Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Максат – үсеш үрләрен киңәйтү

Район хуҗалыклары фермаларында терлекчелек тармагы өчен үтә җаваплы чор - кышлату башланды. XXII партсъезд ис. кооператив уңганнары бу җәһәттән аңа әзерлекле килгән - һәр фермада күләмле ремонт эшләре башкарылган. Шуңа да Яңа Нәдер, Мари-Мәнәвез сөтчелек фермаларының районда беренчеләрдән булып әзерлек паспорты алуы - очраклы түгел. Базытамакныкында исә, ремонт - тәмамлану алдында.

“Филүс Әхмәтшинны ферма мөдире итеп тәгаен-ләгәч кенә ремонт эшләре җанланып китте”, - ди кооперативның баш зоотехнигы Леонид Иликбаев. Оештыру сәләтенә ия булган яңа мөдир турында ферма хезмәткәрләре дә уңай фикерләрен әйтте. Биредә агымдагы елда юлларга ком түшәлгән, 4 мал торагы бинасында агарту, буяу эшләре башкарылган, тәрәзәләр поликарбонаттан ясалганына алыштырылган, савым сыерлары бинасында су эчерү җайланмалары ремонтланган, идәннәр алыштырылган, яңа ТСНнар сатып алынган. Шулай ук бозаулар торагындагы яшь үрчем боксларында идәннәр яңартылган.

- Ремонтны кооператив әгъзаларыннан төзелгән махсус бригада ярдәмендә башкардык. Хезмәт хакы килешү нигезендә, вакытында түләнде. Алар һәр эшне җиренә җиткереп, намуслы үтәде. Эретеп ябыштыруда һәрдаим ярдәм күрсәтүче, хуҗалыкта 20 елдан артык әлеге эшне башкаручы Фаил Насыйровка да рәхмәтлебез. Бүгенге көндә, лаеклы ялда булуына карамастан, кооператив эшләрендә аңа таянабыз, - ди ферма мөдире.

Хуҗалыкта барлыгы 1349 мөгезле эре терлек асралып, шуның 476сы – Базытамак (шул исәптән 196сы - савым сыеры), 340ы – Яңа Нәдер (242), 447се – Мари-Мәнәвез (163) фермаларына, 86 симертү үгезе Ташкичүдә  урнаштырылган. Маллар җәйләүләрдән октябрь башында кайтарылган. Әйтергә кирәк, продукциянең кимүенә юл куелмыйча, сөтчелек тармагы ел дәвамында тотрык-лы эшләп килә. Үткән тугыз айда, мәсәлән, 12271 центнер сөт җитештерелеп, аның 11129 центнеры (+83) тик беренче сортлы итеп сатылган. Һәр сыердан савым 2259 кг тәшкил итә. Продукция җитештерүне киметмәү максатында малларны яшел конвейердан өзмиләр – аксым микъдарын күбәйтү, сөтнең майлылыгын арттыру өчен рапс чабып ашаталар. Бу максатта әлеге техник культура 100 га мәйданда үстерелгән. Өстәвенә, савым сыерлары көтүгә чыгарыла. Көтүчеләр Фидель Фәрхәтшин, Урал Муллагалиев, Фәнит Вәлиев - терлекчелек тармагындагы күрсәткечләрнең яхшыруына лаеклы өлеш кертүчеләр.

Моннан тыш, һәр башка 4 кг исәбеннән төрле ашлык кушып тарттырылган сыйфатлы фураж оны, 25 кг сенаж, 20 кг силос бирелә, микроэлементлар составын арттыру максатында алларыннан тоз, акбур өзелми. Малларның генетик потенциалын тулысынча файдалану өчен балансланган рацион нигезендә ашату мөһим булуын яхшы аңлый партсъездлылар. Моның нәтиҗәсе дә күз алдында - башка хуҗалыкларда продукция җитештерүне киметүгә юл куелганда, биредә көндәлек 2500 кг сөт савып алынып, дәүләткә 24 центнер сатыла.

Кооперативта машина белән сыер саву операторлары ярышын Базытамак сөтчелек фермасыннан - Гөлсинә Заведеева (һәр сыердан 2564 кг сөт савып алган), Рәмүзә Баязитова (2464), Мари-Мәнәвезеннән - Алиса Фәйзуллина (2385), Людмила Андриянова (2350), Яңа Нәдердән Мөнирә Габдуллина (2110), Рәфисә Рәхмәтуллина (2044)  җитәкли. Әлеге уңышлар нигезендә, әлбәттә, мал караучыларның да өлеше зур. Мәсәлән, Аркадий Байдугановның, Алик Гайнуллинның, Антон Шәяхмәтовның, шулай ук җәйге сезонда таналар көтүче Степан Тимирбаевның тырыш хезмәте тик мактауга лаек. 

Базытамак сөтчелек фермасында савым сыер-лары - кара-чуар токымлы. Партсъездлылар - читтән мал сатып алмыйча, үз җирлегендә яхшы нәселле таналар үстереп, тармакта продукцияне җитештерүне елдан-ел арттыра баручы хуҗалыкларның берсе. Әйткәндәй, узган елда 35 баш тана саткан булсалар, быел бу санны 60ка җиткергәннәр. Димәк, кассага өстәмә акча керә дигән сүз. Тармакта эшнең бар ягын уйлап оештырганга күрә сөтчелек тармагы үз нәтиҗәләрен бирә. Тугыз айда, мәсәлән, 1 млн. 840 мең сум саф табыш алынган, рентабельлелек 28 процент булган. Ит җитештерүгә килгәндә, тәүлеклек артым 435 грамм тәшкил итә.

Яшь  үрчем - терлекчелек-нең киләчәге. Бу җәһәттән 9 айда хуҗалык буенча  501 бозау алынып, күрсәткеч - узган елгыдан 172гә артык. Аларны тәрбияләү Базытамак фермасында Зөлфия Хәбибшинага, Рифат Закировка, Раушания Евсеевага, Мари-Мәнәвезендә Рәшидә Гыйльметдиновага ышанып тапшырылган. Яшь үрчемгә фураж, печән, сөт, ясалма  сөт бирелә, сәламәтлеген саклау максатында яфрак-азык ашатыла. Юнәлешле тәрбия бирү нәтиҗәсендә, аларның үлеменә юл куелмый. Әйткәндәй, берүзе 90 баш яшь үрчем караучы, 11 еллык хезмәт стажына ия булган Раушания Фәрит кызының эшеннән кооператив җитәкчелеге аеруча канәгать.

Тармакны алга җибәрүдә мөһим роль уйнаучы факторларның берсе буларак, малларны ясалма орлыкландыру да оештырылган. Базытамак фермасының малларны ясалма орлык-ландыру технигы Салават Вәлиевның хезмәте тик мактауга лаек. Биредә  махсус бүлмә җиһазландырылган. Нәсел эше учеты алып барылып, фермада көн тәртибе төгәл үтәлә, бу җәһәттән ныклы контроль булдырылган.

Ташлаткан сыерлар зоотехния таләпләре нигезендә аерым торакта тәрбияләнә. Киләчәктә каплатырга 100 тана әзерлиләр. Димәк, алдагы елда продукция җитештерүне киметмәүгә ышаныч бар дигән сүз.

Гөлфирә Зиннәтуллина.