Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Конкрет бурычлар куелды

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәк-челәре, авыл советы авыл биләмәсе башлыклары, ра-йон авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән оператив киңәшмә “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Манчар” производство участогының Абдулла сөтчелек фермасы белән танышудан башланды.

Участок җитәкчесе Илшат Гарифуллин семинар-киңәшмәдә катнашучыларга  Абдулла, Игмәт, Югары Манчар сөтчелек фермаларының кышка әзер-лек барышы, терлекчелек торышы турында сөйләп үтте. Әйтергә кирәк, биредә торакларны малларны җәйләүдән кайтаруга оешканлык белән әзерлиләр. Шул рәвешле, Абдулла сөтчелек фермасының бозаулар торагында идәннәр алыштырылган, утарларның коймалары яңартылган, барлык фермаларда да агарту, буяу эшләре башкарылган. Бүгенге көндә ТСНнар ремонтлана.

Киңәшмәнең теоретик өлеше Югары Манчар авыл клубында дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин басучылыктагы соңгы эшләргә тукталып, җирләрне туңга сөрү темпын тизләтү кирәклеген билгеләде, көнбагыш һәм рапс культураларын урып-сугу буенча һәр хуҗалык күрсәткечләренә анализ ясады. Ул шулай ук көннең һәр сәгате кадерле булуын исәпкә алып, көзге кыр эшләрен оптималь срокларда тәмамлау мөһимлеген ассызыклады.

Икенче мәсьәлә булып, малларны җәйләүдән кайтаруны тизләтү тора. Аларны җәйләүләрдә тоту сөт җитештерүнең кимүенә китерәчәк, ә моңа юл куярга ярамый. Илгизәр Кыягап улы хуҗалык җитәкчеләре алдына сентябрь азагына малларны фермаларга кайтарып бетерү бурычын куйды.

Семинар-киңәшмәдә катнашучы муниципаль ра-йон хакимияте башлыгы И.И.Мостафин үз чыгышында хезмәт хаклары түләүдә, Пенсия фондына кичектерелгән бурычларны каплатуны таләп итте, җир салымы һәм пай җирләре өчен түләүләр мәсьәләләренә ачыклык кертте. Чыгыш ясаучы көнүзәгендә булган һәр мәсьәләне анализлаганнан соң, терлекчелек тармагындагы җитешсезлекләргә тукталып, сөт җитештерүне көзге чорда да кимет-мәү максатында аксымлы өстәмәләр, ягъни шрот, премикс, түп кебек азык катнашмалары сатып алу кирәклеген искәртте.

Билгеле булуынча, хуҗалыкларның күпчелеге авыл хуҗалыгы кампанияләрен кредитлар исәбенә башкарып чыкты. Кызганычка каршы, аерымнары “Илишремонтник”, “Башсельхозтехника” җәмгыятьләренә булган бурычларын каплатырга җыенмыйлар, яисә сузалар.

Киңәшмәдә 5 октябрьгә кадәр авыл хуҗалыгы техникасын ГОСТ таләпләре нигезендә кышкы саклауга кую мөһимлеге билгеләнде.

Илдар Иршат улы чәчү орлыкларын көздән хәстәрләргә кирәклеген, аны читтән түгел, ә үзебездәге хуҗалыклардан сатып алу отышлы булачагын ассызыклады. Ул шулай ук хуҗалык җитәкчеләрен, авыл советы авыл биләмәләре башлыкларын 22 сентябрьдән башланачак авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив кат-нашып, шәхси хуҗалыкларны да үзләре үстергән җиләк-җимешне, кышкылыкка хәзерләгән  продукцияләрен сатуга чыгаруны оештырырга чакырды.

Арытаба 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан һәр биләмә территориясендә өлкән буын вәкилләре хөрмәтләнергә тиешлеге искәртелеп, алар өчен чәй табыннары, концерт программалары оештыру буенча киңәш-тәкъдимнәр әйтелде.

Киңәшмәдә район поли-ция бүлеге начальнигы  урынбасары - җәмәгать хәвефсезлеге полициясе начальнигы, полиция майоры  Марат Зарипов чыгыш ясап, анда катнашучыларга производство объектларында булган урлашу фактларын җиткерде, бүгенге көндә, шул рәвешле, берничә гражданга карата җинаять эше кузгатылуын билгеләп үтте. Урлашуларны искәртү максатында район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать хәвефсезлеге полициясе хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалыкларга рейдлар дәвам иттереләчәге, җинаятьчелек фактлары ачыкланган очракта, тиешле чаралар күрсәтеләчәге турында сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Илдар Иршат улы “Урожай” ширкәтенең - Ибраһим, Куйбышев ис. кооперативның - Түбән Череккүл, “Илеш МТС” җәмгыятенең - Анач, “Илеш”, “Мир”, XXII партсъезд ис. кооперативларның Илеш, Иштирәк, Яңа Нәдер, Мари Мәнәвез сөтчелек фермаларына әзерлек паспортлары тапшырды.