Сельское хозяйство

Күчмә оператив киңәшмәдә

Алдынгыларга – кубок, артта калучыларга - ташбака

Терлекчелектә 9 айлык эш тәмамланып, тармак өчен үтә дә мөһим чор – кышлату башланды. Шул рәвешле, АПК предприятиеләре җитәкчеләре, баш зоотехниклары, баш ветеринария врачлары, ветеринария хезмәткәрләре, малларны ясалма орлыкландыру техниклары, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашлыгында  һәр атнаны оештырылучы күчмә оператив киңәшмә М.Гәрәев ис. кооператив җирлегендә үткәрелеп, ул гыйнвар-сентябрь айларында башкарылган эшләргә йомгак ясауга, киләчәккә бурычлар билгеләүгә багышланды.

Киңәшмәнең практик өлеше Иләкшиде фермасы белән танышудан баш-ланды. Кооператив рәисе Ә.Н.Гарипов чыгышыннан күренүенчә, монда 560 сыер (савым сыеры – 295) малы асрала. 9 айда ферма 8100 ц сөт җитештереп, 159 баш бозау алган. Бар маллар торагы да яхшы итеп ремонтланган. Иң кирәк эшләрнең берсе – сыерлар торагында таналарны үгезләр белән каплату өчен махсус урын булдырылган, ТСН алмаштырылган. Калган ике фермада да шундый ук әзерлек алып барылган.

Арытаба киңәшмәдә катнашучылар Бишкурай бригадасының машина-трактор мастерскоен  карады. Монда бар техника да тазартылып, тәртипкә китерелеп, иң мөһиме, ГОСТ таләпләрендә кушылганча кышкы саклауга куелган. Бу МТМ да, шулай ук Төйлегән, Иләкшиде бригадаларында тырмалар, культиваторлар ремонты башланып, аграрийларга аның барышы белән якын-нан танышу мөмкинлеге бирелде.

Чараның теоретик өлеше Бишкурай авылы мәдәният йортында дәвам итеп, Әнис Әхмәтнәгыйм улы кооператив турындагы мәгълүматларны тагы да тулыландырды. Хуҗалыкның 4550 гектар чәчүлекләре бар. Иләкшиде, Төйлегән фермаларында – кара-чуар, Бишкурайда  бестуж токымлы сыерлар асралып, тугыз айда кооператив буенча сөт җитештерүне – 134, итне 124 проц. җиткергәннәр. Бозау алу да үткән елның шушы чорына караганда 100 башка (барлыгы – 414) арткан. Бу үзе үк кооператив эшчәннәренең район уңышларына лаеклы өлеш кертүе хакында сөйли.

Районның гыйнвар-сентябрьдәге күрсәткечлә-ренә килгәндә, алар начар түгел. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы А.А.Мөхәммәтҗановның видеослайдларда табли-цалар белән нигезләнгән чыгышыннан күренүенчә, әлеге чорда ит җитештерү 2011 елның шушы чоры белән чагыштырганда – 14, сөт 11 процентка арткан. Барлык җитештерелгән итнең 43 проц. “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш участогына туры килә. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны артып,  22851гә (101 проц.) җиткән. 100 сыерга 63 бозау (барлыгы – 6454 баш, ягъни 122 проц.) алынган.

Ит сатуда “Сигнал” (2901ц), “Искра” (1333) производство участоклары, “Урожай” ширкәте (1255), “Манчар” ПУ (1207), “Маяк” кооперативы (1204) аеруча яхшы эшләгән. “Урал” җәмгыяте – 21962, “Урожай” ширкәте – 20830, Куйбышев ис. кооператив – 17137, М.Горький ис. хуҗалык – 13601, М.Гәрәев ис. кооператив 13050ц сөт сатып, иң югары күрсәткечкә ирешкән. Үткән елгы дәрәҗәгә җитмәгән “Сөн”, “Правда”, “Үрмәт” хуҗалыкларына исә савым сыерларының продуктлылыгын күтәрү юнәлешендә эшләселәре күп әле. Шул рәвешле, Альберт Альфред улы рационны  баланслап ашатуның, мал азыгына премикс, түп, патока кушуның файдасын мул продукция җитештерүче “Урал”, “Урожай” хуҗалыклары, Г.Гайнетдиновның КФХсы мисалында конкрет аңлатып китте; соңгы ун көндә, “Урал”, ХХII партсъезд ис., «Маяк» хуҗалыкларыннан башка, барлык АПК предприятиеләрендә сөт реализацияләүңең кимүен  тәнкыйтьләп, кимчелекләрне бетерү буенча конкрет тәкъдимнәрен җиткерде; таналарны тиешле авырлыкка җиткереп каплату  мәсьәләләренә тукталды; маллардан артым, үрчем алуны яхшырту юлларын күрсәтте. Бу һәм терлекчелектәге башка  мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен төп шарт - төрлесен-нән җитәрлек күләмдә азык (һәр шартлы башка –24 ц) бар. Кышлатуны уңышлы башкарып чыгу өчен һәр участокта тармак таләпләреннән чыгып, оештыру  эшләренә игътибарны көчәйтергә генә кирәк.

Әлеге чараларның мөһим юнәлеше булган маллардагы чирләргә каршы профилактик, диагнос-тик, биохимик тикшерүләр үткәрүгә, чирләрне кисәтүгә һәм бетерүгә кагылышлы темага “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы урынбасары И.А.Әюпова; тугыз айда район хуҗалыкларында малларны ясалма орлыкландыру буенча отчет белән “Мәгълүмати-консультация үзәге” ДБУ зоотехник-селекционеры А.С.Кәримов чыгыш ясады; әлеге учреждениенең ветврачы А.Т.Закиров сыерларның буазлыкка диагностик тикшерүләре нәтиҗәләре, ташлаткан чорда буаз сыерларда матдәләр алмашынуы бозылуын профилактикалау схемасы белән таныштырды. Дәүләт ветеринария күзәтчелегенең Дүртөйле территориаль бүлеге начальнигы Н.Н.Әсләмов продукция җитештерүне арттыру, малларның исән сакланышын тәэмин итү, һәртөрле чирләр таралуын кисәтү буенча “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ белән хуҗалыклар арасында алып барылырга тиешле уртак эшчәнлеккә ачыклык кертте.

Чыгышлардан соң 9 айлык йомгаклар буенча иң күп балл җыеп, 1-3 урыннарны яулаган Г.Гайнетдинов КФХсына (Кубок) , “Урожай”, “Урал” хуҗалыкларына Дипломнар, әлеге АПК предприятиеләрнең, шулай ук “Манчар” производство участогының зооветбелгечләренә акчалата бүләкләр тапшырылды. Ташбака терлекчелекне артка сөйрәгән “Үрмәт” производство участогына бирелде.

Киңәшмәдә техникаларны язгы чәчүгә әзерләү, “К-700”, “Т-150” тракторларын ремонтлау буенча республика программасында катнашу мәсьәләсе көн кадагына чыгарылып, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры В.В.Пантелимоновның чыгышы тыңланды.

Киңәшмәгә авыл хуҗа-лыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин йомгак ясап, елны уңышлы тәмамлау өчен малларны үгезләр белән каплатуда, ясалма орлыкландыруда конкрет нәтиҗәгә ирешү; яшь үрчемне исән саклап үстерү; һәр айны сыерларны тикшереп, авыруларын ачыклау һәм аларны дәвалау; кышкы рацион нигезендә ашатып, мөгезле эре маллардан сыйфатлы продукция – сөт, ит алу; һәр фермада буаз һәм яңа бозаулаган сыерлар өчен махсус урыннар булдырып, аларга печән ашату һ.б. мөһим бурыч итеп куйды. Шулай ук район күләмендә, АПК предприятиеләрендә Авыл хуҗалыгы һәм эш-кәртүче сәнәгать хезмәт-кәрләре көнен үткәрү, Уфа шәһәрендә үтәчәк ярминкәдә катнашуга кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертте.

Рәмзия Хәдимуллина.