырышлык белән продукция җитештерүне арттыра барып, яхшы нәтиҗәләргә ирешербез, дип ышанам.