Сельское хозяйство

Район оешмаларында

Яңалыкка йөз тотып

“Илеш МТС” җәмгыяте – нигез салынган көненнән (2000 ел, машина-трактор станциясе исемендә) башлап, заман авырлыкларына карамыйча эшләүче генә түгел, ә эшчәнлеген яшәеш куйган таләпләрдән чыгып оештыручы, кирәк икән, үзгәртеп корып, алдына куйган максатларын уңышлы тормышка ашыручы районның алдынгы предприятиесе.

Искә төшерик әле: республикада МТСлар бетерелгәч тә коллектив аренадан төшеп калмады, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү статусын алып, 2005 елдан эшчәнлеген “Илеш МТС” җәмгыяте исемендә дәвам итте. Кадрлар, техника бар, таныш – авыл хуҗалыгы белән турыдан-туры бәйле хезмәт. Иң мөһиме – районда билгеле даны бар. Республиканың “Иң яхшы МТС”ы исеме, БР Хөкүмәте Дипломы – бу бүләкләр үзе үк күп нәрсә хакында сөйли иде. Шул рәвешле, төрле культуралар үстерү өчен алынган җирләр, Теләкәй, Анач фермалары җәмгыятькә яңа сулыш биреп, предприятие җиде ел инде перспектива белән һәм алга карап яшәүче директор Р.Зари-пов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләренең авангардында бара, басучылык, терлекчелек тармакларында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, ел да муниципаль район хакимиятенең Дипломы белән бүләкләнә.

АПКда яңалык: ул, гадәттә, МТСларда яклау таба һәм күтәреп алына. Мисалга рапсны гына алып китик. Кайбер хуҗалыклар бу техник культураны мал азыгы итеп үстерүдән читләшеп торганда да, җәмгыять аны май алу өчен игә һәм район буенча иң күп (2 мең гектардан артык) чәчүлекләр дә - аларда. Хәзер инде рапс үстерергә өйрәнергә җәмгыятькә республиканың төрле төбәкләреннән киләләр, чөнки уртаклашырдай тәҗрибәләре бар. Быел да мул – 1 мең тоннадан артык уңыш җыеп алып, аны май заводларына озаталар. Продукцияләренә сорау зур, хәтта алдагы ел өчен дә килешү төзегәннәр. Өстәвенә, реализациягә 100т “юбилейный” сортының элитасын әзерләп куйганнар. Әйткәндәй, заман белән бергә атлауларының тагы бер мисалы – җәмгыять орлык җитештереп сатуга махсуслашып, бу юнәлештә дә ырамлы эшчәнлек алып бара, ел саен район ху-җалыкларына төрле культуралар орлыгы әзерләп сата. Быелгы уңыштан аграрийларга 500 тонна бодайный “экада-70” сортын (элита) тәкъдим итәләр.

Конкрет басучылыкка килгәндә, бөртеклеләр (бодай, кышкы бодай, арыш, арпа) һәр гектардан 20,4 ц уңыш биргән. Бу үз коллективы әгъзаларын, елдагыча, базар бәясеннән очсыз хакка ашлык, салам белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән, чөнки хезмәт кешесе – беренче планда: эшенә карата вакытында акчасын ала, хөрмәтен күрә. Пай хуҗалары җирләре дә яхшы итеп эшкәртелгән, салымы түләнгән, иң кирәге, пайчылар җитәрлек күләмдә салам, өстәвенә, бушка 1әр центнер фураж алганнар. Гади кеше моны күрә, аңлый, шуңа да эш урынының кадерен белә. Җәмгыять коллективының тотрыклы булуының сере дә, мөгаен, шундадыр. Иршат Фәррахетдинов, Ильмир Сәлихов, Денис Исламов кебек комбайнчыларның, тракторчылардан Рәмил Шафыйковның, Дамир Кәримовның, Рәхимҗан Имамовның, шоферлардан Владимир Рябов, Инист Фәтхуллин, Ринат Әсләховның һ.б. исемнәре районда алдынгылар сафында яңгырый.

“500 сөтчелек фермасы” республика программасы – терлекчелек тармагын үстерү генә түгел, ә аграрийларны эштә сынау чарасы да ул. Бу имтиханны мәшәкатьтән курыкмыйча, яңарышка кыю юл яручылар гына уңышлы тота дисәм, ялгышмамдыр. Район җитәкчелегенең әлеге программага 4 хуҗалыкның берсе итеп нәкъ шул сәясәтне алып барган “Илеш МТС” җәмгыятен тәкъдим итүе очраклы түгел. Гади ферманы модернизацияләү: әйтүе генә җиңел, чынбарлыкта исә бу эш – үтә дә җаваплы, барыннан элек, БР Хөкүмәтенең ныклы контролендә тотыла һәм программаның һәр таләбе төгәл үтәлергә тиеш. Шунсыз киләчәктә сыйфатлы, мул продукциягә өмет итәсе юк. Программага кертелгән Теләкәй фермасында эш нәкъ шул күзлектән чыгып башкарыла. Хуҗаның ниндилеге, кемлеге капка төбеннән башлана дигәндәй, ферма территориясе тимер койма белән әйләндереп алынган, буялган, 200 баш сыерга исәпләнеп реконструкцияләнгән торакның идәннәре тәртипкә китерелгән, яңа сөт үткәргеч, ТСНнар, су линияләре, су эчергечләр монтажланган, азык өстәле эшләнгән, пластик тәрәзәләр куелган, вентиляция яхшыртылган, түбәсе профнастил белән ябылган, торакка азык салырга керүче техника өчен махсус борылыш мәйданнары ясалган һ.б. Шулай ук техникага уңайлы булсын дигән күзлектән чыгып, фермага якын итеп, һәрберсе 1500т масса сыйдырышлы ике силос базы булдырганнар һәм аларны яшел масса белән тутырып та куйганнар. Малларны ясалма орлыкландыру технигы бүлмәсе торышы да – яңа, заманча. Кыскасы, ферманың торышын Европа стандартларына тиң дисәк тә, ялгыш булмас. Бер сүз белән әйткәндә, киләчәктә кул көче кулланылмаячак. Бүгенге көнгә проектта каралган 30млн. сумлык эшнең 18 млн. сумы тормышка ашырылган. Ул шулай ук фермага янкорма итеп ясалган җәйге лагерьны да, сатып алынган “Mac-Don” үзйөрешле чапкычын да, “СНУ-550” салам өйгечен дә үз эченә ала. Моннан тыш, ике бозаулар торагында шактый ремонт эшләре башкарылган. Терлекчеләр өчен көнкүреш бүлмәсе, душ, бәдрәф, кыскасы, хезмәт кешесенә бар уңайлыклар да булачак фермада. Әлеге вакытта исә соңгы эшләр бара – сыерлар торагының эче штукатурлана, буяла.

Модернизация сөт җитештерүне арттыруга китерәчәгенә ышанабыз. Моның өчен бары да эшләнә. Ә безнең төп максат – торакка урнаштырылачак 200 сыерның әлеге кебек 140гыннан гына түгел, ә барысыннан да бердәй продукция алуга ирешү. Шуның өчен киләчәктә савым сыерлары көтүен 50 баш яхшы нәселле мал исәбенә арттыру күзаллана, - ди җәмгыять директоры Рәвис Газизҗан улы.

Шул рәвешле, малларны ясалма орлык-ландыруга игътибарны арттырганнар.

Сыйфат мәсьәләсе дә күз уңында тотыла. Беренче сортлы итеп кенә (ел дәвамында шуңа ирешәләр) түгел, югары сортлы һәм Теләкәй фермасы буенча һәр көнне 3тонна сөт сату планы белән дә эшлиләр. Ә моның өчен иң мөһим шартларның берсе булдырылган – малларга җитәрлек күләмдә төрлесеннән сусыл һәм тупас азыклар тупланган. Шушы көннәрдә силос салуны да уңышлы тәмамладылар. Реализациягә килгәндә, әлеге вакытта ике фермага (Анач – 21,63 ц, Теләкәй – 17,13 ц) көн саен 39 центнердан артык сөт реализацияләнә. Иң мөһиме, ел дәвамында тотрыклы продукция алуга ирешәләр. Үткән 8 айда 835т сөт җитештерелеп, 100 сыерга 75 бозау алынган. Бу уңышларга сыер савучылардан Марина Шакирова, Алена Умуракова, Глүсә Газизова, Гөлнәзирә Нәбиева, терлекчеләрдән Мәрвия Минһаҗева, Илзирә Әхмәдиева зур өлеш керткән. Җәмгыять җитәкчелеге Теләкәй, Анач бүлекчәләре управляющийлары Хәмитҗан Зарипов, Мират Хәкимов, директор урынбасары Фәвис Миңнебаев, ветеринария врачы, Анач фермасы мөдире Павел Биктуганов, баш зоотехник Илнар Гыйлемхановны эш оештыруда үзенең якын ярдәмчеләре дип саный һәм хезмәтләренә югары бәя бирә.

Җәмгыятьтәге соңгы эшләр – җир эшкәртү, техниканы кышкы саклауга кую, Теләкәй фермасын модернизацияләү (Анач фермасы кышка әзерлек паспорты алды) әнә шул белгечләргә таянып, алар оештыруында алып барыла да инде.

Терлекчелек комплексын яңарту программасы – авыл хуҗалыгын һәм тоташ авылны тотрыклы үстерүгә юнәлтелгән Башкортстанның аграр сәясәтенең мөһим чарасы. Бу юнәлеш буенча яхшы старт алган МТСлылар киләчәктә аннан файда көтә, өметләнә һәм шуңа йөз тотып эшли дә.

Рәмзия Хәдимуллина.

Белешмә. Рәвис Газизҗан улы Зарипов 1963 елда Теләкәй авылында туган. Урта махсус һәм югары белемгә ия – Уфа төзелеш техникумын (белгечлеге – механик) һәм Башкорт дәүләт аграр университетын (икътисадчы) тәмамлаган.

Хезмәт юлын Уфа шәһәренең эре панельле йортлар төзү трестында (“ЖБЗ-3”) башлап, арытаба Карламан станциясендә төзелеш-монтаж оешмасында - төрле вазифаларда, Әсән кошчылык фабрикасында – инженер, баш инженер, директор урынбасары, «Илишмясо» җәмгыяте директоры урынбасары, “Октябрь” колхозы рәисе булып эшли. 2001 елдан – “Илеш МТС” җәмгыяте директоры вазифасында. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, дүрт чакырылыш муниципаль район Советы депутаты.