Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында

Тотрыклылык юлыннан

Белешмә. Ромел Әбелмөгаллим улы Шамратов 1956 елда Түбән Череккүл авылында туган. Түбән Че-реккүл, Югары Яркәйдәге 1нче урта мәктәпләрдә белем алганнан соң, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында укып, зоотехник һөнәренә ия була. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Түбән Череккүл сөтчелек фермасында лаборант, малларны ясалма орлыкландыру технигы, зоотехник булып эшли. 1982 -1987 елларда Череккүл авыл Советы рәисе, арытаба Куйбышев ис. хуҗалыкта партия оешмасы секретаре вазифаларын башкара. Читтән торып, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

1991 елда шушы ук хуҗалыкның рәис урынбасары, аннары баш инженер, баш зоотехник вазифалары йөкләтелә. 1998 елда кабаттан авыл Советы рәисе итеп сайлана. Бер елдан соң “Игенче” колхозына рәис итеп тәгаенләнә. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике чакырылыш муниципаль район Советы депутаты.

2008 елда “Илеш-Агро” җәмгыяте составына кертелгән “Игенче” производство участогы - соңгы елларда район буенча авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүгә мул өлеш кертүче хуҗалыклар исәбендә. Агымдагы елда язгы кыр эшләрен оптималь

срокларда башкарып чыккан  һәм район буенча чәчүдә өченче урын яулаган өчен муниципаль район хакимиятенең кыйммәтле бүләгенә лаек булулары - басучылык тармагында эшнең оешкан төстә алып барылуы нәтиҗәсе. Агымдагы елның 9 айлык эш йомгакларыннан күренүенчә, ашлыкның тулай җыемы 30500 ц тәшкил итеп, гектар көче 19 центнер булган. Бу уңышка - басуларны дөрес тәрбияләү, һәр гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән 47 кг исәбеннән минераль ашлама кертү аркасында ирешелгән. Иң мөһиме, көзге яңгырларга кадәр басулардагы игеннәр югалтуларсыз җыеп алынган. Бу, әлбәттә, һәр механизаторның үз хезмәтенә җаваплы карашына да бәйле. Алар язгы чәчүдән башлап, ашлык келәтләргә кергәнче тырышлык үрнәге күрсәткән. Мәсәлән, районда алдынгылар рәтендә баручы комбайнчы Флорид Газетдинов -14478, аның хезмәттәшләре Илфат Йосыпов һәм Данис Каюмов 8100әр центнер ашлык суктырып алуга ирешкән. Ындыр табагына кайткан игенне машинистлар Илнур Гарипов белән Фәнүс Хуҗин “ЗАВ”ларда чис-тартып, кондициягә җиткерүгә күп көч салган.

Салам, печән пресслау, гомумән, мал азыгы туплау кызу темп белән алып барылып, базларга сыйфатлы сенаж, силос салынган. Барлыгы 1500т салам, 740 т печән, 2650 т силос, 1370 т сенаж хәзерләнгән. Әлеге кампаниядә тир түккән механизаторлар: Нәкыйп Садыйковның, Илшат Галимовның, Илшат Кашаповның, Рәфис Мәрдамшинның, Альберт Сәгабиевның, Рүзил Әзһәровның, водительләрдән Алмаз Галинның, Рәгыйзь Гаяновның тынгысыз хезмәтен хуҗалык җитәкчелеге югары бәяли һәм ел әйләнәсенә аларның ярдәменә таяна. 

Орлык өчен 64 т кышкы бодай, сабан бодаеның 400т “экада-70” , арпаның 200 т “белгородский-100” ориги-наль сортлары тупланган. “Илеш-Агро” җәмгыятенә караган 6 хуҗалыкны чәчү орлыгы белән тәэмин итүче “Игенче” производство участогы уңганнары “Илеш элеваторы” җәмгыятенә орлык өчен 15197 центнер ашлык тапшырган.

Әлеге көндә хуҗалык ба-суларының 1300 гектар мәйданында җирләр туңга сөрелеп, аны “Джон-Дир” тракторында уңган механизаторлар Шәмсиәхмәт Сәгабиев белән Мөдәрис Хәбибов ике сменада башкара. Сөренте җирләрне дисклауда Флорид Хәтмуллин намуслы хезмәт күрсәтә. 

Көндәлек табыш китерүче терлекчелек тармагы да тотрыклы эшли. Малларның баш санын киметмичә, күр-сәткечләрнең яхшыруына, әлбәттә, Кужбахты, Тәҗәй фермалары коллективларының эшне әлеге юнәлештә дөрес оештырып, җаваплылыкны, тырышлыкны арттырулары булышлык иткәндер. Бүгенге көндә бестуж һәм кара-чуар токымлы 1448 баш мал асралучы хуҗалыкта 535 савым сыеры исәпләнеп, барлыгы 11750 ц сөт хәзерләнгән һәм аның 11549 центнеры реализацияләнгән. Бу күрсәткечләрдә алдынгы сыер савучылар - Кужбахты сөтчелек фермасыннан 1 750ц, яки һәр сыердан уртача 3260 килограмм сөт савып алган Гүзәл Сәгабиеваның, Тәҗәй МТФсыннан Флүсә Тимерҗанованың (1150 ц - 3140кг) тырыш хезмәте мактаулы.

Җитештерелгән 572 ц итнең 376 центнеры сатылган. Димәк, хуҗалык кассасына бу тармактан кергән акчада мал симертүчеләр Алмаз һәм Азат Миңнемуллиннарның, Мәгъфүрҗан Яппаровның, яшь бозау караучылар Лилия Газетдинованың, Гөлфидә Камалованың да лаеклы өлешләре бар.

 Сөтчелек фермаларын ремонтлауга елның-елында җаваплы карыйлар биредә. Агарту, буяу, тазарту, маллар торакларының идәннәрен, түбәләрен ремонтлау белән беррәттән, быел Тәҗәй МТФсының савым сыерлары торагында бозаулар өчен урын ясалган. Хуҗалык белгечләре, хезмәткәрләре көче белән ике ферма да малларны җәйләүләрдән кайтаруга тулысынча әзер.

Инвесторлар белән эшли башлаган дәвердән алып, материаль-техник база  заман техникасы, нәселле маллар, басучылыкта технологияне төгәл үтәү, яңалыклар кертү һ.б. исәбенә ныгытылган. Иң мөһиме - вакытында хезмәт хакы түләнә. Шуңа да тырышып эшләүчеләрнең елдан-ел артуы -  куанычлы күренеш.

Гөлфирә Зиннәтуллина.