Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Мөһим бурычлар куелды

Үткән җомгада район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашлыгында оператив киңәшмә үтеп, анда соңгы басу эшләрен – җирләрне туңга сөрү темпларын тизләтү, малларны җәйләүләрдән фермаларга кайтару һ.б. көнүзәк мәсьәләләр каралды. Ул “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” производство участогы базасында узды.

Киңәшмәдә катнашучылар тәүдә Кужбахты, Тәҗәй товарлыклы-сөтчелек фермалары торышы белән танышты. Әйткәндәй, биредә, елдагыча, мал торакларын ремонтлау эше уңышлы башкарылып, җәйләүдән терлекләр кайтуга әзерләп куелган. Тәҗәй фермасының савым сыерлары торагында бозаулар өчен урын ясалган.

Хуҗалыкта 1448 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 535-е – савым сыеры. Производство  участогының финанс-икътисади хәлен яхшыртуда сөт сату мөһим роль уйный. Үткән 9 айда барлыгы 12580 ц сөт хәзерләнгән һәм аның 12305 центнеры реализацияләнгән. Алдынгылар сафын гомер буе савучы булып эшләүче Гүзәллия Сәгабиева җитәкләп, һәр сыердан көн саен 11,2 кг сөт сава. Розалия Вайсиева икенче урында барып,аның күрсәткече 10,7 кг тәшкил итә. Шулай ук савучылар Рида Юлдашева, Гөлзәнә Галина намуслы хезмәт күрсәтә .

Киңәшмә арытаба Тәҗәй авыл мәдәният йортында дәвам итте. Үткән атнадагы киңәшмәдә бар хуҗалыкларга да малларны җәйләүләрдән фермаларга кайтару бурычы куелган иде. Кызганычка каршы, әлеге таләп тиешенчә үтәлмәгән. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин үз чыгышында һәр җәйләүдәге малларны фермаларга күчереп бетерү кирәклеген көн үзәгенә куйды һәм бу эшнең контрольгә алачагын белдерде. Кышкы чорда авыл хуҗалыгында сөт җитештерү - акча эшләүнең бердәнбер юлы. Шунлыктан терлекләрнең баш санын киметмәскә, киресенчә, арттырырга кирәклеген билгеләде.

Җәйләүдән кайткан чорда бозауласы таналарны исән-имин сак-лап үстерүгә дә аерым игътибар күрсәтелергә, ә бозаулар үлеменә киртә куелырга тиеш. Шулай ук сөт күләмен арттыруда азык өстәмәләрен куллану мөмкинлеге барлыгын сызык өстенә алып, аннан файдаланмаучыларны тәнкыйть утына тотты.

Җирләрне туңга сөрү темпын тизләтү дә мөһим. Шул рәвешле басуларны сабан белән сөрү, тирәннән йомшарткычлар белән эшкәртүләрне тәмамлап, техникаларны кышкы сак-лауга кую мөһимлеге җиткерелде аграрийларга.

Чыгышлардан соң М.Гәрәев ис. кооперативның - Иләкшиде, “Правда” производство участогының – Теләпән, “Игенче” производство участогының - Тәҗәй, “Манчар” производство участогының - Абдулла, “Искра” производство участогының - Иске Татыш, “Үзәк МТС” ДУАХПның Сүлте сөтчелек фермаларына әзерлек пас-портлары тапшырылды.

Оператив киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин алып барды, һәр каралган мәсьәлә буенча үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Киңәшмәдә шулай ук һәр хуҗалыкта һәм районда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көнен үз югарылыгында оештырыу мөһим бурыч итеп куелды.