Сельское хозяйство

Хуҗалыкара тикшерүләрдә

Уңай бәя алдылар

Көзге эшләр тәмамлану белән район хуҗалыкларының инженер-техник хезмәткәрләре алдына авыл хуҗалыгы техникасын, тагылма  инвентарьләрне озайлы кышкы саклауга кую бурычы килеп баса. Бу җәһәттән әлеге эшләрне барлау максатында хуҗалыкара тикшерүләр үткәрелде. Ул М.Гәрәев ис. кооперативны, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Манчар” производство участогын үз эченә алган зонадан башланып китте.

М.Гәрәев ис. кооперативның Бишкурай, Иләкшиде һәм Кече Бишкурай бригадалары каралып, ГОСТ таләпләренә җавап бирерлек итеп урнаштырылган техника комиссия тарафыннан уңай бәя алды. Кече Бишкурай МТМсында авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга куюның схемасы да төзелгән. Шулай да 5 комбайнның 2сен карап, саклауга куюны төгәллисе калган, чөнки әлеге көндә көзге соңгы кыр эшләрен тәмамлыйсы бар. Билгеләнгән җитешсезлекләрне бетергәндә, кооператив кышкы сезонга әзер, дип әйтергә була.

“Манчар” производство участогының, башка еллардан аермалы буларак, ике бригадасында да (Югары Манчар, Игмәт) техниканы саклауга куюга  җаваплы караганнар. Манчардагы МТМда тагылма инвентарьлар янкормада саклана. Яңа техниканы - комбайннарны, чәчү комплексларын “Правда” производство участогының МТМ территориясенә урнаштыру планлаштырыла. Шуңа күрә озакка сузмый техникаларны, тагылма инвентарьләрне тиешле таләпләр нигезендә саклауга кую бурычы тора.

Гомумән, авыл хуҗалыгы техникасын тиешле таләпләр нигезендә саклаганда, аны куллану вакыты озая, нәтиҗәле эшләвенә шартлар тудырыла. Шуңа күрә әйтелгән киңәш-тәкъдимнәр искә алынсын иде.

Ильфира Фидаилова.