Сельское хозяйство

Җиңүчеләр билгеләнде

Муниципаль район Советы киңәшмәсендә

Авыл советы авыл биләмәләре башлыклары, “Мәгълүмати-консультация үзәге” МБУ белгечләре, авыл хуҗалыгында кече бизнес белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре катнашлыгындагы район Советы киңәшмәсе муниципаль район хакимиятендә үтте.

Киңәшмәнең беренче өлешен муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин ачып, авылларда чишмәләрне төзекләндерү, санитар торышын яхшырту максатында оештырылган “Иң матур чишмә” конкурсында җиңүче Ябалак (I урын),  Бишкурай  (II), Аккүз (III) авыл советы авыл биләмәләре башлыкларына муниципаль район хакимиятенең Дипломнарын һәм акчалата премияләрен тапшырды.

Арытаба Илдар Иршат улы районда җирне, шәхси хуҗалыкны, яңа техно-логияләрне рациональ файдалануны популярлаштыруга, кече авыл хуҗалыгы бизнесын үстерүгә булышлык итү максатында муниципаль район хакимияте карарына ярашлы, “Районның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы - 2012” конкурсы оештырылып, аның беренче этабының 20 июльдән 15 августка кадәр - авыл биләмәләре территорияләрендә, икенчесенең 15 августтан 10 сентябрьгә кадәр район күләмендә үтеп, 12 номинация буенча җиңүчеләр ачыклануын билгеләде.

 “Сөт җитештерү буенча иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә - Лаяшты авылыннан М.Шәймөхәммә-тов (I урын), Базытамактан Р.Закиров (II), Югары Юлдаштан А.Павлов (III); мөгезле эре терлек симертү буенча Түбән Череккүлдән Р.Хәсәнова (I), Үрмәт авылыннан И.Гыймазов (II), Ябалактан Р.Гыйлемханов (III); дуңгыз симертү буенча Марин авылыннан А.Иксанов (I);  сарык үрчетү буенча Рсайдан М.Рәхимҗанов (I), Тыпый авылыннан В.Исламов (II), Карабаштан Ю.Рәхмәтуллин (III); куянчылык буенча Лаяшты авылыннан А.Гатиятуллин (I); кошчылык буенча -  Иске Кыргыздан М.Мөбәрәкшин (I), Үрмәт авылыннан Л.Фазлыева (II);  бәрәңге үстерү буенча Үрмәттән И.Гыймазов (I), Сүлтедән Р.Миңнуллин (II),  Кужбахтыдан  А.Йосыпов (III); ачык түтәлдә яшелчә үстерү буенча Исанбай авылыннан Г.Ибәтуллин (I),  Теләкәйдән Ф.Габдуллин (II); теплицада чәчәк үстерү буенча  Югары Яркәйдән Ш.Солтанов хуҗалыклары җиңүче булды.

Тәҗәй авылыннан И.Хәертдинов (I урын), Рсайдан Р.Әхмәдишин (II), Тыпыйдан З.Гыйльфанов (III) хуҗалыклары исә “30 яшькә кадәр гаиләләр арасында иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә призлы урын яулады.

Конкурста катнашып, I урынга лаек булучыларга - муниципаль район хакимиятенең Дипломы һәм акчалата премиясе, II һәм III урынга чыгучыларга акчалата премия тапшырылды.

Конкурс шартларына ярашлы, I урын яулаучылар бәйгенең өченче этабында, ягъни  10 -20 сентябрьдә республика күләмендә үтәчәк “БРның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы - 2012” конкурсында катнашачак.

Киңәшмәнең икенче өлеше авылларны төзекләндерүгә, биләмә территорияләрен чистартуга кагылышлы мәсьәләләргә багышланып, аны район Советы секретаре Ф.И.Әюпов алып барды.

Гөлфирә Зиннәтуллина.