Сельское хозяйство

Булдыклылар җаен таба

Белешмә. Илдар Фәнис улы Нәбиев 1982 елда Иске Татыш авылында туган. Ул  Иске Татыш урта (хәзер-төп) мәктәбен, арытаба Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Хезмәт юлын “Илеш элеваторы” җәмгыятендә мастер буларак башлый. 2002-2004 елларда армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, “Илеш элеваторы” җәмгыятендә мастер, баш механик, энергетик вазифаларын башкара. Читтән торып Ырынбур дәүләт университетында белем алып, орлыкны саклау һәм эшкәртү технологиясе белгечлегенә ия була. 2009 елдан “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра” производство участогы начальнигы вазифасын башкарса, 2012 елның апреленнән “Мир” кооперативы рәисе итеп сайлана.

Гаиләле, тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр.

Быелгы һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен игенчелектә дә, терлекчелектә дә кыенлыклар тудырды. Әмма агросәнәгать комплексы предприятиелә-ре моңа карамастан, булганын саклап калу, төрле мөмкинлекләр юлын табып, шартларга яраклаша алды. Шул исәптән “Мир” кооперативы хезмәткәрләре дә югалып калмады, үстерелгән уңышны оптималь срокларда җыеп алырга, мал азыгы хәзерләргә өлгерде. Кооперативка яшь, булдыклы җитәкче идарә итә. Рәис вазифасын Илдар Нәбиев яңарак кына үти башлавына карамастан, урындагы халык белән уртак тел табуы, нәтиҗәдә хуҗалык басучылыкта да, терлекчелектә дә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Ул үзенең уң кулы булган белгечләргә, урта звено җитәкчеләренә  таяна һәм бердәм, нәтиҗә-ле эшчәнлек алып бара. Әйткәндәй, агымдагы елда урак кампаниясендә бөртеклеләрдән барлыгы 35 мең 803 центнер уңыш җыеп алынган. Хуҗалыкның 4272 гектарда сөренте җирләре исәпләнеп, анда бодай, арпа, рапс, кукуруз, азык тарысы, карабодай культуралары үстерелгән. Биредә перспектив сортларга өстенлек бирелеп, бодайның  “экада-70”, арпаның “белгородский-110” сортлары игелгән.

Барлык кыр эшләре кампанияләрен үз көчләре, үз техникалары  белән башкарып чыгулары – тырышлык нәтиҗәсе. Киләсе елны хәстәрләп, җитәрлек күләмдә кондициягә җиткерелгән, орлык салганнар.

Озак еллар дәвамында тырыш хезмәт салучы, тәҗ-рибәле механизаторлар техниканы җитештерүчәнле файдалана. Басучылыкта уңган комбайнчылардан Булат Халиков (“ДОН-1550”), Фәйләс Ситдыйков (“ДОН-1500”) 7-8әр мең ц ашлык суктыруга ирешкән. Шулай ук Илдар Хафизов (“ЭС-1”), Азамат Вәлиуллин, Мират Гәрәев (“ДОН-1500”), водительләрдән Рәдис Хәләпов (“КамАЗ”), Илгиз Галиуллин (“ЗИЛ”), тракторчылардан Марс Идрисов (“Т-4”), Нияз Фәттаховның (“МТЗ-82“, “Джон-Дир”) хезмәте дә мактауга лаек.

Терлекчелек тармагына килгәндә, кооператив буенча бүгенге көндә барлыгы 1600 баш мөгезле эре терлек асралып, Карабаш, Иштирәк авылларында  2 товарлыклы-сөтчелек, Яңа Күктауда нәсел таналары фермасы бар. Узган 8 айда хуҗалык буенча 11698 ц сөт җитештерелеп, 10411 ц реализацияләнгән. Җитештерелгән 823 ц итнең  578 ц сатылган.  Маллардан уртача 588 грамм тәүлек артым алынган.

Әлбәттә, терлекчелектә уңышны, беренче чиратта, кадрлар һәм мал азыгы тәэмин итә. Бу җәһәттән хуҗалыкта кышлатуга җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азык хәзерләнеп, 7979 тонна сенаж, 340 т печән, 3250 т силос туп-ланып, силос салу эше дәвам итә. салам эскертләргә өелгән. Әлегә хуҗалык буенча һәр шартлы баш малга 35 ц азык берәмлеге туры килә.

Югары продуктлылыкка ирешү өчен  малларның баш санын киметмәү, көтү әйләне-шенә таналар кертү юнәлешендә эшчәнлек алып барыла. Хуҗалык нәсел маллары үрчетүгә таныклык алып, аларны үстерү һәм реализацияләү белән шөгыльләнә. Бу максатта Карабаш фермасында 286 баш кара-чуар токымлы нәсел таналары асрала.

Ел саен терлекләрнең җәйләүләрдән кайтуына тораклар тәртипкә китерелә, агымдагы ремонт эшләре башкарыла. Бүгенге көнгә Иштирәк фермасына кө-түлекләрдән маллар кайтарылган булса, Карабашныкында малларны кертергә җыеналар.

Машина белән сыер саву операторлары ярышын Миләүшә Ситдыйкова, Әнисә Әнәсова җитәкли. Шул рәвешле, мәсәлән, М.Ситдыйкова узган 8 айда – 985ц, һәр сыердан 3078 кг,  Ә.Әнәсова  983ц, һәр сыердан 3055 кг сөт савып алган. Малларның продуктлылыгын арттыруда терлекчеләрнең йөклә-телгән эшләренә җаваплы караулары зур роль уйный. Илгиз Шәйгарданов, Илгиз Әһлетдинов, Фоат Миңнеханов, Вадим Шәй-дуллин, Нәсһәт Сәхипов эшләренә тугры булулары белән һәркемгә үрнәк.

Хуҗалык игенчеләре, терлекчеләре барлык сезонлы эшләрне вакытында башкарырга тырыша, мул уңыш үстерергә дә, терлекләрне уңышлы кышлатуга да җаваплы караш булдыра. Бүген исә басуларда соңгы - көзге кыр эшләре бара.

Ильфира Нигъмәтуллина.