Сельское хозяйство

Безнең интервью

Традициягә тугрыбыз

Республикада озайлы тотрыклы үсеш перспективаларына гарантия бирүдә хәл ителергә тиешле мөһим мәсьәләләрнең берсе – ул авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген үстерү. Муниципаль район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге нәкъ шуны, барыннан элек, җир шарында азык-төлеккә бәяләрнең даими артуын исәпкә алып, базар конкуренциясе таләпләренә җавап бирердәй, шулай ук сорау белән файдаланган продукция җитештерүгә, аларны эшкәртүгә юнәлтелгән сәясәт алып бара. Агросәнәгать комплекслы һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре эшчәннәре үз алларына куелган бурычларның мөһимлеген аңлап, ел дәвамында уңышлы эшләде, аларны заман авырлыклары да, ел да үзенең сынауларын куйган һава шартлары да куркытмады. Әнә шундый киеренке хезмәттә сигез айдан артык вакыт артта калды. Ел финишына аграрийлар нинди уңышлар белән килә соң? Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин белән әңгәмә шул хакта.

Илгизәр Кыягап улы, район аграрийлары үткән сигез айда басучылыкта нинди күрсәткечләргә иреште соң?

Район хуҗалыклары көзге кыр эшләрен тәмамлау алдында тора. Билгеле булуынча, җәй игенче өметен акламады. Шулай булуга карамастан, алар басуларда көнне төнгә ялгап эшләде һәм район буенча барлыгы 92 мең тонна ашлык җыйнап алынды. Бу, үз чиратында, АПК предприятиеләрен алдагы ел өчен чәчү орлыгына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә, халыкны тиешле күләмдә ашлык, мал азыгы белән тәэмин итәргә, терлекчелек тармагына фураж тупларга мөмкинлек бирде. Бөртекле культуралардан иң күп тулай җыем алган “Урожай” ширкәте (7705 т), “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы (5336), “Сөн” (5061), “Мир” (4955), М.Горький ис. (4700), Куйбышев ис. (4568) кооперативлар, “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участоклары (16466) район күрсәткеченә аеруча зур өлеш кертте. Техник культуралардан рапс игү белән шөгыльләнүче “Илеш МТС” җәмгыяте аның тулай җыемын 614 тоннага җиткереп, һәр гектардан 12 ц уңыш алды. Ирешелгәннәр – басучылык тармагында агротехник таләпләрне төгәл, сыйфатлы үтәү, прогрессив алымнарны киң куллану, барыннан элек, җитәкчеләрнең, белгечләрнең, урта звено кадрларының һәр участокта эшне дөрес оештырып, игенчеләрнең тырышлыгын бер максатка туплавы нәтиҗәсе.

Басу эшчәннәренең тагы бер мөһим бурычларының берсе – терлекчелек өчен җиткелекле күләмдә мал азыгы хәзерләүгә булышлык итү, чөнки производствоны күтәрү турыдан-туры шушы факторга бәйле. Шул рәвешле, агымдагы елда барлык чәчүлек мәйданнарының 30 процентында мал азыгы культуралары үстерелде. Бу, үз чиратында, 14100 т печән, 68100 т сенаж, 70000 тоннадан артык силос тупларга мөмкинлек бирде. Кышлатуга җитәрлек салам прессланды һәм эскертләргә өелде, 21000 т сыйфатлы фураж салып куелды. Шулай итеп, узган елдан калган запасны (9 ц) да исәпкә алып, һәр шартлы баш малга 43,8 ц азык берәмлеге туры килә. Аны хуҗаларча, сакчыл тотыну, һичшиксез, продукция – ит, сөт җитештерүне арттыруга, алда торган кышлатуны уңышлы үткәрүгә этәреш бирәчәк.

Игенчеләребез көздән үк киләсе ел турында хәстәрлек күреп, район буенча 13 мең гектарда уҗым культураларына нигез салды. Яхшы орлык – мул уңыш дигәндәй, хуҗалыклар җир куенына элиталы, чагыштырмача яңа сортларга өстенлек бирергә тырышты һәм арышның – “памяти Кунакбаева”, тритикаленең – “башкирская короткостебельная”, уҗым бодаеның “башкирская-10”, “московская-39” сортлары чәчелде. Ә “Илеш Агро” җәмгыятенең производство участокларында уҗым бодаеның “московская-39”ы белән бергә, яңа “немчининовская” сорты сынау  үтә.

РФ һәм БР Хөкүмәтләренең агросәнәгать комплексы предприятиеләренә күрсәтелгән ярдәме тармак алдындагы нинди бурычларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде?

Соңгы елларда илдә, республикада авыл хуҗалыгын, аеруча малчылыкны үстерү буенча максатлы программалар кабул ителде. Шул рәвешле, тармакта бүген эш ил Президенты тарафыннан кабул ителгән “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле милли проекты, республика Хөкүмәтенең “2012 елга кадәр терлекчелекне үстерү”, “Сыер малларын үрчетүне яхшырту һәм сөт җитештерүне арттыру. Республикада 2012-2016 елларда “500 сөтчелек фермасын комплекслы модернизацияләү” программаларына нигезләнеп алып барыла һәм шул таләпләрдән чыгып, район хуҗалыклары нәселле маллар сатып ала, торакларны реконструкцияли, машина-трактор паркларын яңа техника исәбенә тулыландыра. Билгеле, бу эшләрнең күбесе Хөкүмәт тарафыннан бирелгән озак сроклы кредитлар исәбенә башкарыла. Ә конкрет ярдәмгә килгәндә, югарыдагы проект-программалар буенча АПК предприятиеләре үткән 8 айда 104 млн. 875 меңнән артык суммага техника юнәтте. Шулай ук максатлы программаларга ярашлы, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтләреннән дизель ягулыгы сатып алган өчен – 15 млн. 830 мең, техникага – 9 млн. 940 мең, гербицидларга – 4 млн. 552 мең, элиталы орлыкларга – 7 млн. 257 мең, сөт реализацияләгән өчен – 30 млн. 840 мең, нәселле маллар асраган өчен – 5 млн. 689 мең, туфракның уңдырышлыгын саклауга – 10 млн. 480 мең, орлыклар, дуңгызлар, атлар асраган өчен – 711 мең, алынган кыска һәм озак сроклы кредитларның процентларын каплатуга – 29 млн. сумлык, кыскасы, 115 млн. сумлык дотацияләр, субсидияләр алды.

Терлекчелек тармагында узган ел белән чагыштырганда алга китеш бармы?

Әлбәттә, моны нигезләү өчен сигез айда район буенча 35180т сөт җитештерелеп, аның үткән елга караганда артуын, ягъни 110 проц. тәшкил итүен билгеләү дә җитә. Һәр сыердан 2706 кг продукция алынып, ул да 2011 елның шушы чоры белән чагыштырганда 17 проц. артты. Барлыгы 5180 тонна ит (+17 процент) җитештерелеп, маллардан алынган уртача тәүлеклек артым 518 грамм (+55 грамм) булды. Малларның баш саны былтыргыдан 2 процентка артып, мөгезле эре терлекләр 42 мең башка җитте. Сигез айда алынган бозаулар 5826 баш (+1189) исәпләнә. Көтүне яңарту максатында ел дәвамында 366 баш нәселле сыер малы сатып алынды, 2300 баш тана әзерләнеп, алар бозаулый башлады. Моннан тыш, 2013 елда каплату өчен 2400 баштан артык тана әзерләнде. Районда 6 хуҗалык нәселле мал үрчетү белән шөгыльләнә, 18 фермада малларны ясалма орлыкландыру пунктлары эшли.

Ит җитештерүгә “Башкирский бекон” җәмгыятенең Чияле-Әтәчтәге Илеш бүлекчәсе зур өлеш кертә. Район буенча җитештерелгән әлеге төр продукциянең 45 проц. алар өлешенә туры килеп, коллектив тармакны үстерүдә яхшы күрсәткечләргә ирешә.

“500 сөтчелек фермасы” рес-публика программасы районда ничек тормышка ашырыла?

Республика Хөкүмәте кабул иткән терлекчелек комплексын яңарту программасына ярашлы, районныкы эшләнеп, муниципаль район Советы утырышында тәсдыйк ителде. Агымдагы елда дүрт – “Урожай”, “Маяк” хуҗалыклары, “Илеш МТС”, “Агыйдел” җәмгыятьләре әлеге программага кертелеп, аларда мал торакларын реконструкцияләү буенча күләмле эшләр алып барыла. Аның смета бәясе 150 млн. сум исәпләнеп, бүгенге көнгә 40 млн. 395 мең сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылды, 6 млн. 895 мең сумлык – корылма-җиһазлар, 10 млн. 640 мең сумлык – техника, 18 млн. 640 мең сумлык нәселле маллар алынды. Аларның барысы өчен дә БР Хөкүмәте субсидия бирүне планлаштырып, ул бирелә дә башлады инде. Бер сүз белән әйткәндә, районда ел саен 4 хуҗалык фермасы модернизацияләнеп, 2016 елга кадәр аларның саны егермегә (900 млн. сумлык) җитәчәк. Бу эшләр, һичшиксез, сөт җитештерүне, сыер малларының баш санын арттыруга зур этәргеч бирәчәк.

Билгеле, бүгенге базар бәяләре шартларында Хөкүмәт ярдәменнән башка авыл хуҗалыгының тотрык-лы үсешенә ирешеп булмаячак. Әнә шул конкрет булышлыкка таянып, соңгы елларда хуҗалыклар фермаларында торакларга сөт үткәргечләр монтажлау, мал азыгы тарату һәм җир эшкәртү техникалары, нәселле маллар сатып алу, культураларның перспектив сортларын үрчетү, элиталы орлык белән эш итү, җир эшкәртүнең яңа технологияләрен куллану буенча планлы чаралар тормышка ашырылып, алар алдагы вакытта да киң кулланыш табачак.

Илгизәр Кыягап улы, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре эшчәнлегенә дә тукталып үтсәгез иде. Алар район тормышында нинди роль уйный?

Басучылыкта, терлекчелектә үстерелгәнне үз җирлегебездә эшкәртеп, район халкын экологик яктан чиста, барыннан элек, үзебезнең продукция белән тәэмин итү – муниципаль район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе алып барган мөһим юнәлешләрнең берсе. Әлеге бурычны “Илишмолоко”, “Илишхлеб” МУП, “Илешмясо”, “Молоко”, “Илеш элеваторы”, “Икмәк продуктлары” җәмгыятьләре, шулай ук икмәк пешерү һәм ит ярымфабрикатлары җитештерүче шәхси эшкуарлар – Югары Яркәйдән Р.Ризванова, М.Мөдәрисов, Т.Тимуршина, Р.Хангирова, Рсайдан И.Гаязова, Исәмәттән И.Хәбиров, Кадердән Р.Садертдинова уңышлы үтәп, сатып алучылар ихтыяҗын канәгатьләндереп килә. Алар да производстволарын киңәйтү буенча реконструкция алып бара. Нәтиҗәдә, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре җитештергән продукциянең сыйфаты яхшыра, ассортименты арта. Узган сигез айда бу төр предприятиеләр тарафыннан 300 тоннадан артык икмәк, 70 тоннага якын иттән ярымфабрикатлар, 1300 т сөт продуктлары – барлыгы 65 миллионнан артык суммага продукция реализацияләнде.

Кадрлар барысын да хәл итә. Яшь белгечләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү буенча нәрсәләр эшләнә? АПК, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин ителеш ничек билгеләнә?

Муниципаль район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан һәр ике тармакны да кадрлар белән тәэмин итү буенча максатлы, заман таләпләреннән чыгып эш алып барыла. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә 2009 елның июлендә булып үткән муниципаль район Советы утырышында каралып, анда 2013 елга кадәр махсус программа кабул ителгән иде. Агымдагы елның 28 июлендә булып үткән икенче чакырылыш муниципаль район Советының утыз бишенче утырышында аның үтәлеше каралып, башкарылган эшләргә җентекле анализ ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Бүген авыл хуҗалыгында 2655 кеше эшләп, аларның 170е – югары, 271е – урта махсус, 1108е башлангыч һөнәри белемгә ия, 1106сы – махсус белемсез. Тармак Башкорт дәүләт аграр университеты, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумы, 86нчы һөнәри лицей кадрлары исәбенә тулыландырыла. Моңа ирешү өчен район һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашлыгында муниципаль район хакимияте башлыгы кабинетында, турыдан-туры уку йортларында Илеш яшьләре – булачак белгечләр белән очрашулар, әңгәмәләр уздырыла, кызыксындыру шартлары тәкъдим ителә. Әйтергә кирәк, моның нәтиҗәсе бар. 86нчы һөнәри лицейны тәмамлаган И.Ямалиев (фермада моторист), Р.Галиев (машинист), М.Гыйльметдинова (сыер саву операторы), А.Харрасов (терлекче), Р.Заһертдинов (шофер), Ринат һәм Ришат Нәбиевлар (механизатор) – “Урал” җәмгыятендә; Д.Әзеһәмов (шофер-комбайнчы), М.Гаянов (комбайнчы), И.Фәтхлисламов, Р.Шаһиев (механизатор) – Куйбышев ис. кооперативта; Л.Гайсин (тракторчы), И.Әхмәтҗанов (бухгалтер), А.Сәлемгәрәев (МТМ хезмәткәре) – “Маяк” хуҗалыгында; Р.Мөхәммәтдинов, Д.Ташбулатов (механизатор) “Урожай” ширкәтендә уңышлы эшләп йөриләр.

2009 елда республика Хөкүмәте кабул иткән “АПКның кадрлар потенциалына дәүләт ярдәме” программасына ярашлы, БДАУ тәмамлап, хуҗалыкларда эш башлаганнар – 100 мең сум, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумы белгечләре 60 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие алды, өстәвенә, өч ел дәвамында югары белемлеләргә ай саен хезмәт хакларына – 7 мең, урта махсус белемлеләргә 4 мең сум акча өстәлә. Кыскасы, районда 31 яшь белгеч әлеге программага кертелеп, үзләренең хезмәт юлын авыл хуҗалыгы белән бәйләделәр. Алар И.Гәрәев (М.Гәрәев ис. кооператив – агроном), И.Имамов, Д.Зиннәтуллин (“Илеш-Агро” җәмгыяте – ветеринария врачлары), И.Гыйлемханов (“Илеш МТС” җәмгыяте – баш зоотехник), Э.Минбагисова, Э.Төләгәнова, Шамил һәм Камил Бәдертдиновлар, (“Урожай” ширкәте – бухгалтерлар, агрономнар) һ.б.лар. Тагы дүрт яшь белгечнең документлары программаның сайлап алу конкурсына тапшырылды.

- Ел тәмамланырга аз вакыт калып бара. Авыл эшчәннәре алдында нинди бурычлар тора?

- Төп бурычларның берсе – соңгы басу эшләрен төгәлләп, техниканы кышкы саклауга кую һәм малларны җәйләүләрдән фермаларга кайтарып, кышлату чорында мул продукция җитештерүгә ирешү. Шул рәвешле, киләчәккә перспектив планнар кабул ителеп, аларны тормышка ашыру юллары билгеләнә. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки җәмгыять аграрийларга зур өметләр баглый, ә авыл кешене туйдыра, киендерә, яшәтә. Илешлеләргә әлеге хакыйкать яхшы таныш һәм алар бу традициягә тугры.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илгизәр Кыягап улы. Сезгә җа-ваплы җитәкчелек вазифагызда уңышлар теләп, аграрийлар елны уңышлы тәмамлап, куйган максатларына ирешерләр, дигән ышанычта калабыз.

Әңгәмәдәш – “Маяк”ның махсус хәбәрчесе Рәмзия Закирҗанова.