Сельское хозяйство

“500 сөтчелек фермасы” республика программасын – тормышка!

Яңа корпус тапшырылды

11 октябрь Теләкәй авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды. Ул көнне районда сөтчелек тармагын яңарту программасы чикләрендә төзекләндерелгән беренче объект кабул ителде. Анда БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ф.Р.Шәйхетдинов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К. Хәмидуллин һәм аның урынбасары М.Г.Фәйзуллин катнашты.

“500 сөтчелек фермасы” проекты ярдәмендә “Илеш МТС” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Теләкәй фермасы быелгы кышлату чорын тулысынча төзекләндерелгән бинада каршылады. Аны яңарту шушы елның июнь аенда гына башланса да, күп эшләр башкарылган: ферма территориясе тимер коймалар белән уратып алынган, юлларга ком-таш түшәлгән, чыршы агачлары утыртылган. Шулай ук 200 баш сыер малына тәгаенләнгән торакның идәннәре яңартылган, яңа сөтүткәргеч, ТСНнар, су линияләре, су эчергечләр монтажланган, пластик тәрәзәләр куелган, түбәсе профнастил белән ябылган. Лаборатория, малларны ясалма орлыкландыру технигы бүлмәсе, сөт блогы һәм саву залы булдырылып, заманча җиһазландырылган. Кыскасы, реконструкция ясалган бинада малларны ашату һәм асрау өчен тиешле шартлар тудырылган.

Өстәмә уңайлыклар булдырылган – ял бүлмәсе, бәдрәф, душ эшли. “Хезмәт шартлары яхшыру белән эшкә мөнәсәбәт тә үзгәрә”, - ди ферма эшчәннәре.

Лира Гәрәева.