Сельское хозяйство

Безнең интервью

Яңалыклар аша - өлкәне күтәрүгә

26 октябрьдә районның авыл хуҗалыгы һәм эш-кәртүче сәнәгать хезмәт-кәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели һәм шул уңайдан район мәдәният сараенда тантаналы җыелыш үтәчәк. Агымдагы ел аграрийлар өчен ничек билгеләнә соң? Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллинның чыгышы шул хакта.

- Районның аграр сәясәте элек-электән авыл хуҗалыгын һәм тоташ авылны үстерүгә юнәлтелгән. Әйтергә кирәк, игенчеләр дә, терлекчеләр дә бу традициягә тугры калды. Хуҗалыкларда көзге кыр эшләре уңышлы төгәлләнеп, ел буе түгелгән хезмәт келәтләргә 92 мең тонна ашлык булып кайтты. Бу уңышка “Урожай”, “Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалы, “Сөн”, “Мир”, М.Горький ис., Куйбышев ис., “Илеш-Агро” җәмгыяте производство участоклары аеруча зур өлеш кертте. “Илеш МТС” җәмгыяте – 614 т рапс, “Правда” производство участогы көнбагыштан 533 т тулай җыем җыйнап, аның һәр гектарыннан 20,5 ц төшем алды. Мал азыгы культураларын технология нигезендә үстереп, алардан мул уңыш алу аркасында район буенча кышлату чорына һәр шартлы баш малга 43,8 ц азык берәмлеге хәзерләнде. Әйтергә кирәк, башкарылган эшләр, ирешкән уңай нәтиҗәләр – бердәм хезмәт җимешләре. Һөнә-ри бәйрәмебез уңаеннан тракторчылар Г.Ситдыйков (“Үрмәт” ПУ), Р.Шафыйков (“Илеш МТС”), комбайнчылар И.Гыйбәдуллин (XXII партсъезд ис.), И.Исламов (“Урожай”), И.Хафизов (“Мир”), шоферлар Р.Хәләпов (“Мир”), Ф.Сәлимов (“Правда”) һ.б. хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, ихтирамымны җиткерәсем килә. Кыскасы, бездә һәр кеше - кирәкле, һәр кеше - үз урынында.

Терлекчелек тармагы буенча да уңышлар начар түгел. Үткән тугыз айда бар төр хуҗалыклар буенча 40133 тонна сөт җитештерелеп, ул узган ел белән чагыштырганда 109 процент тәшкил итте. Барлык җитештерелгән ит 6346 т булып, әлеге күрсәткеч тә, 2011 елның шушы чорына караганда, 3 процентка артык. Районда 42 меңгә якын мөгезле эре мал исәпләнә. 6454 баш, ягъни былтыргыдан 1179 башка күбрәк үрчем алынды. Көтүне яңарту максатында ел башыннан 366 баш нәселле сыер маллары кайтарылды; 2300 тана әзерләнеп, алар бозаулый башладылар. Агымдагы елда каплату өчен тагы 2400 баштан артык тана әзерләнде. 7 хуҗалык нәселле мал үрчетү белән шөгыльләнә, фермаларда 18 ясалма орлыкландыру пунктлары оештырылды. Производствоны күтәрү юнәлешендә эшләп, “Урожай”, “Илеш МТС”, “Маяк”, “Агыйдел” хуҗалыклары “500 сөтчелек фермасы” республика программасына кертелеп, аларда  торакларны реконструкцияләү буенча зур эшләр башкарылды һәм әле дә дәвам иттерелә.

Терлекчелек тармагында ел башыннан ярыш оештырылып, аңа ай саен йомгак ясала, җиңүчеләргә муниципаль ра-йон хакимияте Дипломнары, акчалата бүләкләре тапшырыла. Тугыз айлык йомгак-ларда “Урожай”, “Урал”, Куйбышев ис., М.Гәрәев ис., М.Горький ис., “Маяк”, XXII партсъезд ис., “Мир”, Г.Гайнетдиновның крестьян-фермер хуҗалыкларының, “Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалының, “Илеш-Агро” җәмгыяте производство участокларының, “Башкирский  бекон” җәмгыятенең Илеш бүлекчәсе терлекчеләренең өлеше зур. Алар арасыннан З.Дәүләтшина (М.Гәрәев ис.), В.Ахунова (“Урал”), Г.Габдрахманова (“Маяк”), В.Гыйльманова (“Агыйдел”), С.Разова (Куйбышев ис.) кебек савучылар, маллардан югары тәүлеклек артым алган Р.Бәдертдинов (“Сигнал”), С.Тимербаев (XXII партсъезд ис.), Г.Кашапов («Маяк»), Р.Шәйхетдинов (“Үзәк МТС”) кебек – мал, А.Мөхәммәтҗанова (“Сөн”) кебек кош караучылар, Р.Харисов (“Урожай”), С.Вәлиев (XXII партсъезд ис.) кебек малларны ясалма орлыкландыру техниклары һ.б. тырыш хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып тора.

Базар икътисады бүген агросәнәгать комплексы алдына кредит – конкурентлык сәләтенә ия продукция җитештерү производствосын булдыру һәм шул рәвешле, хуҗалыкларның финанс тот-рыклылыгын тәэмин итү бурычын куя. Моңа ирешүнең юлы бер: ул – материаль техник базаның ныклы булуы. Шуңа ярашлы, үткән тугыз айда район хуҗалыклары 104 млн. 875 мең сумлык техника сатып алды. Моннан тыш, максатлы программаларга нигезләнеп, Русия һәм Башкортстан Хөкүмәтләре тарафыннан 142 млн. сумга дотацияләр, субсидияләр бирелеп, алар АПК предприятиеләренең икътисадын үстерүгә юнәлтелде.

Эшкәртүче сәнәгать һәм ярдәмче предприятиеләр дә хуҗалыклар белән тыгыз партнерлык мөнәсәбәте булдырып, табыннарга үз продукциясен куя. Алар арасыннан “Илишмясо”, “Илеш элеваторы”, “Икмәк продуктлары”, “Молоко” җәмгыятьләре, “Илишмолоко”, “Илишхлеб” МУПлар эшчәнлегенә яхшы бәя бирәсе килә. Икмәк-булка, ит һ.б. ярым фабрикатлар җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар да илешлеләрнең азык-төлеккә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә уңай этәреш бирә.

Бүген районда 60 крестьян-фермер хуҗалыгы булып, алар 6314 га мәйданнан 16 мең т ашлык җыйнап алды; тугыз айда 18532 ц (+47 проц.) сөт җитештерде. Хөкүмәтнең, кредит оешмаларының ярдәмен файдаланып, Ф.Ялалов (Югары Яркәй), Г.Гайнетдинов (Иске Кыргыз), А.Рамазанов (Теләпән), А.Амбарцумян (Буралы) КФХлары аеруча уңышлы эшли.

Ничек кенә булмасын, Илеш үз маркасын төшермичә, Башкортстанның икмәкле, сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерүче төбәге булып калырга тиеш. Шуңа ярашлы, басучылык культурасын күтәреп, тармакка алдынгы технологияләр кертү, перспектив сортлар файдалану, көтүне яңарту, фермаларда реконструкция үткәрү, кыскасы, киләчәктә дә һәр участокта җитештерүне арттыруга юнәлтелгән сәясәт алып барылачак, конкрет чаралар тормышка ашырылачак.

Ел тәмамланырга ике айдан артык кына вакыт калып бара. Сер түгел, авыл хуҗалыгы алдында зур бурычлар тора. Бердәм тырышлык, өлкәгә торган саен ныграк үтеп керүче заман яңалыкларын файдаланып, аларны үтәп чыгарыбызга ышанам. Авыл эшчәннәрен, эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас котлыйм, ил табынын баетуга багышланган хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек телим.