Сельское хозяйство

Хуҗалыкара тикшерүләрдә

Сакчыл караш булдырылган

“Илеш”, “Сөн” кооперативлары, “Илеш-Агро” җәмгыятенең  “Искра” производство участогы хуҗалыкларын берләштергән зонада да техниканың кышкы саклауга куелуы тикшерелде.

“Илеш-Агро” җәмгыятенең  “Искра” производство участогының Иске Татыш бригадасында  культиватор, чәчкеч, кәтүк, тырма агрегатлары каралып, алар кышкы саклауга әзер. Гомумән, узел-агрегатлар ГОСТ таләпләре нигезендә саклауга куелган. Ябалак МТМсында да  авыл хуҗалыгы техникалары ГОСТ таләпләренә җавап бирерлек итеп урнаштырылган. Культиватор, чәчкеч, тырма, кәтүк агрегатлары майланган, тәгәрмәчләре агартылган. Биредәге чәчү комплекслары, яңа техника, шул исәптән комбайннар “Правда” производство участогының МТМсында сакланачак.

“Илеш” кооперативының машина-трактор мастерскоендагы тәртип күзгә ташланып ук тора. Барлыгы 3 культиватор агрегаты исәпләнеп, бүгенге көндә шуның 2се ремонтлана. Әйтергә кирәк, көзге соңгы кыр эшләре тәмамлану белән илешлеләр культиватор ремонтын башлаган. Комбайннарның резина-техник детальләре полиэтилен белән төреп бетерәсе бар, тәгәрмәчләре агартылган. Тагылма инвентарьләр дә тазартылган, майланган, буялган. Биредә һәр авыл хуҗалыгы техникасының машина ихатасында үз урыны бар, алар норма таләпләренә ярашлы саклана.

“Сөн” кооперативында бу җәһәттән, елдагыча, эш яхшы оештырылган. Тикшерү барышында  Шәммәт, Кыпчак, Аккүз, Исанбай бригадаларына уңай бәя бирелде. Шунысын билгеләргә кирәк, көзге эшләр тәмамлану белән алар чәчкечләрне бинага урнаштырып, ремонтлый башлыйлар. Тагылма инвентарьларның һәм техникаларның тәгәрмәчләре агартылган, узел-детальләре майланган. Комбайннар янкормага урнаштырылачак.

Ильфира Нигъмәтуллина.