Сельское хозяйство

Табыннарда ташып тора сый һәм хөрмәт, рәхмәт сезгә, район эшчәннәре, мең-мең рәхмәт

Хезмәт алдынгылары

“Урожай” ширкәтенең малларны ясалма орлыкландыру технигы Радик Харисов савым сыерларын һәм таналарны ясалма орлыкландыруда яхшы күрсәткечләргә ирешә - малларның 86 проц.  үрчем бирде

 

 

 

 

 

 


“Үрмәт” производство участогы механизаторы Глүс Ситдыйков “Джон-Дир” тракторында 3470 га җир эшкәртте

“Сигнал” производство участогы терлекчесе Рәмзилә Бәдертдинова симертүдәге һәр сыер малыннан 762 гр. уртача тәүлеклек артым алып, барлыгы 365 ц ит җитештерде

 

“Мир” кооперативы водителе Рәфис Хәләпов урып-җыю чорында “КамАЗ” автомашинасы белән 45143 ц ашлык ташыды


 

 

 

 

 

 

 

 

 

М.Гәрәев ис. кооператив савучысы Зөләлә Дәүләтшина 9 айда  барлыгы – 2206 ц һәм һәр сыердан уртача 7209 кг сөт савып алды

 

 

 

 

 

 

 

 


“Урожай” ширкәтеннән Азамат Мөхәммәтдинов

 “ДОН-680М” комбайны белән 1075 гектарда эш башкарып, 19353 т яшел масса силослады

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

XXII партсъезд ис. кооперативтан Илнур Гыйбәдуллин “ACROS” комбайны белән 20325 ц ашлык суктырып алды

“Урал” җәмгыяте уңганы Вера Ахунова тугыз айда һәр сыердан уртача 6199 кг сөт савып алып, барлыгы 1736 ц продукция җитештерде

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Куйбышев ис. кооператив савучысы, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Светлана Разова барлыгы 1371 ц сөт җитештерүгә иреште. Уртача савымы – 4727 кг

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

XXII партсъезд ис. кооперативтан Степан Тимербаев барлыгы – 188,2 ц һәм һәр сыер малыннан уртача 742 гр. тәүлеклек артым алды

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 “Илишмолоко” предприятиесе хәзерләүчесе Азамат Сираҗетдинов Югары Манчар авылы халкыннан ел башыннан 180 т сөт җыеп тапшырды

 

 

Техника паркы яңартыла

Агымдагы елның 1 октя-бреннән 5сенә кадәр авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча хуҗалыкара тикшерүләр үтте. “Урал” җәмгыятендә, М.Горький ис., “Илеш” кооперативларында, “Урожай” ширкәтендә, 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгында бу эшнең  яхшы оештырылуы ачыкланды.

Әлеге көндә авыл хуҗа-лыгы техникасына дефектовка үткәрү һәм ремонтны башлау бурычы тора. Бу эш М.Гәрәев ис, “Маяк” кооперативларында башланды да инде.

Агымдагы елның 9 аенда район хуҗалыклары тарафыннан 116 млн. 583 мең  сумлык яңа техника сатып алынды, шул исәптән “Мас-Dон М155” үзйөрешле чапкыч (“Илеш-Агро” җәмгыятендә- 2 бе-рәмлек, “Илеш МТС”та - 1), “КСК-600” мал азыгы уру комбайны (“Агыйдел” җәмгыяте), 12 ашлык уру комбайны (“Илеш-Агро”да - 7 “Аcros-530”, “Маяк”та- 1 “КЗС-1218”, “Илеш”тә- 1 “КЗС-10К”, Ф.Ялалов, А.Амбарцумян крестьян-фермер хуҗалыкларында, М.Горький ис. кооперативта -берәр “СК-5 - Нива-Эффект”), 13 трактор (XXII партсъезд ис. кооперативта - берәр “Т-150К”,

“МТЗ-82.1”, “МТЗ-1221.2”; “Урожай”да – 2 “МТЗ-920”, 3 “МТЗ-1221.2”; “Маяк”та – 2 “МТЗ-920”; Г.Гайнетдинов КФХсында –“МТЗ-1523”, К.Ханов һәм Г.Хәертдинов КФХсында - берәр “МТЗ-82.1”). Алар быел кыр эшләре кампаниясендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтеп өлгерде.

Валерий Пантелимонов,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры.

 ***

Хезмәтебез – мактаулы

“Мир” кооперативы хез-мәткәрләре язгы чәчүне оптималь вакытларда башкарып, җәен чәчүлекләргә тиешле тәрбия биреп, күп көч салып үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алды. Хуҗалыкның 4272 гектарда сөренте җире исәпләнеп, анда бодай, арпа, рапс, кукуруз, азык тарысы, карабодай үстерелде. Бөртеклеләрдән барлыгы 35803 центнер уңыш суктырылды. Барлык кыр эшләрен үз көчебез белән башкарып чыктык.

Кооператив уңганнары 7979 тонна сенаж, 340 т печән, 4500 т силос хәзер-ләде. Һәр шартлы баш малга 35 ц азык берәмлеге туры килә.

Хуҗалыкта Булат Халиков, Фәйләс Ситдыйков, Азамат Вәлиуллин, Мират Гәрәев, Рәдис Хәләпов, Илгиз Галиуллин, Марс Идрисов, Нияз Фәттахов һ.б. тырыш механизаторлар эшли. Җитәкчелек хезмәтебезне бәяләп, яңа уңышларга чәмләндереп тора.

Илдар Хафизов,

комбайнчы.

 

***

Терлекчелек - төп тармак

Терлекчелек – ел дәва-мында өзлексез хезмәт таләп итүче тармак. “Илеш” кооперативы ферма эшчәннә-ре тынгысыз хезмәтләренә җаваплы карашта булып, яхшы күрсәткечләргә ире-шә.

Әлеге вакытта хуҗалыкта барлыгы 452 баш мөгезле эре терлек асрала, шул  исәптән - 120 савым сыеры. Аларның санын киметмичә агымдагы елның 9 аенда 3232 ц сөт (бу - үткән ел белән чагыштарганда 307ц артыграк)  һәм 219 ц ит сатып, хуҗалык кассасына хәтсез генә акча керттек.

Терлекчелекне үстерү – көн кадагындагы мөһим бурыч. Бозауларның сак-ланышы 100 проц. тәшкил итеп, 164 баш яшь үрчем алдык. Аларның баш санын киметмәү, күбрәк артым алу өчен бар тырышлыгыбызны салып эшлибез.

Ирина Зыязова,

терлекче.

***

Сыйфатлы продукция җитештерәбез

“Илишхлеб” МУП  үзенең эшчәнлеген 2011 елның декабрендә башлады. Предприятие тарафыннан тәкъдим ителгән икмәк-булка изделиеләре үзенең сыйфаты белән тиз арада сатып алучылар күңелен яулап алды. Биредә 22 ассортиментта изделиеләр пешерелә. Икмәк ике төрле: беренче сортлы бодай оныннан пешерелүче ак икмәк һәм арыш икмәге.

Бүгенге көндә коллектив 23 кешене берләштерә. Эш ике сменада оештырылып, икмәк пешерүчеләр-дән Айгөл Хафизова, Ольга Габдикәева, Айсылу Хәбибрахманова, Илиза Сәетова тәмле камыр ризыклары әзерли. Уңган водительләр әзер продукцияне районның 70ләп сәүдә ноктасына, Дүртөйле, Семилетка, Чакмагыш ра-йоннары кибетләренә илтә. Шулай ук электрик Рәвил Ахунҗанов, диспетчер Гөлнара Мирһаҗиеваның тырыш хезмәтен мактап телгә аласы килә.

Киләчәктә дә максатларыбыз зурдан – ассортиментны тагы да баету. Арытаба да уңышлы эшләп, яңадан-яңа продукцияләр белән халыкны сөендерербез әле.

Динара Мөҗипова, технолог.

 ***

Планнар зурдан

2010 елда оештырылган “Агыйдел” җәмгыятендә барлыгы 3200 га чәчүлек җире булып, агымдагы елда

28162 ц ашлык җыеп алынды.

Терлекчелек буенча быел “500 сөтчелек фермасы” программасына кертелеп, әлеге көндә ике фермада ремонт эшләре оешкан төстә бара.

Җәмгыятьтә кара-чуар токымлы маллар асралып, мөгезле эре маллар - 691, бозаулар 270 баш тәшкил итә.  Тугыз айда 1394 ц сөт савып алынды. Җитәр-лек күләмдә мал азыгы хәзерләнеп, 117 мең ц силос, 20 мең центнердан артык сенаж тупланды.

Техника паркына килгәндә, быел яңа “КСК-600 “ мал азыгы уру комбайны алынды. 

Коллектив уңган хез-мәткәрләрне берләштерә. Әйткәндәй, 10100 ц ашлык суктырып алган комбайнчы Зәбир Гаязов, савучылар ярышын җитәкләүче,  9 ай-да 1190 ц сөт савып алган Вәсилә Гыйльманова – алдынгылар сафында. 

Азамат Шәйдуллин,

“Агыйдел” җәмгыяте-нең баш инженеры.

 ***

Яңа сортларга өстенлек бирелә

Агымдагы елда район игенчеләре барлыгы 92 мең тонна ашлык җыеп алып, гектар көче 19 центнер тәшкил итте. Бөртекле культуралардан иң күп тулай җыем алган “Урожай” ширкәте (7705 т), “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы (5336), “Сөн” (5061), “Мир” (4955), М.Горький ис. (4700), Куйбышев ис. (4568) кооперативлар, “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участоклары (16466) район күрсәткеченә аеруча зур өлеш кертте. Рапс үстерүче “Илеш МТС” җәмгыятендә әлеге техник культураның тулай җыемы 614 тоннага җитте.

Киләсе ел өчен район буенча 13 мең гектарда уҗым культураларына нигез салынды. Хуҗалыклар чәчү өчен  элиталы, чагыштырма-ча яңа сортларга өстенлек бирергә тырышты. Мәсә-лән, арышның – “памяти Кунакбаева”, тритикаленың – “башкирская короткосте-бельная”, уҗым бодаеның “башкирская-10”, “москов-ская-39” сортлары игелде. Ә “Илеш-Агро” җәмгыяте производство участок-ларында уҗым бодаеның “московская-39”ы белән бергә, яңа “немчининовская” сорты сынау  үтә.

Сергей Пискарев,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы.

 

***

Уңышларыбыз сере – заманча яшәүдә

“Илеш МТС” җәмгыяте коллективы басучылыкта да, терлекчелектә дә яңалыкка йөз тотып һәм ике тармактан да мул продукция алу максаты белән эшли. Моңа ирешү өчен ел да басуларга бөртекле һ.б. культуралар орлыкларының элиталары кертелә. Бу, үз чиратында, район хуҗалыкларына чәчү орлыгы  әзерләп сатарга һәм кассага өстәмә акча кертергә мөмкинлек бирә. Быелгы уңыштан бодайның 500т – “экада-70”, ә рапсның “юбилейный” сортыннан 100 т чәчү чималы (икесе дә - элита) әзерләп куйдык. Коллектив әгъзаларын ашлык, мал азыгы белән тәэмин иттек. Техник культуралар үстерүдә ирешкән уңышларыбыз өчен быел муниципаль район хакимияте Дипломы белән бүләкләндек.

Күләмле эшләребезнең берсе, әлбәттә, “500 сөтчелек фермасы” республика программасында катнашу. Шул нигездә җәйге чорда Теләкәй фермасы реконструкцияләнеп, чын мәгънәсендә, заманча комплекска әйләнде. Иң мөһиме, әлеге программага кертелгән районның 4 хуҗалыгы арасыннан биредәге сыерлар торагы беренчеләрдән булып файдалануга (әле фермада эш дәвам итә) тапшырылып, савым сыерлары модернизацияләнгән торакта кышлатыла, терлекчеләр кул көче бетерелгән, үзләренә яхшы көнкүреш шартлары булдырылган бинада эшли. Анач фермасы да кышлатуга яхшы әзерләнде. Болар барысы да хезмәт нәтиҗәләрендә ачык чагыла – тугыз айда җәмгыять буенча маллардан тәүлеклек артым алуны үткән елдан 13 проц. арттырдык, ә сөт җитештерү 101 проц. тәшкил итте. Алдагы вакытта да шушы темпны төшермәү, башланган эшләрне ахырына җиткерү максаты белән яши “Илеш МТС”лылар.

Фәвис Миңнебаев,

җәмгыять директоры урынбасары.

***

Алдынгыларга таянып

“Рассвет” крестьян-фермер хуҗалыгы, элиталы һәм оригиналь орлыклар үстерүче буларак, уңышлы эшчәнлек алып бара.  Хуҗалыкның 1200 га сөренте җирләре булып, 850 гектарында бөртекле культуралар үстерелде. Агымдагы елда 20300 ц ашлык җыеп алуга ирештек.

Орлык сортларына килгәндә, бодайның 6 төрле (“экада-70”, “башкирская-28”, ульяновская-100”, “экада-97”, “экада-109”, “линия-37/10”),  арышның “памяти Кунакбаева”, арпаның 3 (“белгородский-100”, “челябинский-99”, “тимерхан”), тарының 2 (“казанское кормовое”, “бәхетле”), карабодайның “светлана”, рапсның “юмарт”, көзге бодайның 6 төрле сортлары үстерелде.

Әлбәттә, хуҗалык һәр эштә үзенең уңганнарына таяна. Алдынгылар рәтендә - аш пешерүче Рәүфә Латыйпова, водительләр Владимир Степанов, Филүс Сәлимгәрәев, тракторчылар Гыйлемҗан Мирхәйдәров, Фәнис Шәехмурзин, эретеп ябыштыручы Илдар Хафизов.

Илдар Ялалов,

“Рассвет” крестьян-фермер

хуҗалыгының баш агрономы.  

***

Тырышлык бушка китмәде

Һава шартларының ел да нинди дә булса сынау куюына хәзер игенче аптырамый. Быелгысы да, әйтергә кирәк, аграрийлар өчен җиңел булмады. Шуңа карамастан, уңдырышлылыгы ягыннан башка хуҗалыклардан күпкә начаррак җирдә дә яхшы гына уңыш җыеп алдык. Ашлыкның тулай җыемы 47000 ц тәшкил итте. Бу – басуларны яхшы итеп эшкәртү, чәчүлекләргә ашлама кертү, вакытында чүп үләннәренә каршы көрәшү, ел да сортларны яңарту юнәлешендә эшләү, иң мөһиме, әлбәттә, үз хезмәтен намус белән башкаручы кадрлар булуы нәтиҗәсе. Бәйрәм уңаеннан комбайнчылардан Р.Шәмсиев, Д.Хамматов, тракторчылардан Р.Гәрәев, И.Кәримов, шоферлардан Җ.Гәрәев, Р.Фәхертдинов адресына тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә.

Басучылыктагы нәтиҗәле хезмәт терлекчелекне уңышлы алып баруга ярдәм итә. Мал азыгы культуралары, аеруча кукуруз өметне аклады. Нәтиҗәдә, 2012-2013 елларның кышлатуы өчен җитәрлек күләмдә сусыл һәм тупас азыклар хәзерләнде. Сөендерә, терлекчелек тармагы продукция җитештерүдә ра-йон хуҗалыклары арасында яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Игенченең мәшәкате ел буе бара. Басуларда эш төгәлләнсә дә, киләчәкне хәстәрләп, 1000 га арыш чәчтек һәм аның 500 гектарын чирләргә каршы препаратлар белән эшкәрттек. Әйтергә кирәк, чыгышы яхшы. Чәчү орлыклары да җитәрлек салынып, торышы даими тикшерелеп тора.

Тырышлык бушка китмәде – ел финишына кооператив эшчәннәре ышанычлы адымнар белән килә.

Флүр Нәбиев,

М.Горький ис. кооперативның баш агрономы.

 

***

Авырлыклар куркытмады

Авыл хуҗалыгындагы эшләрне башкаруда тех-никаның мөһим роль уйнавы һәркемгә мәгълүм. Шул рәвешле, М.Гәрәев ис. кооператив җитәкчелеге машина-трактор мастерс-койларының техник яктан коралланышын игътибардан читтә калдырмый. Үткән елда яңа өч “МТЗ-1221” тракторы, бер “ДОН-680” мал азыгы комбайны сатып алынды. Алар агымдагы елда чәчү, “яшел урак”, урып-җыю кебек мөһим кампанияләрне башкарып чыгуда зур ярдәмче булды.

Сер түгел, һава шартлары безнең төбәк өчен үтә дә авыр килде. Корылык аркасында күп көч түгелгән хезмәт акланмады – бөртеклеләрдән, мал азыгы культураларыннан көткән уңыш алынмады. Шуңа карамастан, үстерелгәнен, булганын югалтуларсыз җыеп алдык. Техникаларның ватылып торуына юл куелмады. Бу җәһәттән БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, механизаторлар Әнфәл һәм Нәҗип Гәрәевларның, Зәбир Мусинның, Рәфил Кәлимуллинның, Фәвис Латыйповның тырышлыгы күпләргә үрнәк.

Узган елгы запасны да кертеп, кооператив буенча һәр шартлы баш малга 30 ц  азык берәмлеге хәзерләнде. Алдагы елда рационга кертүне (сенаж, яшел маса) күзаллап, быел орлык өчен беренче тапкыр азык солысы үстерелде. Сакчыл тотынганда, әрәм-шәрәм итүләргә юл куймаганда, мал азыгы кышлатуга җитәр, дип исәплибез. Терлекчеләр нәкъ шундый максат белән эшләп, тугыз айда сөт җитештерүне – 134, ит җитештерүне

117 проц. җиткерде.

Машина-трактор паркларында да кызу эш кайный – Бишкурай, Иләкшиде, Төйлегән бригадаларында тагылма инвентарьлар ремонтлана.

Фларит Ракыйпов,

баш инженер.

***

Киләчәкне хәстәрләп

“Сөн” кооперативының 5022 гектар сөренте җире исәпләнеп, 2472 гектарында бөртекле культуралар үстерелде. Быел барлыгы 50610 ц ашлык җыеп алдык. Хуҗалыкта 500 баш мөгезле эре мал асралып, шуның 220се - савым сыеры.

Кооперативта казчылык тармагы да зур үсеш алган дисәм дә, хата булмас. Кыпчак һәм Исанбай авыллары казчылык фермаларында 11100 баш каз асрала. Агымдагы елда 136 мең йомырка алынып, шуның 67800-е реализацияләнде. Үзебезнең инкубаторда 41 мең каз бәбкәсе чыгарылып, 28 меңе сатылды. Кыскасы, каз, бәбкәләр һәм йомырка сатудан хуҗалык 7 млн. 300 мең сумлык керем алды.

Кыпчак фермасы каз караучылары Альфира Мө-хәммәтҗанова, Лизия Шәрипова, Рәфисә Хәйбрахманова, Фәния Миңнекаеваның хезмәте нәтиҗәсе бу. Нәсимә Хәйбрахманованың да тырышлыгы мактауга лаек. Ул хаклы ялда булуына карамастан, яңа чыккан каз бәбкәләрен

2 айга кадәр карый.

Арытаба да  бердәм тырышлык белән авыл хуҗалыгындагы уңышларыбызны арттырырбыз, дип ышанам.

Зиннур Әхмәтҗанов,

ферма мөдире.

 

Нәтиҗәле Эшлибез

“Илеш ремонтник” җәмгыяте - авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә лаеклы өлеш керткән предприятиеләрнең берсе. Без авыл хуҗалыгы техникасын һәм аларның узелларын, детальләрен ремонтлыйбыз. Үткән 9 айда, мәсәлән, 5 трактор, 68 трактор һәм комбайн, 12 автомашина двигателен, 169 ягулык насосын һ.б. сафка бастырдык. Барлыгы 355 мең сумга яңа детальләр һәм запас частьләргә реставрация ясадык. Кыскасы, 7 млн. 203 мең сумлык эш башкарылды.

Коллектив 20 кешене бер-ләштерә. Слесарь Фәвәдис Мифтахов, ягулык насосларын ремонтлаучы Альберт Хафизов, слесарь-мотористлар Рәфис Хәләпов, Рәсим Әмануллин, Азат Гыйбәдуллин, токарь Камил Ахунҗанов, сварщик Рәмил Төхвәтуллинның хезмәте мактауга лаек. Киләсе елда да һәр эшне тиешле дәрәҗәдә оештырып, уңышларга ирешербез, дип ышанасы килә.

Рәвил Шәңгәрәев,

 “Илеш ремонтник” җәмгыяте директоры.

 

Якты йөз белән

Куйбышев ис. кооператив эшчәннәре һөнәри бәйрәмне якты йөз белән каршылый. Хуҗалыкның  2273 гектарда сөренте җирләре исәпләнеп, ашлыкның тулай җыемын 

45 мең  центнердан арттыруга ирештек.

Терлекчелек тармагында да нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Хуҗалыкта 1642 баш мөгезле эре терлек асрала. Тугыз айда 20900 ц сөт, 1200 ц ит җитештерелде.

Кооператив алдынгылары рәтендә - комбайнчылар А.Авзалов, М.Даянов, водительләр Х.Рахманов, Р.Камалов, савучы С.Разова, уңган терлекче И.Тимеров. 

Вадим Авзалов,

кооперативның баш икътисадчысы.

 

***

Яхшы әзерлектә

XXII партсъезд ис. коопе-ратив уңганнары авыл хуҗа-лыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре бәйрәмен яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Хуҗалыкта өч сөтчелек фермасы булып, барлыгы 1349 мөгезле эре терлек асрала. Шунысы куанычлы, терлекчеләребез продукциянең кимүенә юл куймыйча, узган 9 айда яхшы гына уңышларга иреште. Мәсәлән, 12271 центнер сөт җитештерелеп, аның 11129 центнеры реализацияләнде. Һәр сыердан савым 2259 кг тәшкил итә.

Басучылык тармагында да сынатмадык - 4522 гектарда бөртеклеләр чәчелеп, ашлыкның тулай җыемы 41934 ц җитте. Бу нәтиҗәләргә ирешүгә ком-байнчылар Илнур Гыйбә-дуллин, Илшат Абдуллин, водительләр Илгиз Гарипов, Станислав Ислибаев лаеклы өлеш кертте. 

Неля Әхмәтова, баш бухгалтер.

 ***

Ирешелгәннәр – канәгатьләнерлек

«Игенче» производство участогы комбайнчысы

“Илеш-Агро” җәмгыяте үз эченә “Сигнал”, “Искра”, “Игенче”, “Правда”, “Манчар”, “Үрмәт” производство участокларын берләштерә. Аның исәбендә 30422 га авыл хуҗалыгы җирләре булып, 24021 гектары – чәчүлекләр. Быел бөртеклеләрдән 15779 т, азык культураларыннан 36010т уңыш җыйнап алдык. Аңа ирешүнең нигезендә яхшы чәчү орлыгы булуын күзаллап, бөртеклеләрнең бары тик элита һәм беренче репродукцияле сортларына нигез салынды. Нәтиҗәдә, бөртеклеләрнең уртача уңышы - 15,4, кузаклы культураларныкы  7 центнер тәшкил итте. Бу - начар уңыш түгел дияр идем.

Җәмгыятьтә барлыгы 7072 баш мөгезле эре мал исәпләнеп, шуның 2387се  - савым сыеры. Агымдагы елның 9 аенда һәр сыердан 2400 кг сөт савып алынды.

Александр Штерн,

башкарма директор.

***

Җитештерүчәнлек арта бара

Дуңгызчылык белән шө-гыльләнүче Чияле - Әтәч авылындагы “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш бүлекчәсендә 10396 баш дуңгыз исәпләнә. Агымдагы елда 14114 баш яшь үрчем алынды, 10692 баш дуңгыз реализацияләнде.

Малларны ясалма орлыкландыру оештырылуы уңай нәтиҗә бирә. Эшчеләрдән  Ильмира Хәмидуллинаның, Милана Тимербаеваның, Альбина Тимеркәеваның, дезинфектор Глүс Шәйгалләмовның хезмәте башкаларга үрнәк булып тора. Малларның сәламәтлеген баш ветврач Рәфит Ахунов, ветеринария операторлары даими контрольдә тота.

Рәүф Кәлимуллин,

бүлекчә технигы.

***

Бәйрәмне көтеп алдык

“Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы эшчәннәре, елдагыча, басучылык һәм терлекчелек буенча мөһим эшләр башкарып, һөнәри бәйрәмне көтеп ала. Басулардан барлыгы 88 мең  центнердан артык ашлык җыйнап алдык.

Бәйрәм алдыннан комбайнчы Рәфил Авзаловны (15152ц ашлык суктырды), Олег Суфияновны (12 959), тракторчылар Илдус Шафыйковны (1980 гектарда эш башкарды), Фларис Шакировны (1855), Рәшит Габдрахмановны (1414), водитель Флорис Имамовны (300 мең т/км), Рәфис Әмирголовны (290 мең), заправкалаучы Зирһам Гыйзетдиновны мактап телгә аласы килә.

Терлекчелеккә килгәндә, Сүлте товарлыклы –сөтчелек фермасында 755 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 175 баш савым сыеры асрала. Агымдагы елның  9 аенда барлыгы 5957 ц сөт савып алынды. Савучылардан  Гөлфинә Габдракыйпова (3400),Эльза Хәбирова (һәр сыердан - 3222 кг), терлекчеләрдән Риф Шәйхәйдәров (барлыгы - 104ц артым), Әхләм Юнысов (97 ц) тырыш хезмәт күрсәтте.

Рим Шәмсетдинов,

“Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы директоры.


***

Сөтчелек фермасы яңа сулыш алды

Билгеле булуынча, “Маяк” кооперативы “500 сөтчелек фермасы” программасына кертелеп, Дөмәй сөтчелек фермасында күләмле ремонт, ягъни мал торакларын тулысынча реконструкцияләү һәм заманча корылмалар белән җиһазлау эшләре башкарылды. Аларны гамәлгә ашыруга 11 млн. сум акча средстволары тотынылды. Биредә сыер торакларындагы ТСНнар алыштырылды, идәннәргә җилем җәймәләр җәелде, буяу, агарту эшләре башкарылды, ике бозаулар торагында яшь үрчемгә җылытылган бүлекләр әзерләнде. Шулай ук су линияләре, автоэчергечләр яңага алыштырылды. 2 – сыерлар, 1 бозаулар торакларының түбәләре, ишекләре алыштырылды, евро тәрәзәләр куелды. 1 сөт блогында бетон идән җәйдек, ишекләрне алыштырдык.  Шулай ук буш торган торакны үзгәртеп корып, түбәсен алыштырдык һәм таналар асрау өчен әзерләдек. Ферма территориясе тулысынча тәртипкә китерелеп, юлларны да ремонтладык.

Иң мөһиме, хуҗалык эшчәннәре өчен уңай хезмәт шартлары тудырыла. Монда безнең - төзүчеләрнең өлеше булуы белән без горурланабыз.

Флорид Басиков,

төзүчеләр бригадасы бригадиры.