Сельское хозяйство

Район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен каршылап

Уңышлар һәм яхшы күрсәткечләр белән

Районның алдынгы ху-җалыкларының берсе  - М.Горький ис. кооператив эшчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күр-сәткечләр белән каршылый. Үткән җомгада тәүгеләрдән булып, горькийлылар хуҗалык уңганнарын хөрмәтләде, тәбрикләде. Кадер авыл мәдәният йортында оештырылган бәйрәм тантанасында кооператив тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалып, алдагы бурычлар билгеләнде.

Кооператив һәр елны табыш белән төгәлли, кирәкле техника сатып ала, производство биналарын ремонтлый һәм үзгәртеп кора. Барлык кыр эшләре кампанияләрен үз көчләре, үз техникалары белән башкарып чыгулары - тырышлык нәтиҗәсе. Әлбәттә, биредә җитәкченең эшне дөрес оештыруы мөһим роль уйный. Шуңа күрә терлекчелектә дә, басучылыкта да сынатмыйлар, югары күрсәткечләргә ирешеп, районның икътисадын ныгытуга үз өлешләрен кертәләр.

Басучылыкка килгәндә, уңыш вакытында югалтуларсыз җыеп алынып, келәтләргә салынган. Агымдагы елда барлыгы 54 мең ц ашлык алуга ирешкәннәр. Нәтиҗәдә, җиткелекле күләмдә орлык хәзерләнгән, мал азыгы тупланган. Тәҗрибәле, күп еллар әлеге тармакка хезмәт юлын багышлаган басу уңганнары исемлегенә баш агроном Флүр Нәбиев, звено җитәкчесе Ренат Габдрахманов, комбайнчы Фирдәвис Мөхәммәтов, тракторчылар Хәмзә Бакиров, Рәфил Гәрәев, водитель Җәүдәт Гәрәев  һ.б. керә.

Терлекчелек  тармагы хезмәткәрләре дә  ал-ял белмичә тырыш хезмәттә тир түгә. Кадер фермасы мөдире Рәсим Шәмсиев, ветеринария врачы Алмаз Сабиров, терлекче Илшат Кадыйров, Сеңрән, Кадер фермалары сыер савучылары ярышын җитәкләүче  Венера Зарипова, Рәҗүдә Шәмсетдинова һ.б. мактауга лаек.

Бәйрәм чарасында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хә-мидуллин, кооператив рәисе Иршат Гыйльфанов,  Кадер авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәис Габбасов катнашып, авыл хуҗалыгы эшчәннәрен котлады, уңышлар теләде.  Илгизәр Кыягап улы механизатор Хәмзә Бакировка, ветеринария врачы Алмаз Сабировка авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.

Ильфира Нигъмәтуллина.